Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
| Телефон: | 89050218238 |
| E-Mail: | Detskiy.Starozyurins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
| Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
"Әти белән бергәләп!" бәйрәме/ Праздник "Вместе с папой!" 23.02.2023

23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир- атлар безнең саклаучыларыбыз, яклаучыларыбыз.
Бүген бакчабызда гөрләп әтиләр белән берлектә "Бездә -әтиләр кунакта"-дип исемләнгән күңелле чара үтте. Балалар да әтиләр,бабайлар да актив рәвештә күңелле уеннарда катнаштылар,үзара көч сынаштылар. Балалар үз чиратында матур җырлы-биюле чыгышлары белән сөендерсәләр,әтиләр һәм бабайлар җитезлекләре,юмор хисләре,өлгерлекләре белән безне шаккатырдылар.
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр. -
Туган тел бәйрәме! 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты.Безнең туган телебез - татар теле.
Балалар белән туган тел көне уңаеннан, мәгьлүмати әңгәмә үткәрдек, күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләрен укыдык, гореф гадәтләрне искә тошереп татар халык уеннарын уйнадык.Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.
Татарчасы-туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң,әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә,
Бел, балам,син рус телен
Һәм онытма үз телең!(Ш.Маннур) -
Муса Җәлил- безнең йөрәкләрдә! 15.02.2023

Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга... Һәркемгәдә таныш булган, ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарманыбыз Муса Җәлилнең тууына бүген 117 ел .Шул уңайдан балалар белән аның иҗаты,тормышы буенча, "сәяхәт" кылдык.
Муса Җәлилнең балалар өчен язылган шигырьләрен укыдык.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.
-
Безнең уңышлар! 14.02.2023

Кукмара районында урнашкан "Хабибрахманов Г.Х. исемендәге Олыяз урта мәктәбендә" II республикакүләм "Хикмәтле дә,бизәкле дә туган тел" фәнни-гамәли конференциясендә тәрбияче Каримуллина Г.С. чыгыш ясап 3 урынга лаек булды.
-
Нәни энҗеләр бәйгесе! 09.02.2023

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында,"Нәни энҗеләр" конкурсы булып узды. Конкурста бакчабызда тәрбияләнүче Галимбеков Камил Тәбрис улы катнашты. Камил "Нәфис сүз остасы"номинациясендә җиңү яулады.Әфәрин Камил. -
Правила пожарной безопасности / Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре 07.02.2023

Сегодня педагог Старозюринского детского сада совместно с главным специалистом Межрайонного отделения надзорной деятельности по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам управления надзорной деятельности и профилактической работы главного управления МЧС России по Республике Татарстан Тимерхановым Л.М. провели занятие по пожарной безопасности. Тимерханов Л.М. рассказал детям о правилах пожарной безопасности. Напомнил детям те действия, которые должен знать любой ребенок, попавший в ситуацию, представляющую угрозу для его жизни и здоровья.
Буген Иске Җөри балалар бакчасы педагогы Һэм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче МР надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең баш белгече Тимерханов Л.М. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча шөгыльләр үткәрделәр. Тимерханов Л.М. балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде һәм һәртөрле куркыныч очракларда аларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген искә төшерде.
-
Прогулка на свежем воздухе 02.02.2023

Прогулка в детском саду не только прекрасное время для развлечений на открытом воздухе, но и замечательный способ оздоровления. Во время прогулки дети получают заряд бодрости и хорошее настроение, к тому же совместная деятельность развивает социальные навыки и воспитывает дружелюбие. Ребята нашего детского сада очень любят прогулки. На прогулках они заняты разным видом деятельности. Кто-то чистит снег, кто-то катается на горке, ледянке, кто-то играет со снежком. Так же на нашем участке есть кормушки, в которые мы ежедневно кладём корм для птиц и наблюдаем за их жизнью. Как вы убедились, существует много способов весело и приятно провести прогулку с малышом, стоит только проявить фантазию.
-
Сәламәт булыйк/ Будем здоровы. 31.01.2023

Сәламәтлек - ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт! Сәламәт яшәү рәвеше турында балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга хәрдаим әңгәмә рәвешендә,уеннар аша ,китап укулар аркылы мәгьлумат җиткерелеп тора. Бүген исә бакчабызга авылыбызның фельдшеры һәм районыбыз табиблары балаларның сәламәтлекләрен тикшерү нияте белән килделәр.
Балаларыбыз сәламәт булсыннар.
-
Котлыйбыз! 27.01.2023

Яңа ел бәйрәмнәре артта калды. Теләчебез бу бәйрәмнәрдә матурланды, төрле кар сыннары, утлар белән бизәлде.. Әлеге матурлыкны район халкы бердәм, күмәк нигездә тудырды. Балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләр дә бу эштән читтә калмады. Бакча тирәсен төрле әкият геройлары белән бизәп, яңа ел рухы барлыкка китерде. Бүген эшлекле шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов яңа елга әзерлек буенча район конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Безнең балалар бакчасы, мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында, “Иң әкияти бизәлеш” номинациясендә сертификат белән бүләкләнде!
-
Сход граждан 24.01.2023

21 январь көнне Иске Җөри мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйпович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты. Бу җыенда безнең Иске Җөри балалар бакчасы мөдире Сабирҗанова Лилия Рәшит кызы балалар бакчасының 2022 ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.
21 - го января в Старозюринском доме культуры прошел сход граждан. В этом сходе участвовал глава Тюлячинского муниципального района Хазипов Назип Накипович и руководители других организаций. Из нашего МБДОУ с отчетом за 2022 год выступила заведующая Сабирзянова Лилия Рашитовна. Она дала краткий анализ за 2022 год.











