Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
| Телефон: | 89050218238 |
| E-Mail: | Detskiy.Starozyurins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
| Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Чыгарылыш кичәсе! 29.05.2023

Бүген балалар бакчасында иртәдән бәйрәм мөхите хөкем сөрде. Бакча бик матур итеп бизәлгән, берсеннән-берсе матур, шат күңелле сабыйлар йөгерешәләр, ашыгалар. Вакыт дигәне бигрәктә тиз үтә икән бит. Әле кайчан гына бу якты дөньяга аваз салган сабыйлар, инде балалар бакчасының матур итеп бизәлгән актлар залына басып үзләренең икенче йортлары – балалар бакчасы белән саубуллашу җырларын җырлыйлар.
Әти-әиләрнең,бакча хезмәткәрләренең,тәрбиячеләрнең дә күңелен ниндидер моңсулык,шул ук вакытта горурлык,шатлыклы хисләр били.
Бүгенге кичә бер сулышта үтте дә китте. Ә һәрбер баланың күңелендә ул бик озак матур,якты хатирә булып сакланыр. -
Чэчэк утыртабыз/Сажаем цветы 18.05.2023

Бүген Иске Жори балалар бакчасында кече тәрбиячеләр бергәләп чәчәк утырттылар. Тиздән чәчәкләребез яңарып, үсеп тә китәрләр. Бакчабыз шау чәчәккә күмелер дип өметләнәбез.
Сегодня коллектив Старозюринского детского сада высаживали цветы в клумбы. Надеемся, что в скором времени, наш садик расцветет.
-
"Светофор - безнең дустыбыз" 16.05.2023

Бала,балачак! Бу сүзләр кеше күңелендә бары тик яхшы хисләр генә уята,матур хатирәләрне генә искә төшерә. Балачак – кызыклы, мавыктыргыч вакыйгаларга бик бай чор.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә,аларның кеше тормышында мөһим роль уйнавы турында һәрдаим сөйләргә тиешбез. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Машина алдыннан юл аркылы чыгу, сфетофор сигналларын санга сукмау,юл билгеләрен танымау, күпчелек очракта күңелсез тәмамлана.
Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Барлык искәртүләрне исәпкә алып, балалар бакчасында балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла. Бүген дә без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Светофор - безнең дустыбыз" дип исемләнгән чара үткәрдек. Чарада балалар үзләрен сынап сорауларга җавап бирделәр, тупланган белемнәрен исәпкә алып уен да уйнадылар. Музыкаль тәнәфес вакытында җырлап,шигырь сөйләп ял иттеләр. -
Чистота и порядок 03.05.2023

Всё может превратиться в красоту…
Когда не будет сердце равнодушным
И сделать явью детскую мечту,
И место для прогулок самым лучшим!
В детском саду прошел субботник по уборке территории детского сада.
Цель субботника – сделать наш детский сад более чистым, благоустроенным и приятным.
Погода нас порадовала солнцем и теплом. Коллектив детского сада дружно вышел на субботник по очистке территории. Весело и легко работать, когда все вместе, когда дружно. Несколько дней работы и территория детского сада словно преобразилась. Все рады чистоте и красоте и дети, и сотрудники, и родители, и сама природа. И как приятно смотреть на мир, который стал ещё красивее благодаря нашим стараниям.
Спасибо всем кто принял участие в субботниках! -
Тукай безнең күңелләрдә! 28.04.2023

26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Быел Габдулла Тукайның тууына 137 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә ,бүген шагыйрьнең иҗатын искә төшереп,әкиятләр карадык,авыр тормыш юлын барладык, әсәрләренә багышлап рәсемнәр иҗат иттек.
Тукай иҗатын яшь буынга җиткерә алсак,әле бик күп еллар аның иҗаты яшәр. -
День Эколят 25.04.2023

Бүген «Табигатьне Эколяталар белән таныйбыз» дигән исем астында, балаларда туган якка җаваплылык тәрбияләү, экологик культура формалаштыру,табигатьне ярату,кайгырту максатыннан, «Бөтенроссия Эколяталар көне» үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны табигать белән таныштыру-балалар белән эшләүдә мөһим бурычларның берсе.
Әлеге чара нигезендә балаларны хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге белән таныштыруны дәвам иттек, экологик табышмакмаклар чиштек, табигатьне саклау буенча әңгәмәләр кордык.
-
WorldSkills 2023 18.04.2023

18 апрелҗ көнне Иске Җөри урта гөмумбелем бирү мәктәбе базасында WorldSkills 2023 булып узды. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар жа әлеге конкурста үзләрен сынап,көч сынашты.
-
День Космонавтика. 12.04.2023

12 апрель-кешелек яңа, космик чорга кергән көн, безнең бөек илебез горурланыр өчен сәбәп. Бүген безнең балалар бакчасында космик бәйрәмгә карата танып-белү сәгате үтте. Аның максаты-мәктәпкәчә яшьтәге балаларны космос белән таныштыру, балаларның космос планеталары турында күзаллауларын киңәйтү һәм безнең илнең беренче космонавты Юрий Гагарин белән таныштыру иде.
12-апреля день, когда человечество вступило в новую, космическую эру, повод гордости за нашу великую страну.
С детьми нашего детского сада в день празднования Дня Космонавтики, прошел познавательный час , целью которого было ознакомление дошкольников с космосом, расширение представления детей о космических планетах и знакомство первым космонавтом нашей страны с Юрием Гагарином
-
Чистота и порядок 06.04.2023

Яз җитү белән районда язгы санитар чистарту өмәләре башлана.Кыштан соң табигать уяна,кар астында яткан чүп -чарлар баш калкыта башлый. Язгы кояшның җылысы астында бүген балалар бакчасы коллективы,шулай ук балалар да ,территорияне бергәләп чүп-чардан арындыру максатыннан өмәгә чыкты.
Весна-это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка.
5 апреля наш дружный коллектив и дети детского сада дружно работали на территории детского сада. Чистили от мусора и сухих листьев, привели в порядок клумбы. Приятно видеть результат своего труда.
-
Правила пожарной безопасности / Янгын куркынычсызлык кагыйдәләре 04.04.2023

Буген Иске Җөри балалар бакчасы педагогы Һэм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче МР надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең баш белгече Тимерханов Л.М. белән берлектә янгын куркынычсызлыгы буенча шөгыльләр үткәрделәр. Тимерханов Л.М. балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде һәм һәртөрле куркыныч очракларда аларга үзләрен ничек тотарга кирәклеген искә төшерде
Сегодня педагог Старозюринского детского сада совместно с главным специалистом Межрайонного отделения надзорной деятельности по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам управления надзорной деятельности и профилактической работы главного управления МЧС России по Республике Татарстан Тимерхановым Л.М. провели занятие по пожарной безопасности. Тимерханов Л.М. рассказал детям о правилах пожарной безопасности. Напомнил детям те действия, которые должен знать любой ребенок, попавший в ситуацию, представляющую угрозу для его жизни и здоровья.











