Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
| Телефон: | 89050218238 |
| E-Mail: | Detskiy.Starozyurins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
| Руководитель: | Иванова Залида Вакибовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 4 |
-
День Конституции Республики Татарстан 06.11.2026

Безнең балалар бакчасында Татарстан Республикасы Конституциясе көне!
Татарстан Республикасы Конституциясе көне унаеннан тәрбиячеләр балаларга әңгәмэ үткәрделәр. Энгэмэ барышында балаларны туган як тарихы һәм символикасы белән таныштырдылар, Конституциянең әһәмияте турында сөйләделәр.
Чара азагында балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп зур кызыксыну белән Татарстан Республикасы флагын ясадылар. Мондый чаралар кечкенәдән туган якка мәхәббәт, аның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә һәм милли символларына хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә!
" Беренчеләр хәрәкәте "активистлары да читтә калмады, бакчага йөрүче балалар белән Татарстан буенча "сәяхәт" ясадылар. -
День народного единства 03.11.2026

Сегодня в нашей группе прошла познавательная беседа на тему «День народного единства ».
Вместе с детьми мы поговорили о дружбе, уважении и добром отношении друг к другу, независимо от национальности и традиций. Рассмотрели глобус, познакомились с разнообразием народов нашей большой планеты и их национальными костюмами.
Особый интерес у ребят вызвали куклы в национальных костюмах, которых дети с удовольствием рассматривали и держали в руках.
Такие беседы помогают воспитывать в детях чувство дружбы, уважения к культуре разных народов, доброту и понимание того, что, несмотря на различия, все мы живём на одной планете и должны жить в мире и согласии!
-
"Без бергә" Татарстан халыклары бердәмлеге бәйрәме 27.10.2026

Бүген Тәләче яшьләр үзәге "Киләчәк" тә дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Монда "Без бергә" исемле матур семинар-фестиваль узды, ул безнең күпмилләтле Татарстан Республикабызда яшәүче халыкларга багышланды.
Безнең яшь талантларыбызның чыгышлары аеруча шатлык һәм горурлык уятты. Безнең бакчабызда яратып тәрбияләнгән "Тамчылар" вокаль ансамбле "Кәләпүшем калфагым" җырын башкарып, барысын да сөендерде. Аларның яңгыравык тавышлары һәм самими хисләре беркемне дә битараф калдырмады! Нәниләребез призер булдылар. Без аларның алга таба да яңа үрләр яулауларына ышанабыз.
Безнең гаҗәеп гаиләләребез дә читтә калмады. Фәләхиевлар гаиләсе "Шәҗәрә" номинациясендә үз эшләрен күргәзмәгә тәкъдим итте. Бу һәркем өчен үз тамырлары, үз халкының бай тарихы һәм гореф-гадәтләре турында күбрәк белү өчен бик яхшы мөмкинлек. Нәтиҗәдә Фәләхиевлар гаиләсе җиңүче итеп танылды.
"Без бергә" фестивале Татарстанда без тынычлыкта һәм татулыкта яшәвебезне, һәр милләтнең культурасын кадерләвебезне һәм хөрмәт итүебезне раслады. Мондый чаралар безгә тагын да якынлашырга, бер-беребезне яхшырак белергә һәм уртак киләчәгебезне ныгытырга ярдәм итә. Без Татарстан халыкларының бу зур һәм дус гаиләсенең бер өлеше булуыбыз белән горурланабыз!
Фестивальне оештыручы Теләче районының икенче номерлы балалар бакчасына рәхмәтебезне белдерәбез.











