Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422091, Республика Татарстан, Тюлячинский район, с. Старые Зюри, ул. Школьная, д. 2А |
| Телефон: | 89050218238 |
| E-Mail: | Detskiy.Starozyurins@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Старозюринский детский сад |
| Руководитель: | Нигъматуллина Лейсан Илгизаровна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждения - Старозюринский детский сад Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Куркынычсызлык атнасы! 21.09.2023

Куркынычсызлык атналыгы 2023 акциясе үтү уңаеннан,балалар бакчасына йөрүче балалар белән ЮИДлар,махсус видео материал күрсәтте. Яктылык кайтарткыч элементлар белән таныштырды.
Тәрбиячеләр үз чиратында ,балалар бакчасы янында урнаштырылган юл билгеләренең нәрсә аңлатканын,бакчага килгәндә,кайтканда тротуардан килергә кирәклеген,машинада йөргәндә махсус утыргычларга утырып кына йөрүне кабаттан кисәтеп үттеләр. Балалар белән хәрдаим юлдагы куркынычсызлыклар турында әңгәмәләр алып бару бары тик,кече яшьтән алынган белемнәрнең үсә төшкәч уңай нәтиҗә бирүенә китерә. -
Родительское собрание! 14.09.2023

13.09.2023 балалар бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды.Җыелышта Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., .Теләче районы буенча,вакытлыча ЮХИДИ җитәкчесе вазифасын алып баручы Каюмов Салават Тәбрисович чыгыш ясады. Юллардагы иминлек, балаларның машинада махсус утыргычларда гына утырып йөрүе,электросамокатларның балалар өчен куркыныч хәрәкәт итү техникасы булуы турында әңгәмә уздырылды.
Балалар бакчасы мөдире Сабирзянова Лилия Рашитовна эчке кагыйдәләрне искә төшереп,гомуми сорауларга җавап бирде. Шөгыльләр эшчәнлеге һәм тәрбия буенча,тәрбияче Каримуллина Гөлчәчәк Сөләймановна чыгыш ясады.
Балаларның туклануы һәм шулай ук менюның төрлелеге белән пешекче Иргалиева Люция Рифкатовна әти-әниләрне таныштырып,сорауларга җавап бирде.
Җыелыш ахырында ЮИДлар әти-әниләргә брошюралар таратты. -
Лепка - это интересно! 12.09.2023

Икенче кечкенәләр төркеме балалары белән әвәләү шөгылендә кәнфитләр ясадык. Бармаклар ,куллар өчен әвәләү шөгыле вак моторикага зур этәргеч булып тора. Вак моторика вакытында кан йөреше тизләшә,уйлау,фикерләү яхшыра. Балалар бик теләп һәм сөенеч белән кәнфитләрне ясап чыктылар.
-
Внимание- дети! 08.09.2023

Район күләмендә "Игътибар-балалар!" акциясенең соңгы көннәре үтә. Әлеге акция кысаларында безнең Иске Җөри балалар бакчасының ,махсус Юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерү өчен ясалган мәйданчыкта, "Серле ачкыч"-дип исемләнгән квест-уен уздырылды. Квест уенны тәрбиячеләр Галиулина Ә.Н. һәм Каримуллина Г.С. җитәкләде. Чарага Теләче районы юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Ленар Тәлгат улы,Саба районы "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы да килде. Балалар , ЮИД отрядлары белән берлектә,катлаулы сынауларны,бердәм булып чишеп, "Серле" ачкычны эзләп таба алдылар.
Полиция инспекторы үз чиратында балалар белән әңгәмә дә үткәрде,күпкырлы сораулар биреп белемнәрен тикшерде.
Чара ЮИД отрядлары әзерләгән флеш-моб белән төгәлләнде. -
Саф Һавада физик тәрбия 05.09.2023

Балалар бакчасында башка шөгыльләр белән беррәттән физик тәрбиягә дә зур ихтибар бирелә. Саф һавада хәрәкәтле уеннарны балалар аеручада яратып уйныйлар. Урамдагы мәйдәнчыкта,балалар өчен,уңайлыклар тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Баскетбол,волейбол,бадминтон,футбол уйнау өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылды.
-
Внимание- дети! 31.08.2023

Бүген бакчабызга йөрүче балалар белән "Внимание -дети" акциясе кысаларында,"Юлда йөргәндә ихтибарлы бул" - дип исемләнгән уен аша,юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп үттек
-
День государственного флага 22.08.2023

Приобщение детей к государственной символике РФ – одна из приоритетных задач в патриотическом воспитании дошкольников. Патриотические чувства формируются с рождения ребёнка, в процессе всей его жизни. Это чувства любви к семье, к детскому саду, родному городу, родной природе, соотечественникам, осознание себя как гражданина своей страны, уважительно относящегося к символике – флагу, гимну, гербу. Задача педагогов состоит в том, чтобы помочь детям в полной мере понять, осмыслить символы, их происхождение, значение, образы, функции. И как человек не может жить без имени, фамилии и отчества, так и его Родина не может существовать без флага, герба и гимна.
22 августа отмечается День Российского флага, в рамках празднования в нашем детском садуп рошли мероприятия, направленные на знакомство детей с государственными символами России.
С детьми были проведены беседы, прочитаны книги о символике нашего государства: «Флаг моей страны», «Белый, синий, красный», разучены стихи о флаге нашей страны. Воспитанники рассматривали иллюстрации, нарисовали флаг, альбомы и рисунки с изображением символики России.
-
Бакча модирлэре семинары! 18.08.2023

18 август көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасы базасында район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен “Мәктәпкәчә белем бирү федераль программасы нигезендә белем бирү эшчәнлеген планлаштыр” дигән темага секция утырышы узды. Докладлар тыңланды, мөдирләр методик берләшмәсенең яңа уку елына бурычлары билгеләнде.
-
Экият иленэ сэяхэт 11.08.2023

Экиятлэр уткэн белэн килэчэк буынны бэйлэуче халкыбызнын гаять кыйммэтле рухи байлыгы , тарихы.Бала тэрбиялэудэ экиятлэр зур эхэмияткэ ия. Шул унайдан балалар бакчасы тэрбиячесе Зиннатуллина З.Р., китапханэче Хабибуллина Н.Р. белэн берлектэ балаларны "Экият иленэ" сэяхэткэ алып бардылар. Сэяхэт барышында бик куп экиятлэргэ тукталып , балалар узлэре дэ укыган экиятлэрен искэ тошерделэр.Сэяхэт бик тэ кунелле хэм мавыктыргыч булды.Балаларга бик ошады.
-
Адымнарыбыз хэрчака нык, юлларыбыз имин булсын! 04.08.2023

Безнен балалар бакчасында юл йору кагыйдэдэрен ойрэнугэ зур игътибар бирелэ. Бу олкэдэ группада гына тугел, урамда да юл йору кагыйдэлэрен истэ тотып уйнар очен почмак булдырылды.Бу юл хэрэкэте почмагы балаларга кунел ачу хэм шул ук вакытта танып белу шартлары булдырырга бик нык ярдэм итэ.
Адымнарыбыз хэрчак нык, юлларыбыз имин булсын!











