Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 29 ( 30 ) >>
-
Поздравляем!/Котлыйбыз! 27.04.2021

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Э.М., балаларны юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатында, татар телендә иҗат итә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар арасында «Яшел сигналга сәяхәт» иҗади конкурсында катнашып, финалист Дипломына ия булды. Ул бәйгедә бакча яшендәге балалар өчен иҗат ителгән " Яш җәяүленең дуслары" әкиятен тәкъдим итте. Әлеге бәйге Татарстанның «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан оештырылган иде. Коллегабызны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
-
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм /Праздник, посвященный известному татарскому поэту Габдулле Тукаю. 23.04.2021

23 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм булып узды.
-
Су анасына бүләк/ Гребень в подарок Водяной 21.04.2021

Теләче 2нче балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган атналык дәвам итә. Буген бу атналык кысаларында кечкенә төркемгә йөрүче балалар тәрбияче Хәбибуллна Э.М. “Су анасына бүләккә” татар милли орнаментлары белән “алтын тараклар” бизәделәр. Шөгыль азагында балалар, үзләренә кунак булып килгән, Су анасына ул таракларны бүләк иттеләр.
-
У нас гости!/Бездә бүген кунак бар! 16.04.2021

-
Учим ПДД через игру/Юл йөрү кагыйдәләрен уен аша өйрәнәбез 15.04.2021

Обучение детей правилам дорожного движения и профилактика детского дорожно-транспортного травматизма – неотъемлемая часть воспитательно-образовательного процесса в Тюлячинском детском саду №2
-
Тәрәзә төбендә бакча/ Огород на подоконнике 12.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Теләче 2нче балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары һәм әти-әниләре белән берлектә, тәрәзә төбендәге бакчаны узенчәлекле итеп милли рухта бизәделәр: үсемлекләр янында халык әкиятләреннән персонажлар, милли бизәкләр барлыкка килде. Бу яңалык балаларда тәҗрибә ясау, күзәтүчәнлекне үстерә; балаларның үсемлекләр һәм үсемлекләрнең үсеше өчен кирәкле шартлар турында күзаллауларын киңәйту белән беррәттән эстетик хисне үстерергә, халык иҗаты белән якыннанрак танышырга этәргеч бирде.
-
В Тюлячинском детском саду №2 был проведен день татарских народных подвижных игр / Теләче 2нче балалар бакчасында татар халык хәрәкәтле уеннары көне үткәрелде 09.04.2021

Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, аларның сәламәтлеген ныгыта. Шул уңайдан һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планын тормышка ашыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында татар халык хәрәкәтле уеннары көне үткәрелде. Кече төркемнәрдә "Миннебай", “Түбәтәй”, зурлар төркемендә "Соры бүре", ә әзерлек төркемендә "Чүлмәк сатыш" татар халык уенын уйнадылар. Уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз теләкләрен башкалар белән килешеп уйнарга, иптәшләр алдында җаваплылык тоярга өйрәнделәр.
-
Мастер класс для педагогов “Создание в детском саду мультфильмов на татарском языке». Тәрбиячеләр өчен мастер класс “Балалар бакчасында татарча мультфильмнар ясау” 06.04.2021

Теләче 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Э.М. “Балалар бакчасында татарча мультфильмнар ясау” темасына мастер класс уздырды. Мастер класс барышында тәрбиячеләр: персонажларны ясау һәм җанландыру, аннимацион фильмнарның музыкаль бизәлешен ясау үзенчәлекләре белән таныштылар. Мастер класс ахырында тәрбиячеләр үзләре дә бергә иҗат итеп, кыска гына мультфильм төшереп карадылар.
-
Спортивный праздник “Тел-күңел көзгесе, сәламәтлек-яшәү билгесе”. 01.04.2021

31нче март көнне “Батыр” спорткомплексында “Тел-күңел көзгесе, сәламәтлек-яшәү билгесе” спорт бәйгесе узды. Бәйгедә Теләченең өч балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре көч сынашты. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасы да үзенең көндәшләренә сынатмады. Бакча данын яклап килгән балалар, әти-әниләр бик теләп барлык уеннарда катнаштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Район “Нәни энҗеләр” бәйгесенең сайлап алу этабында катнашу/ Участие в отборочном этапе районного конкурса “Маленькие жемчужины” 24.03.2021

24нче март көне Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, Казаклар авылы мәдәният йортында узган, район “Нәни энҗеләр” бәйгесенең сайлап алу этабында катнаштылыр. Бәйге барышында балалар туган телләрендә үзләре белән таныштырдылар һәм җырга, биюгә, нәфис сүзгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче сигез бала үзләрен уңай яттан гына күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадылар.





