Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Праздник мыльных пузырей/Сабын куыклары бәйрәме 27.07.2021

Җәйге чорда балаларның ялын күңеллерәк уздыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары саф һавада төрле чаралар уздыралар. 27нче июльдә «Сабын куыклары бәйрәме» оештырылды. Сабын куыкларын күпертү – балалар өчен иң күңелле күңел ачуларының берсе. Балалар сыбын куыклары очырып уйнадылар һәм аларның матурлыгына һәм үзенчәлеклегенә сокландылыр. Сабыйлар бәйрәмнән бик канәгать калдылар. Чөнки бу алар өчен кечкенә генә тылсым.
-
Праздник «День семьи, любви и верности с Ромашкой»/Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм 08.07.2021

Бүген, 8нче июль өнне, Теләче 2нче балалар бакчасында "Ромашка белән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" дип исемләнгән музыкаль бәйрәм үткәрелде. Балалар өчен төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Уеннардан тыш балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, бик күңелле ял иттеләр.
-
Акция «Я дарю тебе ромашку»/«Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясе 06.07.2021

8 июль Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Ул мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме дип атала. Бу матур бәйрәм алдыннан, Теләче 2 нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар «Мин сиңа ромашка бүләк итәм» акциясендә катнаштылар.
-
На прогулки выходи, свежим воздухом дыши!/Саф һава суларга чыгабыз, сәламәтлекне ныгытабыз! 24.06.2021

Бала үсешендә барлык төр уеннарның роле бик зур. Алар фикерләүне, җитезлекне, зирәклекне, чыдамлыкны үстерүгә ярдәм итәләр, балаларның физик сәламәтлеген ныгыталар.
Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар җәй айларында саф һавада мавыктыргыч уеннар уйныйлар һәм күп хәрәкәт итәләр. Хәрәкәтләнү аларга төрле күнекмәләрне үзләштергә, мускулларын ныгытырга, яшәү тонусын арттырга ярдәм итә. Барлык балаларга да җылы җәйге көндә йөрергә ошый. Уеннардан соң балага бераз арыганлык та файдалы, ул организмга физик һәм акыл йөкләнешләренә җайлашырга ярдәм итә, эшкә сәләтлелекне арттыра. Сабыйларга саф һава кирәк һәм ул файдалы!
-
Җәйнең бер көне. 22.06.2021

-
1 нче июнь- балаларны яклау көне/День защиты детей. 01.06.2021

-
Итоговый педагогический совет/Йомгаклау педагогик киңәшмәсе 27.05.2021

27нче май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында 2020/2021нче уку елына йомгак педагогик киңәшмә булып үтте. Төп тема буенча бакча мөдире Хасаншина Ф. Ф. һәм өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф.чыгыш ясадылар: алар 2020/2021нчы уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагог-психолог Зиннатова Г.Р. чыгарылыш төркемгә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан үткәргән, диагностика нәтиҗәләре белән таныштырды һәм һәрбер педагог үзенең еллык эшен яктырткан, чыгышлары тыңланды.
-
Профилактическое мероприятие “Внимание-дети!” 25.05.2021

2021 нче елның 24нче маенда Теләче 2нче балалар бакчасында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашында “Игътибар-балалар!» исемле профилактик чара узды. Бу чара барышында Гүзәл Н. кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән әңгәмә уздырды һәм юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кызыклы мультфильмнар күрсәтте.
-
Финальный этап Первенства Тюлячинского муниципального района по шахматам «Белая ладья» 20.05.2021

2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта мәгариф бүлеге начальнигы Н.В.Карпова, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин катнашты. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасыннан беренчелектә мәктәпкә әзерлек төркеменнән 6 бала катнашты, шуларның икесе- Ганиева Д. Һәм Киямов Б. беренче, ә Сахабиев И. 3нче призлы урын яулады. Балалар бакчалары арасындагы, шахмат турнирының гомуми нәтиҗә буенча, бездә тәрбияләнүче балалар лаеклы беренче урынга чыгып, грамота белән бүләкләнделәр.
-
Подготовка к выпускному балу/Чыгарылыш иртәсенә әзерлек 12.05.2021






