Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Укытучылар республика ярышында! 20.02.2014

21нче февраль көнендә Балтачта педагогик хезмәткәрләрнең II кышкы спартакиадасының финал ярышлары узды. Тукай районы командасы составында безнең Мусабай-Завод урта мәктәбеннән 3 укытучы катнашты: Гараева Р.М.(чаңгы эстафетасы), Нуртдинова Э.Р.(канат тарту), Калимуллин Ф.Г (дартс). Тукай районының республика ярышында 49 команда арасында 12 урынны алуда аларның да өлеше бар.
-
Батырлык дәресләре 15.02.2014

Бүген сыйныфларда сыйныф җитәкчеләре "Батырлык" дәресләре уздырды. Бу дәрес Афганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел, Бөек патриот шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап уздырылды. Соңыннан митинг булды. Бу митингта ОБЖ укытучысы Марсалов Н.В. афганчылар турында сөйләде. Авылыбыздан Афганстанда хезмәт иткән солдатлар белән таныштырды. Митинг бу сугышта һәлак булучыларны 1 минутлык тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
-
Куст ярышлары 11.02.2014

Мусабай-Завод урта мәктәбендә 4 ел рәттән инде Зарница уенының куст ярышлары уздырыла. Бу ярышта 5 мәктәп: Комсомол, Суыксу, Борды, Новотроицк, Мусабай-Завод мәктәбе укучылары көч сынашты. 7 төр ярыштан торган Зарница уенында Мусабай-Завод мәктәбе беренчелекне алып финал ярышына катнашырга лаек булдылар. Аларга уңышлар телибез!
-
Тарих атналыгы башланды. 10.02.2014

Мәктәптә 10.02-15.02 . кадәр тарих атналыгы бара. Бүген 6-7 классларда Сталинград сугышында җиңү көненә багышланган класс сәгате булды.
-
Лыжня Татарстана-2014 08.02.2014

Сегодня в школе проходит Лыжня Татарстана-2014.Участвует все учителя и ученики.
-
Илсинә булдыра 24.01.2014

Нурми Шарипов призына үткәрелгән чангы ярышында 8 класс укучысы Калимуллина Илсинә район күләмендә 3 урын яулады. Котлыйбыз.
-
Укытучылар ярыша 21.01.2014

Безнең мәктәп укытучылары спорт ярышларында быел да сынатмадылар. Күп кенә төрләр буенча призлы урыннар безнеке.
-
Шашка-шахмат ярышы 11.01.2014

Һәр елны район күләмендә уздырыла торган шашка-шахмат ярышында безнең мәктәп укучылар командасы быел да җиңү яулап кубок һәм грамота белән бүләкләнде. Ярышлар Чаллы шәһәренең шашка-шахмат клубында булды. Шәхси урын алучылар: шашка буенча: Сафин Булат – 1 урын, Сафина Алия -1 урын. Шахмат буенча: Ахметзянов Айсылу -2 урын, Хамидуллина Альбина -3 урын, Нуртдинов Данир – 3 урын.
-
Мәктәп укытучылары шашка-шахмат ярышында беренче 11.01.2014

Авыл җирлеге командасы өчен ярышка барган мәктәп укытучылары да шашка һәм шахмат ярышларында беренчелекне алып кайттылар. Грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр.
-
Хоккей ярышы 08.01.2014

8 нче январь көнне укучылар һәм авыл яшьләре арасында хоккей ярышлары үткәрелде. Көн дәвамында балалар шугалакта шудылар. Тренер: Калимуллин Ф.Г.










