Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Башлангычлар бәйрәм итә! 17.10.2014

Башлангыч сыйныф укытучылары Гилязова Р.Ф. һәм Хайруллина Р.Ф. үз укучыларына бик матур бәйрәм оештырдылар. Башлангычларның "Көзге балл" бәйрәмен 4нче сыйныф укучылары Нурмухаметова Айгөл белән Хакиова Миләүшә бик эчтәлекле итеп алып бардылар. Көз кызы - Сөмбелә булып киенгән Фахрутдинова Айсылу кәрзине белән көз муллыгын һәм балаларга табышмаклар алып килгән. Ул табышмакларга укучылар бик теләп тырышып җаваплар эзләделәр. Көз темасына Резеда Флюровна әзерләгән бик матур презентацияне укучылар бирелеп карадылар. Бәйрәмдә барлык 25 укучы да бик матур итеп биеделәр. Алар бәйрәмнәрен чәй өстәле артында тәмамладылар.
-
Сынап карау имтиханнары... 17.10.2014

Һәр ай саен 9нчы, 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары сынап карау имтиханнары- ОГЭ һәм ЕГЭлар тапшыралар. Гараева Р.М. математика фәненнән сынап карау имтиханнарын тиешле дәрәҗәдә, барлык таләпләрне дә үтәрлек итеп оештырды.
-
Семинар ПДО 15.10.2014

В нашей школе был районный семинар для педагогов дополнительного образования. На семинаре учащиеся ДШИ Хакимова Милена, Хакимова Миляуша и Шакирзянов Айнур для участников семинара спели свои татарские песни и играли на курае.
-
Районный семинар 15.10.2014

На базе нашей школы был районный семинар ПДО на тему "Технологии развивающего обучения в дополнительном образовании". Основной ПДО Авзалова Х.К. и ПДО-совместитель Хайруллина Р.Ф.- учитель начальных классов показали занятие кружка.
-
Без эзтабарлар булдык. 13.10.2014

2,3нче сыйныф укучылары эзтабарлар сафына кабул ителде. Сыйныф җитәкчесе Гилязова Р.Ф. укучыларны эзтабарларның девизы, атрибутлары һәм программасы белән таныштырды.Укучылар үзләре сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.Алар үзләре таккан галстукка тап төшермичә укырга съз бирделәр.
-
Безнең укытучылар-мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының республика этабында.
10.10.2014
14 кенә укытучыдан торган мәктәп коллективының 3 укытучысы инде 4нче тапкыр район данын яклап, мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасында катнаша. Менә алар: Гараева Резида Миннахметовна, Калимуллин Файсал Гайнелхакович, Ахматсафина Рузалия Ришартовна. Файсал Гайнелхакович катнашкан армспорт төре буенча район 5нче урында. Ә Резида Миннахметовна шашка ярышында 48 район арасында 4нче урынны алып, районны шашка төре буенча 5нче урынга алып чыкты. Шулай итеп районыбыз республикада 15нче урынны алды. Афәрин, булдырдыгыз укытучыларыбыз! Без сезнең белән горурланабыз!
-
Өлкәннәрне тәбрикләү 01.10.2014

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 1нче октябрь көнне авыл клубында 8,10нчы сыйныф укучылары Нурсинә Ямилевна җитәкчеләгендә И.Юзеевның "Кыр казлары артыннан" драмасыннан өзек күрсәттеләр.
-
Укучылар сәхнә түрендә.... 01.10.2014

Авылыбыз клубында өлкәннәрне бәйрәм белән котлап концерт куелды. Концертта сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең укытучылары Даминов Р.С. белән чыгыш ясадылар. Ә концертны Вилданова Әдилә белән Валиева Рүзилә алып барды. (Җитәкчеләре Гараева Р.М.)
-
ГТО нормативлары... 24.09.2014

24нче сентябрь көнне 9-10 яшьлек укучыларыбыз урыннан ераклыкка сикерү буенча ГТО нормативлары тапшырдылар, үзләренең нәтиҗәләре белән таныштылар.
-
ГТО тапшырабыз 23.09.2014

23нче сентябрь көнне 6-8 яшьлек укучыларыбыз урыннан ераклыкка сикерү буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Әфарин укучылар, булдырдыгыз!










