Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Cәламәтлек көне 07.04.2014

7апрель.- Бөтендөнья сәламәтлек көнендә барлык мәктәп укучылары "Күңелле стартлар" уенында катнашты. Сыйныфлар үз сыйныф җитәкчеләре белән бер команда булдылар. Бу ярышта беренчелекне 8нче сыйныф укучылары яулады.
-
"Туган тел" мастер-класс бәйгесе 05.04.2014

Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равиловна ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер – класс бәйгесенең муниципаль туры призеры булды.
-
4 нче чирек башланды
01.04.2014
Бүген мәктәптә укулар башланды.
-
Сәхнә көзгесе 01.04.2014

25 нче март көнне Чаллы шәһәренең 1 нче санлы шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Сәхнә көзгесе” Республикакүләм милли балалар театр фестивале булып узды. Анда безнең мәктәпнең “Сәйлән” балалар театр коллективы да катнашты һәм III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Аларга иҗади унышлар телибез! Җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Л.Р.
-
"Гаилә учагы" конкурсы 01.04.2014

28 нче март көнне Чаллы шәһәренең “Огниво” балалар иҗат үзәгендә “Гаилә учагы” Республикакүләм иҗади проектлар конкурсында безнең мәктәпнең 8 нче класс укучысы Вилданова Әдилә “Презентация. Гаилә учагы” номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды. Җитәкчесе – Вилданова Л.Р.
-
Балкыш-17 01.04.2014

8 нче сыйныф укучысы Вилданова Әдилә “Балкыш - 17” район балалар сәнгать фестиваленең “Инструменталь музыка” номинациясендә II дәрәрҗә диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе – Вилданова Л.Р
-
Педсовет 31.03.2014

31 нче март көнне мәктәптә “3 чиректә өлгереш нәтиҗәләре. 4 чиреккә төп бурычлар,9,11класс укучыларын ОГЭ һәм ЕГЭ га әзерләү буенча укытучылар коллективының, класс җитәкчесенең укучылар һәм ата-аналар белән эшчәнлеге” темасы буенча педсовет үтте. Март аенда район күләмендә үткәрелгән сынап карау имтиханнары нәтиҗәләре буенча зур сөйләшү булды.
-
Сау бул Әлифба!
28.03.2014
Бүген 1 класс укучылары әлифба белән саубуллашу кичәсе үткәрделәр. Кичә ата-аналар катнашында үткәрелде. Рузалия Флеровна әзерләгән бәйрәмдә укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
-
"Гиндукуш"ка экскурсия 26.03.2014

26 нчы март көнне хәрби-патриотик айлыгында актив катнашкан укучылар ОБЖ укытучысы Марсалов Н.В. җитәкчелегендә патриотик клуб “Гиндукуш” ка экскурсиягә бардылар.
-
"Авылым минем" бәйгесе 25.03.2014

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм “Халкым минем” газетасы редакциясе 2013 нче елда игълан иткән “Авылым минем” бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, акчалата премия тапшырылды. Бәйгедә безнең мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вилданова Лилия Равил кызы 2 нче урын алды.










