Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Чангы ярышы 11.01.2015

10 нчы январь көнне район күләмендә Нурми Шарипов призына чангы ярышы үтте.Ярышта безнең мәктәп укучылары да катнашты.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 06.01.2015

Кышкы каникулның бу көнендә башлангыч сыйныф укучылары укытучылары Гилязова Р.Ф. белән авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар һәм юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен ни дәрәҗәдә беләләрен ачыкладылар. Күп кенә файдалы киңәшләр алдылар, тырышып юл билгеләрен истә калдырдылар.
-
Без - беренче! 05.01.2015

Кышкы канукулның бу көнендә укучылар йоклап ятмыйча, иртүк торып Чаллы шәһәренең шашка-шахмат клубына ярышка киттеләр. Шашка-шахмат ярышына баручы укучылар командасы быел да үз традицияләренә тугры калып җиңүче булып кайттылар, кубок һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. (Җитәкчеләре математика укытучысы- Гараева Р.М.)
-
Шәхси урын алучылар... 05.01.2015

Чаллы шәһәренең шашка-шахмат клубында уздырылган район турнирында шәхси урыннар алучыларыбыз да шактый булды:
- Ахметзянова Айсылу - 1 урын шахмат буенча кызлар арасында
- Саетгараев Алмаз - 3 урын шахмат буенча егетләр арасында
- Сафин Булат - 1 урын шашка буенча егетләр арасында
- Калимуллин Рамил - 2 урын шашка буенча егетләр арасында.
Авыл командасы өчен чыгыш ясаган укытучыбыз Гараева Р.М. шашка буенча 1 урынны, Ә Авзалова Х.К. - 3 урынны алды. Аларның уңышлы чыгыш ясаулары аркасында авыл командасы 3 призлы урынны яулады. Афәрин, булдырдыгыз! - План на зимние каникулы 30.12.2014
-
Башлангычлар бәйрәме
27.12.2014
1-4нче сыйныф укучылары өчен бәйрәмне укытучылары Гилязова Р.Ф. һәм Хайруллина Р.Ф. әзерләде.Бу бәйрәмдә һәрбер бала җырлады, биеде, нәфис сүз сөйләде. Бәйрәмгә килгән ата-аналар, әби-бабайлар үз балаларының чыгышын карап хозурланып, шатланып утырдылар.
-
Кыш бабайда кунакта...
26.12.2014
Мәктәптә 5-11нче сыйныф укучыларының бәйрәме булды. Бәйрәмне 8,10нчы сыйныф укучылары әзерләде. Бәйрәмне оештыруда укучылар үзидарәсе дә актив катнашты. Мәдәният комитетындагы укучылар барлык балаларга да күмәк биюләр, вальс өйрәттеләр. Бәйрәмдә ата-аналар да катнашты. (Җитәкчеләре Фарухшина Н.Я.)
-
Кошларга - җимлек. 25.12.2014

"Чисталык дәресе" кысаларында 1, 3нче сыйныф укучылары кышлаучы кошларга җимлекләр ясап килеп, бакчадагы агачларга элделәр. Алар көн дә кошларга җимнәр салып, аларны күзәтәләр. (Җитәкчеләре Хайруллина Р.Ф.)
-
Кыш бабай призына -шашка ярышы
22.12.2014
Башлангыч сыйныф укучылары арасында Кыш бабай призына Гараева Р.М. шашка ярышы уздырды. Кызлар арасында 1 урынны Нурмухаметова Айгөл, малайлар арасында 1 урынны Зарипов Айнур алды. Алар үзара ярышып Кыш бабай призына Зарипов Айнур лаек булды. Афәрин, Айнур, Булдырдың!!!
-
Тестирование по татарскому языку в 9 классе 17.12.2014











