Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Индивидуаль шөгыльләнүләр 27.03.2015

Математика укытучысы Гараева Р.М. каникул көннәрендә имтиханнарга әзерлекне авыр үзләштерүчеләр һәм көчле укучылар белән аерым-аерым алып барды.
-
бадминтон ярышларына әзерләнүләр
26.03.2015
Каникул көннәрендә сортзалда 04нче апрельдә узачак бадминтон ярышларына әзерлек алып барылды. Укучылар бадминтон уйнарга теләп килделәр. (Җитәкчесе Калимуллин Ф.Г.)
-
Физика буенча тест
24.03.2015
7-8нче сыйныф укучылары физика фәне буенча тест сорауларына җавап биреп 2 урын алдылар. Хәзер алар район ярышына әзерләнәләр. Укытучылары Ахматсафина Р.Р. Афәрин, булдыргансыз!
-
Казанга- җиңел атлетика ярышларына.
24.03.2015
22-24нче март көннәрендә 4нче сыйныф укучылары Хакимова Миләүшә, Чурахина Алина, 2нче сыйныф укучысы Петрова Аделина башкалабыз Казанга җиңел атлетика ярышларына барып кайттылар. Җитәкчеләре Бакусев Г.З.
-
Каюм Насыйри исемендәге фәнни-эзләнү укулары 23.03.2015

Каюм Насыйри исемендәге 13нче фәнни-эзләнү укуларына барлыгы 967 эш җибәрелгән. Шулардан 341 эш авторлары һәм аларның җитәкчеләре Казанга чакырылды. Шулар арасында математика секциясендә безнең мәктәп укучысы Ахметзянова Айсылу да бар. Ул үзенең җитәкчесе Гараева Р.М. белән 23 нче март көнне Казанда чыгыш ясап Грамота белән бүләкләнде.
-
Язгы каникуллар башланды
23.03.2015
Бүген каникулның беренче көнендә 10,11 класс укучылары җәмгыять белеме(Калимуллина С.Р.) һәм рус теле(Марсалова Г.М.) предметлары буенча ЕГЭ га әзерләнделәр.
-
"Ел укытучысы-2015" конкурсының зона этабы 21.03.2015

20 нче март көнне Минзәлә шәһәрендә "Ел укытучысы-2015" консурсының зона этабы узды. Безнең мәктәпнең тарих укытучысы Эльвира Робертова уңышлы чыгыш ясады. Аңа уңышлар телибез!
-
Дистанционные олимпиады по математике 18.03.2015

В Всероссийской олимпиаде по математике обучающиеся 9 класса Валиева Рузиля, Отарбаев Эрик, Сафин Булат, и обучающаяся 4 класса Хакимова Миляуша стали Победителями и награждены дипломами 1 степени, подарочной сумкой для наутбука и медалью. Их подготовили учитель математики Гараева Р.М. и учитель начальных классов Гилязова Р.Ф.
-
Шахмат ярышлары...
15.03.2015
Укучыларның X спартакиадасы кысаларында уздырыла торган шахмат ярышына район данын яклап безнең мәктәп укучысы Ахметзянова Айсылу барачак. Аңа уңышлар юллар булсын!
-
Балкыш-18
14.03.2015
11.03.2015 көнендә уздырылган "Балкыш-18" сәнгать фестиваленең финал этабында 4 номер:Хакимова Миләүшә вокал-соло, Вилданова Камилә, Петрова Аделина-нәфис сүз буенча һәм курайчылар ансамбле чыгыш ясап кайттылар. Шулардан Вилданова Камилә һәм курайчылар ансамбле гала-концертка сайлап алынды. Афәрин укучылар! Котлыйбыз сезне!










