Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Хамедова Диана - беренче! 23.01.2017

21-22 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм балалар ярышлары уздырылды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук Түбән Новгород, Саранск һ.б. шәһәрләрдән булган 2003-2004 елгы яшүсмерләр катнашты. Спортчылар 60 метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә ыргыту кебек ярышларда үз көчләрен сынап карады. Ядрә ыргыту буенча Мусабай-Завод авылы кызы Диана Хамедовага тиңнәр булмады.
-
ГИАга әзерлек 06.01.2017

Кышкы каникул көннәрендә фән укытучылары укучыларны үз фәннәре буенча ОГЭ, ЕГЭларга әзерлек эшләре алып бардылар.
-
Шашка-шахмат ярышлары... 06.01.2017

Бүген Чаллы шәһәренең ШШКда Бахтигареев Т.Г. призына район беренчелегенә шахмат-шашка ярышлары булып узды. Быел да Мусабай-Завод урта мәктәбе командасы чемпион. Комманданы әзерләүче - математика укытучысы Гараева Р.М. Афәрин, булдырдыгыз укучылар.
-
Шәхси урыннар алучыларыбыз. 06.01.2017

ШШКда булып узган шашка-шахмат ярышында шәхси призлы урыннар улучыларыбыз:
- шашка буенча: Сафин Булат - 1 урын, Нуртдинов Дамир- 2 урын;
- шахмат буенча Хамидуллина Альбина - 2 урын.
Ә җитәкчеләре Гараева Р.М. шахмат буенча 2 урынны алды.
-
Олимпиадага әзерлек 05.01.2017

Тарих укытучысы Нуртдинова Э.Р. укучыларны олипиадага әзерли.
-
Укытучылар да катокта! 04.01.2017

Кышкы каникулда каток гел тынып тормады. Башларын ял иттереп,, укытучылар да катокта шуып, яшь чакларын искә төшерделәр.
-
Балалар катокта 03.01.2017

Каникулда укучылар рәхәтләнеп катокта шудылар, хоккей уйнадылар.
-
Чыршы бәйрәме 26.12.2016

Бүген 5-11нче сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмне Вилданова Л.Р. җитәкчелегендә 8,10нчы сыйныф укучылары. әзерләде. Бәйрәмдә һәрбер бала җырлады, биеде. Кунакка бик күп ата-аналар һәм мәктәпне тәмамлаучы элеккеге укучыларыбыз килде.
-
Яңа ел бәйрәме. 24.12.2016

Бүген башлангыч сыйныф укучыларының Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучылары Хайруллина Р.Ф. һәм Гилязова Р.Ф. әзерләде. Бәйрәмдә һәрбер бала җырлады, биеде, Кыш бабайга бик эчтәлекле шигырьләр сөйләделәр. Кунакка бик күп ата-аналар килде.
-
Кышкы могҗиза. 17.12.2016

!Һәрбер сыйныф кардан фигура ясап куйды.Иң беренчеләрдән бик матур итеп 5,7нче сыйныфлар тәмамлады. (Сыйныф җитәкчесе Фарухшина Н.Я.) Н.В. Марсалов балаларга чана шуу өчен тау, ә Калимуллин Ф..Г. тимераякта шуу өчен каток, ясап куйды. Балалар рәхәтләнеп шуалар.










