Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Без бергә фестивале.
07.04.2017
Чаллы шәһәрендә уздырылган "Без бергә" фестивалендә мәктәбебезнең курайчылар ансамбле: Хакимова Милена, Иляуша, Хусаинов Айдар, Шакирзянов Айнурлар чыгыш ясап кайтты.
-
"Балкыш-20" җиңүчеләре
31.03.2017
"Нәфис сүз" номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Гимаева Зилә 1 дәрәҗә диплом иясе булды. Әзерләүче укытучысы Вилданова Л.Р. Котлыйбыз сезне.
Вокал номинациясендә "Энже чәчәкләре" ансамбле кызлары 1 дәрәҗә диплом иясе булдылар. Җитәкчеләре музыка укытучысы Нурутдинова Л.Ф.
Курайчылар ансамбле лауреат булды.
-
Бадминтон ярышлары
25.03.2017
Каникул көннәрендә районда уздырылган бадминтон ярышларында Хусаинов Айдар һәм Нурлин Данил 3 урынны алып кайттылар. Аларны әзерләүче укытучылары Калимуллин Ф.Г. 2 урынны алды. Афәрин, булдырдыгыз егетләр.
-
Җиңел атлетика ярышлары.
20.03.2017
18.03-19.03. көннәрендә мәктәбебезнең 14 укучысы район данын яклап, Чаллыда уздырылган республикакүләм спорт ярышында катнашып кайттылар. Җитәкчеләре Калимуллин Ф.Г.
-
Мин - мастер бәйгесе.
16.03.2017
8нче сыйныф укучысы Халиков Илнур "Мин-мастер" район бәйгесенең финалында 3 урынны алып кайтты. Аны әзерләүче технология укытучы Марсалов Н.В. Җиңүләрегез белән котлыйбыз, Сезне!
-
Гала концертка узучылар.
13.03.2017
"Энҗе чәчәкләре" ансамблендә җырлаучы кызларыбыз: Хакимова Миләүшә, Нурмухаметова Айгөл, Фахрутдинова Айсылу, Петрова Аделина, Гатина Регина "Балкыш" фестиваленең Гала- концертына уздылар. (Җитәкчеләре Нуретдинова Л.Ф.) Нәфис сүз номинациясендә 8нче сыйныф укучысы Гимаева Зилә дә узды. (Җитәкесе Вилданова Л.Р.)
-
ГТО тапшыруның кышкы фестивале.
10.03.2017
Зәй шәһәрендә уздырылган ГТО тапшыруның кышкы фестивалендә мәктәбебенең математика укытуысы Гараева Р.М 7 төр буенча ГТО нормативларын 9нчы ступен буенча алтын значогына тапшырып кайтты. Аның тагын язгы төрләре буенча тапшырасы калды. Уңышлар телибез аңа.
-
Экологик дәрес 06.03.2017

Биология укытучысы Абдуллина Ф.М. 5-11нче сыйныф укучыларына экологик дәрес уздырды. Дәрес видеороликлар һәм презентацияләр күрсәтеп алып барылды. Дәрес ахырында район администрациясеннән килгән кунак Р.Л. Гатиятуллин сөйләде.
-
Әлифба бәйрәме 03.03.2017

Хайруллина Р.Ф. 1нче сыйныф укучылары белән "Әлифба бәйрәме" уздырды. Бәйрәмгә ата-аналар да кунакка килде.
-
Грант отучы укытучыларыбыз
01.03.2017
Вилданова Л.Р. һәм Калимуллин Ф,Г. - "наставник - укытучы", Марсалова Г.М.- "мастер-укытучы", Нуртдинова Э.Р. - "өлкән укытучы" грантларын оттылар. Афәрин укытучылар, булдырдыгыз! Котлыйбыз Сезне!










