Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
| Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
| E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
| Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 22 обучающихся |
| У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
“Көзге бал “ кичәсе 28.10.2016

Башлангыч класс укучылары уңыш бәйрәмен шатланышып көтеп алдылар. Алар өчен “Көзге бал “ кичәсе үткәрелде. Укучылар матур итеп көзге уңыштан өстәлләр әзерләделәр, көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле күмәк биюләр биеделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
“Көз патшабикәсе бәйрәме” 28.10.2016

Өлкән класслар өчен “Көз патшабикәсе бәйрәме” истә калырлык булды. Укучылар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда ярыштылар. Һәр команда үзенең исемен, эмблемасын, девизын яклады. Программада “Тапкырларга табышмак”, “Кем тизрәк” уены, “Көзге коллекция”, “Көзнең баш тегүчесе”, “Төймә” иҗади конкурслар бар иде. “Көз патшабикәсе” булып 8 класс укучысы Карпова Наилә сайланды. Ике команда да җиңүче булды. Бәйрәм кичәсе тәмле – томлы ризыклар белән бизәлгән өстәл артында дәвам итте. Укучылар өчен дискотека оештырылды.
Афәрин укучылар!
-
Әдәби музыкаль кичә 13.10.2016

13 нче октябрь көнне мәктәбебездә “Республикабыз җәүһәрләре”дип аталган әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичәнең максаты: халкыбызның халык һәм профессиональ музыка сәнгатен барлау, өйрәнү;
композиторларның иҗатлары турында мәгълүмат алу;
милли хәзинәнебезне өйрәнүне дәвам итү, үзебездә халык алымнары күнекмәләрен үстерү; татар музыка сәнгатенә ихтирам уяту иде.
Кичәдә рус, татар композиторларының көйләре, балет фрагментлары, опералардан өзекләр яңгырады. Әдәби кичәбез укучылар, ата-аналар катнашуындагы концерт номерлары, җыр-биюләр белән белән үрелеп барды. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырган өчен музыка укытучысы Резедә Минрәхимовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Укытучылар көне 05.10.2016

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез.
-Котлы булсын күркәм бәйрәмегез,
Саулык теләп, зурлап дәшәбез.
Игелекле хезмәтегез өчен
Хөрмәт тоеп озак яшәгез
-
Бәйрәмегез күңелле үтсен! 04.10.2016

Укытучылар көне уңаеннан, мәктәбебездә өлкән сыйныф укучылары “Үзидарә көне” үткәрделәр. Укучылар бу көнне ел буе көтеп алалар. Чөнки алар – “ Укытучылар”. Сәмигуллина Алия , Зиятдинова Гүзәлия, Исламов Илфат, Мөхәммәтҗанов Илназ, Беляева Алинә, Галиева Диләрә, Карпова Наиләләр үзләренең дәресләренә әзерләнеп килеп, мавыктыргыч итеп үткәлделәр. Укучыларга дәресләр бик ошады.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

1 октябрь көнне мәктәпнең актлар залында өлкәннәр көне үткәрдек. Бәйрәмгә ветеран укытучылар, төрле елларда хезмәт куйган хезмәткәрләребез килде. Алар алдында укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлар күрсәтелде. Соңыннан килгән кунакларны чәй табыны янында сыйладык. Алар безгә шундый күркәм бәйрәм оештырган өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр!
-
Бөтенроссия экологик субботник 24.09.2016

Мәктәбебезнең 1-9 сыйныф укучылары Бөтенроссия экологик субботникта катнаштылар. Мәктәп яннары, урам буйлары чүп-чардан арынды.
-
Республика авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштык 24.09.2016

24 сентябрь көнне мәркәзебез Казанның агропромышленность паркында үткәрелгән республика авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштык. Безнең мәктәп өчен мондый ярминкәләрдә катнашу традициягә әйләнде.
-
Шәфкатьлелек аллеясы 15.09.2016

Бүген 8 сыйныф укучылары авылыбызны, мәктәп тирәсен матурайту, агачлар утырту өчен, агач үсентеләре әзерләделәр.
-
”Спортлы Татарстан” 15.09.2016

1-9 сыйныфларда”Спортлы Татарстан” темасына тәрбия сәгатьләре үткәрелде, видеофильмнар күрсәтелде. Башлангыч сыйныфлар өчен спорт уеннарыннан торган эстафета
















