Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422865, Республика Татарстан, Спасский район, с. Иске- Рязап, ул. Ленина ,д.36 |
Телефон: | +7(843)-473-32-78 |
E-Mail: | Sisr.Sps@tatar.ru , ickerazap@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Иске Рязяпская СОШ" |
Руководитель: | Файзиев Ильнур Гаммарович |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 22 обучающихся |
У нас учат: | 17 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иске Рязяпская средняя общеобразовательная школа Спасского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Иске Рәҗәп урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Яшь антифашистлар. 08.02.2017
8 февраль көнен илебез пионерлары һәм укучылары совет властен яклап дошманнарга, фашизмга, империализмга каршы тынычлык, азатлык өчен көрәшүче һәм шушы көрәштә һәлак булган яшь батырларны искә алу көне итеп билгеләп үтә. Тәрбия сәгатьләрендә 7 класс укучылары герой пионерлар, сугыштан соңгы хезмәт батырлары, тынычлыкны яклаучылар турында сөйләштеләр.
-
Кышкы спартакиада 05.02.2017
Безнең мәктәп укытучылары Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында катнаштылар. Ярышлар спортның алты төре буенча үтте. Чаңгы ярышлары, отжимание, турникта тартылу буенча призлы урыннарга Миассарова Г.Х, Галиуллин З, Валиев Ф, Вильданова Р.Я. лаек булды. Команда абсолют җиңүче дип табылды. Афәрин коллегалар!
-
4 февраль профилактика отрядлары чыгышы 04.02.2017
“Буревестник” отряды, 4нче март көнне, тәртип бозуны профилактикалау отрядлары ярышында катнашты. Ярышлар бик кызыклы һәм төрле иде. Элек өч кешелек төркем Бөек Ватан сугышы елларына багышланган уен – ярышта катнаштылар. Алия, Ландыш, Наилә үзләренең белемнәрен яхшы яктан күрсәттеләр. Шул ук вакытта Снежана белән Робия социаль проект яклады. Соңрак барысы бергә визиткада исем, девиз һәм мәктәптәге эшләре белән таныштырдылар. Алдарак әйтелгән ярышлардан да җаваплырак отрядның стройда йөрү осталыгын күрсәтү иде. Монда Загитова Рүзилә үзен оста командир булуы белән таң калдырды. Ә Загитова Ильвинага командаларны үтәүдә тиңнәр табылмады. Барыбызда көр күңел һәм кәнәгатьләнү хисе белән калдык.
-
Хәйрия марафоны 01.02.2017
1 февраль көнне “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар көче белән күргәзмә оештырылды. Кызлар төрле –төрле сумкалар тектеләр, мунчалалар, башмаклар бәйләделәр. Әзерләнгән кул эшләре районда үтәчәк хәйрия марафонына җибәрелә.
-
Конкурс "Ел укытучысы" 30.01.2017
Мәктәбебезнең математика укытучысы Хамидуллина Равилә Мингәрәевна. “Ел укытучысы” конкурсында катнашты. Анарга иҗади уңышлар телибез!
-
"Россия Династияләре" 26.01.2017
"Россия Династияләре"турында регионара иҗади һәм проект эшләре конкурсы игълан ителгән иде. Ул экология елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган . Мәктәп этабында үткәрелгән конкурста Галиуллина Азалия,Исхакова Камилә (1 кл), Самигуллина Әлфия, Ханиева Талия , Гарифуллина Алисә, Зиннатуллина Алинә (3 кл), Минхатыпова Алинә, Вилданов Ислам (4 кл) актив катнаштылар. Аларның чыгышлары хезмәт, укытучы, хәрби династияләргә багышланган иде.
-
15 февраля 2017 года глава Рособрнадзора проводит Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения оценочных процедур 26.01.2017
15 февраля 2017 года руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году.
Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ и ГИА-9;
- содержания контрольных измерительных материалов ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения государственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностями здоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru;
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях.
Начало мероприятия: 11:00.
Во время мероприятия на официальном канале Youtube
(https://www.youtube.com/user/RosObrNadzor) Рособрнадзора из Ситуационно-информационного центра будет вестись on-line трансляция.
-
#Флешмоб “Ә син безнең беләнме?” 20.01.2017
20 нче январь көнне мәктәптә 1-9 класс укучылары флешмоб үткәрделәр. Ул ” Спорт - ул бөтенесе дә” дип аталды
-
Яңа ел уенчыклары конкурсы 10.01.2017
Ел саен үткәрелә торган яңа ел уенчыклары конкурсында безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар. Яңа елга багышлап фото, рәсем, кул эшләре конкурслары игълан ителгән иде. 1-9 класс укучылары кәгазьдән, пластик савытлардан, мамык дискларыннан, җепләрдән, мишуралардан бик матур яңа ел чыршылары ясадылар. Быел ел символы булып “Әтәч” тора. “ Альтернатив яңа ел чыршысы” конкурсында катнашып Карпова Н. III урынга, “ Ел символы” номинациясендә Самигуллина А. II урынга, фотоконкурста Вилданова Л., Самигуллина А. I- II урыннарга лаек булдылар.Афәрин укучылар!
-
Бергәләп тау шуабыз! 08.01.2017
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.