Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
-
“Сабантуй” бездә кунакта 17.11.2025

12 нче ноябрь көнне гимназиябездә “Сабантуй” журналы кунакта булды. Алар укучыларга бик кызыклы, мавыктыргыч чара үткәрделәр. 3А һәм 3 В сыйныфы укучылары бу чарада бик теләп катнашты. Журнал хезмәткәрләре “Сабантуй” яңалыклары һәм төрле рубрикаларның эчтәлекләре белән таныштырдылар. Кул эшләнмәләре ясарга өйрәтүче алтын куллы хәбәрче- Зилә Әхмәтшина Әниләр көненә багышлап, открытка ясарга өйрәтте. Остаханә укучыларга бик ошады. Шунысын да әйтеп үтәсе килә: һәр укучыга ”Сабантуй” журналын бүләк иттеләр. Бу бүләккә укучылар аеруча шатланды.
Бу чараны үткәрүче “Сабантуй” журналы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм уңышлар теләп калабыз. -
Ил күләмендәге «Татарча диктант- 2025» акциясе 15.11.2025

«Татарча диктант» акциясендә гимназиябез укучылары ел саен актив катнаша. 14,15 нче ноябрь көннәрендә диктант язуга 7- 10 сыйныф укучылары җәлеп ителде. Диктант язуның максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белеме буенча булган белемнәрне тикшерү, әдәби телдә сөйләшү даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Катнашучыларыбыз, афәрин сезгә!
Барлык оештыручы туган тел һәм әдәбияты укытучыларына рәхмәтебезне белдереп калабыз. -
«Әни, әнкәй, әнием» бәйгесе 14.11.2025

Һәр көз аенда Әниләр бәйрәме уңаеннан рйоныбыз күләмендә «Әни, әнкәй, әнием» конкурсы оештырыла. Гимназиябезең данын яклап, 1б сыйныфында укучы Гарипова Азалиянең әнисе- Ландыш Ильшатовна бу бәйгедә искиткеч чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булды. Үз- үзең белән таныштыру, гаилә шәҗәрәсе, яраткан шөгылем, бишек җырын башкару, шул ук вакытта балаларның да чыгышы сокланырлык иде.
Афәрин, Сезгә! Булдырдыгыз. Олы рәхмәт сүзләребезне барлык оештыручыларга да җиткереп, киләчәктә яңадан- яңа уңышлар теләп калабыз.















