Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 757 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
" Алиш варислары" сафларына кабул итү 30.10.2021
29.10.2021 көнне 1 нче сыйныф укучылары " Алиш варислары" сафларына кабул ителделәр.
Бу чарада укучылар тырышып укырга, Алиш исеменә лаек булырга, язучының иҗатын өйрәнергә сүз бирделәр. Балалар үз осталыкларын да күрсәттеләр: җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли уеннарда катнаштылар.
Чара ахырында 11 нче сыйныф укучылары тантаналы төстә 1 нче сыныфларның күкрәкләренә " Алиш варислары" значогын кададылар. һәм барлык катнашучылар зур горурлык белән Гимназия гимнын башкарды. Бу тәрбияви чара балаларның күңелендә балачакның бер матур мизгеле булып озак сакланыр.
-
Самарадан делегация килде. 28.09.2021
Регионара хезмәттәшлек планы нигезендә 25.09.2021 Самараның Гали авылыннан укытучылар һәм тәрбиячеләрдән торган делегация гимназиягә килде.
Абдулла Алиш бюстына чәчәкләр куйганнан соң,кунаклар музейлар белән таныштылар, укытучылар белән аралаштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, гимназиянең дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар.
Түгәрәк өстәл артында җылы әңгәмәдә ике як та туган телне үстерүгә юнәлтелгән планнары белән уртаклаштылар, фикер алыштылар.
-
Марат Әхмәтов гимназия эшчәнлеге белән танышты 22.09.2021
21.09.2021 көнне гимназиягә ТР ның Дәүләт Советы депутаты, милли мәсьәләләр буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов килде.Ул Абдулла Алиш бюстына чәчәкләр куйганнан соң, бинаны карап чыкты, сыйныф бүлмәләренә кереп укучылар һәм укытучылар белән аралашты, уңышларыбыз турында сорашты, проблемаларыбыз белән кызыксынды.
21.09.2021 нашу гимназию посетил депутат Государственного Совета РТ, председатель комисии по национальным вопросам Марат Ахметов. После возложения цветов к бюсту А.Алиша, он осмотрел здание, зашел в кабинеты, где пообщался с учениками, учителями, поинтересовался нашими успехами и проблемами.
-
Бездә кунакта Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова 15.09.2021
Бүген 08.09 гимназиягә мәктәпнең эшчәнлеге, уңышлары белән танышу, проблемаларын хәл итү максатында Башкарма комитетынының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Гүзәл Рәмзил кызы Сәгыйтова килеп китте.
Ул барлык кабинетлар, спортзал, ашханә һ.б җәмәгать урыннарын карап, балалар, укытучылар белән аралашты, гимназиянең проблемалары белән кызыксынды, мөмкин булганча, ярдәм күрсәтербез, дип тә ышандырды.
Сегодня, 08.09.2021г. с целью ознакомления с деятельностью школы, успехами и ее проблемами, нашу гимназию посетила заместитель руководителя Исполнительного комитета по социальным вопросам Гузель Рамзилевна Сагитова.
Она осмотрел все кабинеты, спортзал, столовую и др. общественные места,пообщалась с детьми, учителями, поинтересовалась проблемами гимназии, заверила, что окажет помощь по мере возможности.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
"Татарча диктант - 2021" 15.09.2021
10 сентябрь көнне Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә узган "Татарча диктант" @tatarchadiktant @forumtatar акциясендә "Ак калфак" @akkalfak_kazan оешмасының Казан бүлеге белән бергә укучы балалар һәм Казан кооператив институты студентлары да катнашты. Диктант 7 мәйданчыкта узды. Текстны татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары, гимназия директоры," Ак калфак"оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе Рәхимә Арсланова укыды. Акциядә барлыгы 180 кеше катнашты.
Акциянең максаты – туган телебез белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, татар теленә, аның тарихы һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәреннән алынган өзек буенча язды.
Диктантны язып бетергәч, барлык катнашучылар"Җидегән чишмә" җырын башкардылар.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Хәйрия ярминкәсе - 2021! 15.09.2021
Гимнаәзия укучылары “Хәйрия ярминкәсе - 2021”катнаштылар. Монда алар үз куллары һәм әти- әниләре белән бергә иҗат иткән кул эшләнмәләре тәкъдим иттеләр.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
Гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. 15.09.2021
11.09 - гимназиядә ата-аналар җыелышы узды. Бу җыелышта узган уку елына нәтиҗәләр ясалды, проблемалар күтәрелде. Пандемия шартларында укыту һәм тәрбия мәсьәләләре белән бергә куркынычсызлык, коррупция темалары да күтәрелде.
11.09 - в гимназии прошло общешкольное родительское собрание.На собраниии были подведены итоги за прошедший учебный год, обозначены проблемы и пути их решения. Наряду с вопросами обучения и воспитания обучающихся в условиях пандемии, особое внимание было уделено вопросам антитерористической защищенности гимназии,коррупции.
-
Участие в акции "Культурная суббота" ученика 2 "Б" класса Кузьмина Александра 15.09.2021
Сегодня в рамках Всероссийской акции "Культурная суббота" в культурном центре им. А. С. Пушкина прошёл прямой эфир, в котором принял участие ученик 2 "Б" класса нашей гимназии Кузьмин Александр. Звучали стихи известных русских поэтов об осени. Саша прочитал стихотворение Константина Бальмонта "Осень", и отрывок из стихотворения Ивана Бунина " Листопад ".
Бүген "Мәдәни шимбә" Бөтенроссия акциясе кысаларында Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә туры эфирга гимназиянең 2 "Б" сыйныф укучысы Кузьмин Александр чыкты. Чарада танылган рус шагыйрьләренең көз турында шигырьләре яңгырады. Саша Кузьмин Бальмонтның "Көз" шигырен һәм Иван Бунинның "Листопад" шигырьләреннән өзек укыды.
-
Укучыларыбыз ТНВ ның "ТАМЧЫ-ШОУ" тапшыруында катнаштылар 15.09.2021
ТНВ ның "ТАМЧЫ-ШОУ" тапшыруында гимназиянең 8 нче Асыйныфы укучылары (кл.җитәкчеләре-Фәхретдинова Г.М) катнашты.
Алар "Ак калфак" һәм "Батырлар" командасына бүленеп интеллектуаль бәйгедә үзара көч сынаштылар.
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы #татартеленсаклыйк #татартеленяратам #20гимназияабдуллаалиш #стихинататарском #дуслыккупере #добрыйсоветский #2021годродныхязыковинародногоединства
-
А.Алишның бюстын ачу тантанасы- Открытие бюста писателя-патриота Абдуллы Алиша 15.09.2021
15 нче сентябрь көнне каһарман - язучы Абдулла Алишның туган көнендә А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә язучы-патриот Абдулла Алишның бюсты ачылды.Бюстны ачу тантанасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А.М. Әхмәтов; ТР Язучылар берлеге рәисе, .Г. Тукай премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла;А. Алиш исемендәге премия лауреатлары : В. Нуриев, А. Хәсәнов, Ф. Мөслимова, Г. Гыйльманов, Р. Корбан, Д. Гайнетдинова,Н. Каштанов, Р. Рахмани, Й.Шарапова һәм А. Алишның туганнары: Алишның оныгы Тимур Алишев, Гөлшат Сункишева, Азат Сөнкишев; техник фәннәре кандидаты, КНИТУ профессоры, язучы Рифкать Хуҗиәхмәтов, сынчы Зөлфия Мөхәммәтҗанова," Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Көмеш кыңгырау"газеталары, "Сабантуй"журналы журналистлары катнашты.
Тантаналы чарада катнашучылар шулай ук гимназиядә 2013 елда ачылган " Алиш варислары» музеенда да булдылар.
15 сентября в день рождения детского писателя Абдуллы Алиша в МБОУ " Гимназия 20 имени А.Алиша" состоялось открытие бюста писателя-патриота Абдуллы Алиша.
На церемонии открытия бюста приняли участие заместитель начальника Управления г.Казани А.М.Ахметов, председатель Союза писателей РТ, лауреат премии им.Г.Тукая Ркаил Зайдулла, лауреаты премии им.А.Алиша: В.Нуриев, А.Хасанов, Ф.Муслимова, Г.Гильманов,Р.Корбан, Д.Гайнетдинова,Н.Каштанов,
Р.Рахмани,Й.Шарапова и родственники А.Алиша: внук писателя Тимур Алишев, Гульшат Сункишева, Азат Сункишев; кандидат технических наук, профессор КНИТУ, земляк писателя Рифкат Хузиахметов, скульптор Зульфия Мухаметзянова, журналисты газет" Шәһри Казан", "Мәдәни җомга", "Көмеш кыңгырау", журналов "Сабантуй".
Участники торжественного мероприятия также посетили музей «Алиш варислары - Наследники Алиша», который был открыт в гимназии в 2013 году.