Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 757 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Котлыйбыз! Поздравляем! 17.01.2022
Гимназия укучылары иҗади бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Әле менә VII " Илһамият- Вдохновение" республика бәйгесендә 2 нче Б сыйныфы укучылары Кузьмин Александр (укытучылары- Җаббарова А.Ф.) Лауреат II степени һәм Якупова Рүзилә II дәрәҗә Дипломга, 1 нче сыйныф укучысы Җаббаров Ранель (укытучылары - Миннуллина Г.С. һәм Закирова Н.М.) - III дәрәҗә Дипломга, Галиев Айназ, 9 а сыйныфы укучысы- III дәрәҗә Дипломга ия булдылар.
Котлыйбыз!!!
-
Хокук-хәзерге җәмгыятьнең нигезе- Право как основа современного общества 11.12.2021
12 декабрь көнне Россиянең дәүләт хокук унивеситетының Казан бүлеге һәм Татарстан Республикасының Суд департаменты идарәсе белән берлектә гимназиядә “ Хокук- хәзерге җәмгыятьнең нигезе” исемле VIII Бөтенроссия фәнни конференциясе онлайн форматта узды. Барлыгы 200 якын эш кабул ителде, шуларның 47 се икенче турда катнашты. Конференциядә Түбән Новгород, Воронеж, Ижевск,Ульяновск, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан, ТР ның район мәктәпләрендә, югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентлар катнашты.
11 декабря 2021 года в МБОУ «Гимназии 20 имени Абдуллы Алиша» Советского района г.Казани совместно с Казанским филиалом ФГБОУВО « Российский государственный университет правосудия» и Управлением Судебного департамента в Республики Татарстан прошла VIII Всероссийская научая конференция «Право как основа современного общество». Конференция прошла в онлайн – режиме. На конференцию пришло более 200 работ, во втором туре приняли участие 47 человек. В работе конференции активное участие приняли обучающиеся общеобразовательных учреждений, студенты СПО и ВУЗ ов РФ: Нижнего Новгорода, Воронежа, Ижевска, Ульяновска, Набережных Челнов, Альметьевска, Зеленодольска, Казани.
-
Хокук-хәзерге җәмгыятьнең нигезе 10.12.2021
11.12.2021 көнне гимназиядә " Хокук-хәзерге җәмгыятьнең нигезе" исемле Бөтенроссия фәнни- гамәли конференция узачак. Ул инде быел VIII тапкыр Россиянең Хокук университеты белән берлектә уза. Чарага барлыгы 200 дән артык эш килде. Шуларның 47 се икенче турга узды.
Конференциягә Zoom аша кушылырга була:
https://zoom.us/j/99983796590?pwd=a0xjMEZaVnVIbFR0MHFjY0tUMG1pQT09
Конференциянең идентификаторы : 999 8379 6590 Код доступа 212121 -
К.Д.Ушинский ис.шәһәр фәнни-эзләнү конференцясе 04.12.2021
К.Д.Ушинский исемендәге XIII шәһәр фәнни-эзләнү конференциясендә гимназия укучылары да актив катнашты. 11 нче сыйныф укучысы Кашапова Зәмирә III Дәрәҗә Дипломга ия булды, ә 9 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары Сәгъдиева Язилә белән Җәләева Әминә конференциядә катнашкан өчен шәһәр мәгариф идарәсе Грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
" Татар егете- Татар кызы- 2021"шәһәр бәйгесе 01.12.2021
29.11.2021 көнне узган " Татар егете- Татар кызы 2021" шәһәр бәйгесендә нимназиябез укучысы Галиев Айназ да катнашты. Бу бәйгедә башкалабыз мәктәпләрендә укучы 8 егет һәм 8 укучы кыз көч сынашты. Һәр укучы зур әзерлек белән килгән иде.Безнең Айназ да сынатмады. Бу бәйге генә түгел, ә чын бәйрәм кебек булды.
Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Укучылар өчен бу бәйге зур осталык мәктәбе дә булды.
-
Әниләр көне белән, сезне, хөрмәтле әниләребез!!! 27.11.2021
Хөрмәтле әниләребез!
Сезне барлык коллектив исеменнән Әниләр көне белән котлыйбыз!
Сезгә саулык-сәламәтлек, шатлыклы- куанычлы көннәр телибез! Йөзләрегездә һәрчак бәхетле елмаю булсын! Без сезне бик яратабыз!!!
Кадерле укучыларыбыз!
Кайткан саен шатлыйк алып кайтыйк,
Борчылмасын әни йөрәге.
Яшәү өчен безгә сулыш өргән
Әткәй-әнкәй - дөнья терәге.
-
"Әдәби хәзинә" 16.11.2021
16.11 көнне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы "Татарстан китап нәшрияты" исеменнән Ленар Шәех иҗатына багышланган "Әдәби хәзинә" ТВ тапшыруында катнашкан 2 нче Б сыйныфы укучыларына:
Камилә Шәмсиевага
Илина Мусинага
Аделина Зариповага
Салих Газизовка
Сабина Валиевага
Камилла Габидуллинага
Риана Асриевага
Альмира Сагуновага
Рузилә Якуповага
Диләрә Хәмидуллинага һәм сыйныф җитәкчеләре Җаббаровага Алсу Фоатовнага Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
" Татар егете- Татар кызы- 2021" 30.10.2021
Районда узган "" Татар егете - Татар кызы- 2021" бәйгесендә гимназиябезнең югары сыйныф укучылары Галеев Айназ белән Сәгъдиева Язилә катнаштылар. Алар бу бәйгедә районыбыз мәктәпләрендә укучы иң оста, татар телен, әдәбиятын, гореф- гадәтләрен, тарихын яхшы белүче укучылар белән көч сынаштылар һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Галеев Айназ - район" Татар егете" бәйгесе җиңүчесе дип табылды һәм шәһәр этабында катнашу хокукына ия булды.
Сәгъдиева Язилә " Татар кызы" бәйгесендә II урынга лаек булды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм яңадан -яңа уңышларга ия булуларын теләп калабыз!
-
" Юл йөрү кагыйдәләре" 30.10.2021
28.10.2021 көнне башлангыч сыныфларда " Юл йөрү кагыйдәләре" буенча тематик дәресләр узды.Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен төрле гамәли күнегүләр аша өйрәнделәр, кызыклы биремнәрне үтәп, белемнәрен ныгыттылар. Бу тема һәрвакыт актуаль. Юл йөрү кагыйдәләрен укучылар тапкырлау таблицасын белгән кебек яхшы белергә тиешләр.
"Юл йөрү кагыйдәләре"н
һәркем тиеш белергә,
Юлларда, дуслар,ярамый
Игътибарсыз йөрергә!
-
" Сөмбелә" бәйрәме 30.10.2021
"Сөмбелә" ( " сары башак" дигән сүз)- татар халкының йола бәйрәме. Ул, урып-җыю эшләре беткәч, көн белән төн тигезләшкән көнне үткәрелгән. Халык Сөмбелә бәйрәмен, шатланып, яхшы кәеф белән каршылаган. Һәр өйдә тәмле ризыклар пешергәннәр. Авыл халкы сары чәчле бер матур кызны Сөмбелә итеп киендергән һәм, аны уртага алып, биегән, җырлаган, күңел ачкан.
Октябрь аенда Гимназиябездә, сыйныфларда " Сөмбелә" бәйрәме узды, күргәзмәләр оештырылды.
Укучылар җырлап- биеп кенә түгел, үз кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, һәр сыйныфтан иң уңган, тырыш кызны - Сөмбеләне сайладылар.