Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
E-Mail: | gim2072@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
Год основания учреждения: | 2001 |
У нас учатся: | 757 учащихся (в том числе 2 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Прием заявлений в 1 класс. 2023 год 16.03.2023
Хөрмәтле әти-әниләр!
30 нчы марттан Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиягә 1 нче сыйныфка укучылар кабул итү башлана. Тулырак мәгълүмат сайтның «Прием в гимназию» - «Балаларны кабул итү» бүлегендә.
Кабул итү көннәре: сишәмбе 14.00 - 16.00 һәм шимбә: 9.00 - 13.00
Уважаемые родители!
В соответствии с рекомендациями Министерства образования и науки Республики Татарстан (письмо от 30.01.2023 №968/23) 30 марта 2023 года начинается приём заявлений граждан на обучение по образовательным программам начального общего образования в первый класс для детей, проживающих на закрепленной территории, и детей, обладающих первоочередным и преимущественным правом на поступление в образовательную организацию.
Прием заявлений на обучение в первый класс от родителей (законных представителей) детей, не проживающих на закрепленной территории, будет осуществляться с 6 июля текущего года до момента заполнения свободных мест, но не позднее 5 сентября текущего года.
Запись производится с 30 марта 2023 года: вторник: с 14.00 до 16. 00
суббота: с 9.00 до 13.00
-
Җыр фестивале 15.03.2023
Традицион чараларыбызның берсе- ул ел да март аенда уза торган "Җыр фестивале". Быел фестиваль 11 нче тапкыр уза.
Укучыларыбыз елдан-ел остара,репертуарлары арта. Бу чарада класс җитәкчеләре үзләре дә актив катнашалар. Барлык сыйныфлар да матур чыгыш ясадылар
Гран-прига 7 а сыйныфы лаек булды.
Сыйныф җитәкчесе - Зарипова М.Г
-
Линейка 13.03.2023
Һәр уку атнасы гимназиядә линейка белән башлана. Тантаналы төстә флаглар чыгарыла, укучылар гимн башкаралар, узган атнага нәтиҗәләр ясала һәм балалар киләсе атнада узачачак чаралар белән танышалар. Шулай ук линейкада уку, тәртип һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында да искәртелә.
-
"Асылташ" республика бәйгесе 02.03.2023
01.03 көнне 10 нчы сыйныф укучысы Сираҗиева Зәлинә (укытучысы-Галиева Г.Ш) "Асылташ" республика бәйгесендә катнашып, II урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
«Милли мирас»шәһәр бәйгесе 28.02.2023
Бүген ,гимназиябездә беренче тапкыр шәһәр куләмендә "Милли мирас" иҗади эшләр бәйгесенең йомгаклау этабы булып узды. Җиңүчеләрне Ф.А.Калмурзинаның кызлары,туганнары,дуслары котлады."Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Гөлгенә Мансур кызы җиңүчеләргә үз киңәшләрен бирде. Шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән килгән укучылар,мөгаллимнәр ,кунаклар Ф.Калмурзина музеенда булдылар. Флёра Калмурзина премиясенә 3 укучы лаек булды.
Бу бәйгедә катнашкан һәр укучыга яңа иҗади уңышлар телибез!Сегодня в нашей гимназии впервые прошел заключительный этап городского конкурса творческих работ "Милли Мирас". Победителей поздравили родственники, друзья Ф. А. Калмурзиной. Журналист газеты "Ватаным Татарстан" Гульгена Мансуровна дала свои советы победителям. Ученики, учителя, гости из разных школ города посетили музей Ф.Калмурзиной. Премии Флеры Калмурзиной удостоены 3 ученицы.
Желаем всем участникам конкурса новых творческих успехов! -
"Алиш эзләреннән"Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе 27.02.2023
22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә Х "Алиш эзләреннән" исемле бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференциядә мәртәбәле кунаклар: Халиков Илгиз Илдар улы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә башлыгы; Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, ф.ф.к., мәгарифне үстерү институты доценты; Әнвәр Нурәхмәт улы Хуҗиәхмәтов - педагогика фәннәре докторы, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, халык мәгариф отличнигы; Илсияр Вазыйх кызы Иксанова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе урынбасары,шагыйрә,Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе; Ләбиб Лерон, язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Маннур, А.Алиш, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты; Рәфис Корбан, татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе; Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина, язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы; Абдулла Алишның туганнары-Гөлшат апа һәм Азат абый Сөнкишевлар катнаштылар. Чарада укучылар һәм укытучылар 5 юнәлеш буенча эләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр.Шунысы куанычлы балалар Алиш премиясе лауреатлары: Р.Корбан, Л.Шәех, Г.Гыйлманов,Й.Шәрәпова, Н.Сәйяр иҗаты буенча да чыгышлар ясадылар. Ачылу тантанасында Р.Миннуллин, Р. Арсланова шигырьләре яңгырады. Конференция бик матур һәм оешкан төстә узды.
-
15 нче февраль- Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2023
15 нче февраль- Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан гимназиядә " Ачык микрофон" форматында шигырь укучылар бәйгесе узды. Көн дәвамында М.Җәлилнең шигырьләре яңгырады, китапханәдә " Муса Җәлил безнең янәшәдә" исемле чара узды.
15 нче февраль - бөек татар җырчысы Илһам Шакировның да туган көне. Укучыларыбыз И.Шакировны да искә алдылар, аның җырларын тыңладылар.
-
Лыжня России-2023 11.02.2023
11.02 «Россия чаңгы юллары-2023» - Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы мәктәп территориясендә узды. "Россия чаңгы юллары-2023» - чаңгы яратучылар өчен ел саен уздырыла торган спорт чарасы. Бу Россиядә генә түгел, Европада да катнашучылар саны буенча иң зур чаңгы ярышы.
11.02 Лыжня России-2023 прошла на территории школы.
«Лыжня России» – ежегодное спортивное мероприятие для любителей беговых лыж. Это самая крупная по числу участников лыжная гонка не только в России, но и в Европе.
-
"Хәрәкәттә-бәрәкәт", "Сөйлә" проектлары 08.02.2023
Гимназия укучылары "Хәрәкәттә-бәрәкәт", "Сөйлә" проектларында катнашып, 07.02.2023 көнне "Чулпан" мәдәният йортында бик матур чыгыш ясадылар.
-
"Милли мирас" музеенда 06.02.2023
" Милли мирас" музее гимназиядә 2015 елдан бирле эшләп килә. Музей, директорыбыз Рәхимә Арсланованың кул эшләре остасы Флера Калмурзина белән очраклы гына танышлыгыннан соң, оештырыла.. Рәхимә Минвәлиевна дизайнерның өендә булып, искиткеч кул эшләнмәләре күреп,хәйран кала, бу мирасны халыкка, зур аудиториягә чыгару турында сүз кузгата, гимназиядә музей булдыру тәкъдиме белән чыга. Флера апа бу тәкъдимне кире какмый. Оештыру эше директорыбыздан булса, музей эшен җанландыруны, экскурсоводлар булдыруны үз өстенә югары категорияле тататар теле һәм әдәбият укытучысы Галиева Гөлназ Шамил кызы ала.Музейны тулыландыруда, эксонатлар туплауда Флера ханымның туганнары, дуслары да бик теләп катнашалар.
Музей кысаларында 2016 нчы елдан " Милли мирас " бәйгесе үткәрелә башлады. 2023 елдан ул шәһәр күләмендә үткәрелә.
01.02.2023 танылган дизайнер Флера Калмурзинаның туган көне уңаеннан 10 нчы сыйныф укучылары ( сыйныф һәм музей җитәкчесе -Галеева Г.Ш) барлык башлангыч сыйныф балаларына "Милли мирас" музеенда ( музейда Флера Калмурзинаның эксклюзив , кул эшләнмәләре саклана) берничә көн экскурсияләр уздырдылар.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар, экспонатлар белән таныштылар.