Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 179 ( 180 ) >>
-
Встреча с ветеранами 21.02.2014

21 февраля в гимназии традиционно чествовали ветеранов Великой Отечественной войны. В 5-х классах прошли "Уроки мужества". Никого из ребят не оставили равнодушными рассказы Веры Георгиевны Бакаевой и Петра Ефимовича Матюшкина о войне, концлагерях и жизни на фронте.
-
Дню защитника Отечества посвящается 20.02.2014

Сегодня нашу гимназию посетили курсанты Казанского высшего военого командного училища и провели для учащихся классные часы, посвященные Дню защитника Отечества.
Будущие офицеры рассказали об истории училища и условиях поступления, о насыщенных буднях курсантов и перспективах карьерного роста. Встреча прошла на высоком эмоциональном уровне, учащиеся задавали много вопросов, все сфотографировались на память.
-
Тәүфикълы булырга кирәген беләм мин.Чын татар малае йөрәгем белән мин! 20.02.2014

Рус гимназиясендә татар балалары аз булуга карамастан, татар йөрәкле балалар да юк түгел. Шулар арасыннан 6 нчы сыйныф укучысы Хакимуллин Адель “Мин бит татар малае” бәйгесен түземсезлек белән көтте. 20нче февраль көнне аның хыялы тормышка ашты. Адель үзе генә түгел, ә рус төркемендә укучы сыйныфташ кызларын (Перевезенцева Полина, Зифирова Валерия, Кокшина Дарья, Анисимова Диана, Габитова Юлия, Шарипова Дина) да бу бәйгедә катнашырга җәлеп итте. Уздырылган район күләмендәге бәйгедә Адель “Зирәк малай” номинациясе дипломына ия булды. Мондый бәйгеләрдә элек катнашканы булмаса да, киләчәктә гел катнашырга планнар корып яши. Уңышлар сиңа, Адель!
-
Укучыларыбыз фәнгә тартыла. 19.02.2014

Безнең гимназия укучыларыбыз фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга тырышалар. Алар укытучылары белән бергәләшеп үзләрен кызыксындырган темаларга тикшеренү эшләрен алып баралар һәм нәтиҗәгә килгәч, докладлары белән чыгышлар әзерлиләр. Быел беренче мәртәбә үзләренең тикшеренү эшләре белән 7нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Рузилә һәм 10нчы сыйныф укучысы Әхтәмова Әлсинә уртаклашырга булдылар. Алар 19нчы февраль көнне укучыларның Д.В.Вилкеев исемендәге Vнче Шәһәр конференциясендә катнашты. Әлсинә (укытучысы Хәсәнова А.М.) сертификатка, ә Рузилә (укытучылары Мөхәммәтшина Ч.Ф., Шәрәфиева Г.М.) IIIнче урынны яулап, дипломга лаек булдылар. Афәрин, кызлар! Киләчәктә дә сезгә уңышлар теләп калабыз.
-
“Уйлар көймәсендә сәяхәткә...” 18.02.2014

Гимназиядә “Уйлар көймәсендә сәяхәткә...” дигән фәнни-гамәли конференция традиция буенча февраль аенда уздырыла. Быел да ул үзен көттереп тормады. 18нче февраль көнне гимназиядә 9секция эшләде. Шулар арасында татар теле һәм әдәбияты секциясендә 13 укучы чыгыш ясарга әзер иде. Укучылар бер-берсен игътибарлы итеп тыңладылар, сораулар биреп аралыштылар. Секциядә төрле яшьтәге балалар катнашты. Шуңа күрә жюри әгъзалары да яшь үзенчәлеген истә тотып, иң яхшы эшләрне сайладылар. Башлангыч сыйныфлары арасында 1нче урынны яулаган 2нче сыйныф укучысы Асфандиярова Луиза, 2нче урынны – 2нче сыйныф укучысы Шәймарданова Алинә, 3нче урынны – 4нче сыйныф укучысы Зуева Анастасия дипломнарга лаек булдылар. 5-11нче сыйныф укучылары арасында I нче урынны 7нче сыйныф укучысы Шәрәфиева Рузилә һәм 9нчы сыйныф укучысы Вәлиуллина Гүзәл бүлделәр; II нче урынга 11нче сыйныф укучылары Апакова Диана белән Гатауллина Аделина эшләре лаек булды. Конференциядә катнашкан һәр бала истәлекле бүләкләр (китаплар) белән бүләкләнде. Мондый чаралар укытучыларга да, укучыларгада балаларны икенче яктан күрергә булыша. Секциябездә катнашучылар гына түгел, үз теләкләре белән кергән тыңлаучылар да аз булмады. Бу, әлбәттә, бик сөендерә һәм киләчәгебез бар дигән нәтиҗәгә киләбез.
-
“Татар кызы – 2014” 15.02.2014

“Татар кызы” конкурсы ничә еллар дәвамында уздырылып килә. Быел, 15 нче февраль көнне, без дә беренче тапкыр үз көчебезне бу бәйгедә сынап карарга булдык. 10 нчы сыйныф укучысы Салеева Ләйсән бар яктан да үзен булган, уңган итеп күрсәтте. Бәйге соңында аңа “Иң сабыр Татар кызы” дигән номинациядә диплом тапшырылды. Ләйсәнгә киләчәктә барлык бәйгеләрдә дә уңышлар теләп калабыз. “Татар кызы” конкурсында катнашырлык кызыбызны берничә ел дәвамында татар җанлы итеп үстереп килгәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ваганова Альбина Ильсур кызына рәхмәтебезне белдерәбез. Ләйсәнне бәйгегә укытучысы Хасанова Айгөл Минибай кызы әзерләде. Ул Ләйсәндә туган теленә карата булган мәхәббәтен, хөрмәт хисен саклап калу өстендә эшләвен дәвам итә.
-
Һәр ел саен туам... 15.02.2014

Февраль ае бөек шагыйрь Муса Җәлил ае. Гимназиябездә һәр ел саен Муса Җәлилнең айлыгы уздырыла. Укытучыларыбыз шагыйрьне искә алу дәресләрен уздырды. Күп кенә сыйныфлар стенгазеталар чыгарып, конкурста катнаштылар. Һәр стенгазета үзенчәлекле, кызык булды. Ләкин жюри әгъзалары иң яхшыларын сайлап алдылар. Стенгазета чыгарган сыйныфлар төрле номинацияләргә лаек булдылар. 15нче февраль көнне алар мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында үз теләкләрен белдереп, рәсемнәр эшләүчеләр дә булды. 3нче Г укучылары Кончаков Дамир һәм Бобиева Робия эшләгән рәсемнәре өчен мактау грамоталарына лаек булдылар.
-
Җырсыз кеше – канатсыз кош. 14.02.2014

Гимназиябездә өченче ел инде укытучылар өчен җырлар кичәсе уздырыла. Музыка укытучысы Антонова Альбина Ривгат кызы гимназиядәге укытучыларыбызны сихри музыка дөньясына алып керә. Безнең өчен ел саен музыка яңа яктан ачыла. 2014нче елның җыр кичәсе төрле миләтнең халык җырларына багышланды. Быел да татар теле һәм әдәбият укытучылары бу кичәгә битараф кала алмады. Алар татар халык җырларын башкардылар. Кызларыбыз үзләренең милли киемнәре, җырлары белән тамашачыларга яңа яктан ачылдылар. Афәрин, кызлар!
-
Хади Атласи конференциясе.
14.02.2014
Гимназиябезгә быел гына килгән укытучыларыбыз төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел генә Лихачев исемендәге конференциягә балаларын әзерләгән укытучыларыбыз, Айзатуллова Әлфия Мөнир кызы, Биктаһирова Руфия Фаяз кызы һәм Сәйфуллина Ләйсән Илдар кызы, үзләренең методик темалары белән 40 нчы гимназиядә Хади Атласи исемендәге конференциядә чыгышлар ясадылар. Аларның чыгышларына нәтиҗә ясап, эшләре сертификатлар белән бүләкләнде. Укытучылар катнашкан конференциядән канәгатьләнеп һәм үзләре өчен нәтиҗәләр ясап кайттылар. Киләчәктәге эшегездә уңышлар теләп калабыз!
-
Что?Где?Когда? 13.02.2014

Поздравляем школьную команду 11В класса «План Б», участвующую в городской интеллектуальной викторине «Что? Где? Когда?». Ребята стали победителями в полуфинальной игре. Желаем успехов в финальном туре!





