Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420087, г. Казань, ул. Латышских Стрелков, д. 15 (основное здание); ул. Р.Зорге,1А (здание начальной школы) |
| Телефон: | +7(843)-298-83-35 |
| E-Mail: | G8.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №8" |
| Руководитель: | Пичугина Марина Вавиловна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 1801 обучающихся (в том числе 8 иностранных граждан) |
| У нас учат: | 96 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №8- Центр образования» Советского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Габдулла Тукай музеенда кунакта. 13.02.2014

Укучыларыбыз Габдулла Тукай музеена аның туган көненә генә түгел, музейда уздырылган төрле әдәби кичәләрдә, очрашуларда катнашырга яратып йөриләр. 13 нче февраль көнне 5-7нче сыйныф укучылары музей тарафыннан уздырылган Г.Камалның туган көненә багышланган кичәдә катнаштылар. Балалар музейдан күтәренке күңел белән кайттылар. Бу кичә аларга бик ошаган. Ә музей буйлап уздырылган экскурсия аларның хәтерләрендә булган Габдулла Тукай турында белемнәрен тагын да яңарткан. Без музейда эшләүчеләргә һәм очрашуны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбыз мондый очрашулар тагын булыр әлә дип өметләнеп кала.
-
Лыжня России 10.02.2014

9 февраля мы приняли активное участие во Всероссийской массовой лыжной гонке «Лыжня России-2014».
-
Ассоциация выпускников 08.02.2014

В субботу прошла традиционная встреча выпускников гимнази. В теплой и дружеской атмосфере выпускники -2013 передали символический корабль выпускникам 11-х классов. Вечер украсил праздничный концерт с творческими выступлениями учащихся 1-х, 3-х, 5-х, 7-х и 11-х классов.
-
КТД 07.02.2014

В нашей гимназии прошло традиционное мероприятие «Коллективно-творческое дело». В этом году мы посвятили КТД очень интересной теме- «Клуб путешественников».
Ребята, родители и классные руководители очень серьезно готовились к своим выступлениям. Писали сценарии, готовили красочные презентации, шили костюмы и репетировали, репетировали и репетировали.
Каждый классный коллектив показал себя творческой и сплоченной командой. Танцы, песни народов мира не оставили никого равнодушными. Огромное спасибо всем участникам за прекрасный праздник и возможность попутешествовать по 34 странам мира.
-
Олимпиадалар дәвам итә...
06.02.2014
Гимназиябездә фәннәр русча укытылса да, 11 нче сыйныф укучылары быел үз көчләрен татарча уздырылучы предметара олимпиадаларда сынап карарга булдылар.Физика фәненнән Габдуллин Ильназ, Гараева Энҗе; математика фәненнән Габдуллин Ильназ; химия фәненнән Алсу белән Йосыпова Динара олимпиадада катнашырга теләк белдерделәр. Алар 4,5,6 февраль көннәрендә район күләмендә уздырылган пердметара олимпиадаларда катнаштылар. Нәтиҗәләр дә озак көттермәде. Гараева Энҗе физика фәненнән шәһәркүләм олимпиадасына узды. Аны бу олимпиадага әзерләгән укытучыларына Мироненко Татьяна Оскар кызына һәм Минебаева Сөмбел Рәниф кызына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый олимпиадада киләчәктә дә катнашуыбызны дәвам итәрбез дип өметләнеп калабыз.
-
Зирәк кызларыбыз. 05.02.2014

ТНВ каналы белән элемтәбезне өзмибез. Бу каналдагы тапшыруларны укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да ярап карый. “Башваткыч” тапшыруында катнашырга теләк белдерүчеләр дә булды. Яшь укытучыларыбыз арасында иңзирәген сайлап алу да авыр булды. Ләкин зирәкләрнең зирәкләрен сайлап без 5 нче февраль көнне бу тапшыруда катнаштык. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Абдуллина Айгел Рихат кызы, Хәсәнова Айгел Минибай кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Фаязова Энҗе Таһир кызы “Башваткыч” бәйгесендә көч сынаштылар. Укытучыларыбызга көч бирергә дип, аларның дуслары, туганнары, укучылары һәм хезмәттәшләре дә тапшыруга килде.
Кызларыбыз арасында Энҗе җиңүче булды. Катнашучыларыбыз төрле кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Уңышлар сезгә, кызлар!
-
“Сүнгән йолдызлар”
05.02.2014
5 нче февраль көнне 10-11 нче сыйныф укучылары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына бардылар. Алар “Сүнгән йолдызлар” дигән спектакль карап кайттылар. Татар театрына татар рөркемендә укучылар белән бер рәттән рус төркемнәрендә укучы балалар да йөри. Әлбәттә бу күренеш безне бик сөендерә. Татар театрына карата балаларның кызыксынулары арта бара. Алар һәрвакыт театрга баруны түземсезлек белән көтеп ала, чөнки гимназиядән тыш укытучылар һәм сыйныфташлары белән аралашу алар өчен бик кызык. Театрларга йөрү балаларны тәрбияләү өчен бик уңай ысул дип күрәбез.
-
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр, 27.01.2014

Әле күптән түгел генә укучыларыбыз Г.Кариев исемендәге татар яшьләре театрында спектакльләр карап кайтканнар иде. 27нче гыйнвар көнне 6нчы сыйныф укучылары “Ничек миллионер булырга?” дигән спектакльгә бардылар. Балалар актерларның уйнауларына, декорацияләрнең матурлыгына сокланып кайттылар. Татар баллары гына түгел, башка милләт балалары да театр сәнгатенә тартыла. Алар белән әңгәмәләр уздырганда, укучыларның театр сәнгатенә, татар теленә битараф булмаулары күренә.
-
Учитель года 21.01.2014

В районе стартовал конкурс "Лучший учитель города Казани 2014". Наши учителя принимают самое активное участие в этом конкурсе. Желаем удачи Журавлевой Ольге Георгиевне и Старцевой Надежде Вячеславовне.
-
Театр – яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. 20.01.2014

Безнең гимназиянең укучылары татар театрын бик яратап карыйлар. Шуңа күрә балаларның татар театрына барулары бәйрәмгә тиң. Укучыларыбыз Г.Камал исемендәге дәүләт академия театрына, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына һәм Г.Кариев исемендәге татар яшьләре театрына еш йөриләр. Гыйнвар аенда күп кенә укучыларыбыз татар спектакльләрен карый алдылар. 20нче гыйнвар көнне 7нче сыйныф укучылары “Җиде кыз”спектаклен, 9нчы сыйныф укучылары “Башмагым”дигән спектакльне карап, канәгатьләнеп кайттылар. Икенче көнне укытучылары белән генә түгел,гимназиядәге иптәшләре белән дә фикер алыштылар. Балаларның театр сәнгатенә тартылулары безне дә бик шатландыра. Димәк, без дөрес юлда.





