МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 ( 136 ) 137 138 139 140 >>
-
Яңа ел бәйрәмнәре 27.12.2013

27 нче декабрь көнне мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме башланды. Сәгать 9 да башлангыч класслар өчен оештырылган чыршы бәйрәме бик күңелле узды.
-
"Классиклар" конкурсы 23.12.2013

4 нче класс укучылары «Классиклар» Бөтенроссия интеллектуаль конкурста катнашып сертификатларга ия булдылар. Оештыручыга, класс җитәкчесе һәм мәктәп исеменә рәхмәт хатлары да бар. Алдагы конкурсларда актив катнашуларын көтеп калабыз һәм уңышлар телибез.
-
Тамаша 18.12.2013

Яңа ел бәйрәме тантаналары башланып китте. Укучыларны беренчеләрдән булып Сарман балалар “Таңсылу” халык театры чыгышы сөендерде.
-
Яңа елга әзерлек 18.12.2013

Яңа ел уңаеннан мәктәпне, классларны бизи башладык. Мәктәп ишек алдында төрле фигуралар ясыйбыз. Барлык укучылар да бу эшләрдә актив катнаштылар.
-
Конференция 18.12.2013

18 нче декабрь көнне Иске Минзәләбаш мәктәбеннән 6 нчы класс укучысы Вафин Илмир математика елына багышланган республика күләм фәнни - гамәли конференциядә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.
-
РФ Конституциясенә 20 ел 12.12.2013

Бүген мәктәбебездә РФ Конституциясенең 20 еллыгына багышланган чаралар үткәрелде. Укучылар Конституция кабул итү процессы турында лекция тыңладылар, “РФ Конституциясенең 20 еллыгы белән” дигән презентация карадылар. Хокук һәм бурычларга кагылышлы сораулар белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сираева Таңсылу Рамилевнага мөрәҗәгать иттеләр һәм сорауларына тулы җавап алдылар.
-
Исследовательский мониторинг 10.12.2013

Сегодня, 10 декабря, в МБОУ «Старомензелябашская СОШ имени А. Тимергалина» проводился исследовательский мониторинг по математике для учеников 4 класса в форме тестирования. Все ученики 4 класса нашей школы приняли активное участие.
-
On-line тестирование 10.12.2013

Сегодня, 10 декабря, в нашей школе проводился тестирование в режиме on-line для учеников 11 класса на основании приказа МО и Н РТ от 14.11.2013 №4211/13 «О проведении тестирования обучающихся 5-11 классов общеобразовательных организаций Республики Татарстан», с целью выявления уровня предметной обученности учащихся
-
Мемориаль тактаны ачу тантанасы 05.12.2013

Бүген 5 декабрь көнне Иске Минзәләбаш авылында олы вакыйга булды. Бу авылның урта гомуми белем бирү мәктәбенә А. Тимергалин исеме бирелү уңаеннан мемориаль тактаны ачу тантанасы үтте. Аны Адлер абый Тимергалинның улы – Рөстәм Тимергалин һәм кызы Алсу Йосыпова (Тимергалина) башкарды. Тантанада бик күп кунаклар: Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Газизов Генар Янбакович, язучылар союзы мәтбугат хезмәткәре Рифат Сәләк, “Түгәрәк уен” альманахының баш редакторы Илсияр Иксанова , аның урынбасары Гөлсинә Хамидуллина, Татарстан китап нәшрияты редакторы Рәмзия Шакирова, Сарман муниципаль районы советының аппарат җитәкчесе Фәндәс Анасович Валиев, Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Габидуллин Газинур Азгатович катнашты, авыл халкы да читтә калмады. Килгән һәрбер кешегә А. Тимергалинның “Юл чатында” дигән китабы таратылды. Мемориаль тактаны ачу тантанасы мәктәп ишек алдында үтте, аннан соң Адлер Тимергалинның балалары, туганнары, каләмдәшләре, авылдашлары, аны белгән күренекле шәхесләр танылган фантаст язучы турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Барлык килгән кунакларның, авылдашларның аш табыны артында да сөйләшер сүзләре күп булды. Бу тантанада катнашкан барлык кеше үзенә рухи азык алып кайтып китте.
-
Инвалидлар декадасы 04.12.2013

Инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәбебездә эш планы кабул иттек. Шул план нигезендә төрле чаралар уздырабыз. Ярминкә уздырып, аннан кергән акча хисабына инвалид балаларга күчтәнәчләр алып бирдек







