МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-594-53-10 |
| E-Mail: | St.menz.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина" |
| Руководитель: | Гильфанова Гулия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 52 учеников и 8 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
21 нче июнь 21.06.2016

Бүген лагерьнең соңгы көне. Линейкада смена буена эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясадык, актив катнашкан укучыларны котладык, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.Иртәнге аштан соң барыбыз да “Сау бул, лагерь!” тантанасына җыелдык. Анда күңелле уеннар уйнадык. Бәйрәмгә пакетларга тутырылган кучтәнәчләр дә тараттылар. Сау бул, лагерь! Алда каникуллар дәвам итә…. У р р а!
-
20 нче июнь 20.06.2016

Бүген көн бик эссе. Иртәнге ашны ашаганнан соң, без Әүлия чишмәсенә барырга җыендык. Сөйләшә– сөйләшә җәяү бардык, барып җиткәнне сизми дә калганбыз.Чишмә урман буенда урнашкан. Аның матурлыгына сокландык . “Әүлия”не быел да яңарттканнар.Аның чишмәсенең саф, көмештәй суында бит,кулларыбызны юдык, салкын суын эчеп хозурландык.Чишмә тирәсен чистарттык, андагы агачларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык.
-
18 нче июнь 18.06.2016

Бүген бездә – Көлке көне. Иң кызык, иң шаян уенчылар ,«Лунатики» отряды укучылары иде. «Дуслык» отряды укучылары да зур осталык күрсәттеләр.
Тагын да кызыклысы «Бантиклар» бәйрәме булды. Аннары мода-шоу уздык. Укучылар һәр командадан костюмнар тәкъдим иттеләр. Беренче урынны Габдрахманов Ирек, ә икенче урынны Фәрхетдинов Ильназ алды. Ә аннары бергәләшеп дару үләннәре җыйдык . Бүгенге көнебез дә күңелле, мавыктыргыч , файдалы булып узып китте.
-
17 нче июнь 17.06.2016

Изге Рамазан аеның җомга көнендә без “Ихлас “мәчетенә бардык.Авылыбызның имам- хатибы Ашрафуллин Илдар абыйның вәгазьләрен тыңлап кайттык.
-
16 нчы июль 16.06.2016

Без бүген “сәламәтлек утравында” кунакта булдык . Сәламәтлекнең кадере, аны саклау юллары, организмга кирәкле витаминнар турында сөйләштек. Рәхәтләнеп каен җиләге ашадык.
-
15 нче июнь 15.06.2016

Бүген без – балыкчылар. Килгәндә үк кармак, җим, чиләкләребезне һәм сөзәргә дип челтәрләребезне эләктереп килдек. Безнең авылыбыз уртасыннан Минзәлә елгасы ага. Анда ниниди генә балыклар юк!Барыбыз да рәхәтләнеп балык тотып карадык.
-
14 нче июнь 14.06.2016

Бүген бездә тагын кино көне. Иртәнге аштан соң ук без “Белки в деле” дигән кино карадык. Фильм бик кызыклы булды. Аннан соң , авылыбызның күрке булган, тавыбызга менеп киттек. “Кемнең тавышы ераккарак барып җитә?” дигән конкурс оештырдык.
-
11 нче июнь 11.06.2016

Көнебезне туган ягыбызның үсемлекләр, хайваннар дөньясын өйрәнүгә багышладык. Бездә яшәүче һәм безгә җәйгелеккә генә кайтучы кошлар, бездәге хайваннар турында әңгәмә үткәрдек. Мәктәп бакчасыннан башлап , елга буйларындагы, тау башында үсүче үсемлекләрен һәм юлыбызда очраган хайваннарны күзәттек. Бездә дә үсә торган иң киң таралган үсемлекләрне билгеләдек.
-
10 нчы июнь 10.06.2016

Без бүген буа буена топольлеккә барырга җыендык . Буа шундый матурланган. Бөтен тирә-як ямь-яшел. Саф hава. Буада кондыз аударган агачлар бик күп, бакалар серләшә. Без башта буа тирәсендәге үсемлекләр белән таныштык, андагы агачларны, буа тирәсендәге куак һәм камышларны күзәттек, дару үләннәрен җыйдык, ә аннары кызыклы уеннар уйнадык.
-
9 нчы июнь 09.06.2016

Бүген бездә – “Әкиятләр утравы”көне. Иртәнге аштан соң рәхәтләнеп мультфильмнар карадык. Аннары һәр төркем әкиятләр сәхнәләштердек. Балаларның осталыгына, хыял дөньясының киңлегенә исең китәрлек иде.Аннан соң кызыклы , маҗаралы уеннар белән эстафеталар башланды Бүгенге көнебез дә күңелле, мавыктыргыч булып узып китте.







