Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Итоговое сочинение по литературе 15.04.2021

Сегодня,15 апреля 2021 года учащиеся 11 классов пишут итоговое сочинение по литературе. Итоговое сочинение является допуском к государственной итоговой аттестации.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 15.04.2021

15 нче апрель көнне "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе үтте. Анда районның 17 мәктәбе катнашты. Командалар "Юл йөрү кагыйдәләре знатоклары", "Беренче медицина ярдәме күрсәтү", "Автогородокта велосипед йөртү" номинацияләрендә көч сынаштылар.
Нәтиҗәдә, 1 нче урында- Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе, 2 нче урында- Җәлил гимназиясе, 3 нче урында- Мортыш-Тамак мәктәбе, 4 нче урында- Күтәмәле мәктәбе, 5 нче урында- М.Рәмзи исемендәге Иске Әлмәт мәктәбе командалары.
-
Хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында конкурс 14.04.2021

Сарман гимназиясендә 14 нче апрель көнне хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау отрядлары арасында конкурс булды. Конкурс отрядлярның эшчәнлеген презентацияләү, эш проектын тапшыру һәм хәрби әзерлек смотры этапларына бүленде. Нәтиҗәдә, Сарман гимназиясе отряды җиңүче дип танылды. 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбе, Кәүҗияк мәктәбе һәм Зур Нөркәй урта мәктәбе командалары конкурсның призерлары булдылар.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы 14.04.2021

14 нче апрель көнне Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә утырышы узды.
-
"Намазлык чигү" һәм "Дисбе ясау" бәйгесендә районыбыз укучылары һәм укытучылары да катнаша. 14.04.2021

"Намазлык чигү" һәм "Дисбе ясау" бәйгесендә районыбыз укучылары һәм укытучылары да катнаша.
-
"Без төрле, тик без бердәм" 13.04.2021

12 нче апрель көнне Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Без төрле, тик без бердәм" исеме астында "2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"на багышланган чара үтте. Кунаклар мәктәп буйлап экскурсиядә булдылар. Фәнни-техник, иҗат, геология, экология база мәйданчыгы, мәктәп музейлары, "Җиңү волонтерлары" командасы чыгышы, "ДеTVора" студиясе белән таныштылар. Чарага үз телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча, башка милләтләр белән үзара дус һәм тату яшәүчеләр чакырылган иде. Бәйрәм җыр- бию белән үрелеп барды.
-
Муниципальные олимпиады по русскому языку и математике среди учащихся 2, 3 классов школ Сармановского муниципального района 13.04.2021

С целью выявления и поддержки одаренных учащихся, 13-14 апреля 2021 года проходят муниципальные олимпиады по русскому языку и математике среди учащихся 2, 3 классов школ Сармановского муниципального района.
-
Хатыйп Миңнегулов белән очрашу 12.04.2021

12 нче апрель көнне Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбендә "Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала" исеме астында Хатыйп Миңнегулов белән очрашу үтте.
-
"Мәктәп волейбол лигасы" турнирының зона этабы 11.04.2021

Илексаз мәктәбенең кызлар командасы һәм 2 нче номерлы Җәлил урта мәктәбенең егетләр командасы Яр Чаллы шәһәрендә узган "Мәктәп волейбол лигасы" турнирының зона этабында катнаштылар. Егетләр командасы 3 нче урынга лаек булды. Илексаз мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады. Алар финалда катнашачаклар.
-
Тотальный диктант 10.04.2021

Тотальный диктант - добровольный бесплатный диктант для всех желающих, который проходит в один день по всему миру. Основной задачей Акции является привлечение молодёжи и населения к вопросу повышения грамотности и популяризации русского языка. Девиз Акции: писать грамотно - это модно! В этом году диктант состоялся 10 апреля. Каждый желающий смог прийти, написать диктант и проверить уровень своей грамотности.








