Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Батарейкаларны җыю буенча акция 04.06.2021

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм ҖЧҖ "Дюраселл Раша" арасында имзаланган килешү кысаларында ел саен республика территориясендә Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында файдаланылган батарейкаларны җыю буенча акция үткәрелә. Сарман муниципаль районы белем бирү учреждениеләре дә бу акциядә катнашты. Калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор "ГРИНТ" компаниясенә барлыгы 220, 303 кг батарейка тапшырылды. Иң күп батарейка җыйган укучы – Сарман урта мәктәбеннән Гөлия Хәлиуллина (17 кг), ә иң күп батарейка җыйган мәктәп – МБББУ “Сарман гимназиясе” (85,85 кг).
-
Васил Шәйхразыевның белем бирү учреждениеләренә эшлекле сәфәре 02.06.2021

Эшлекле визит белән бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сарман районына килде. Ул Ләшәү Тамак мәктәбендәге һәм Җәлил гимназиясендәге милли тәрбия, балаларга туган телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре белән кызыксынды.
-
Традицион очрашу 01.06.2021

Мәгариф бүлеге үткәрә торган традицион очрашу кысаларында 1 нче июнь көнне лаеклы ялдагы директорлар "Старт" чаңгы базасында җыелдылар. Озак еллар мәгариф өлкәсендә иңгә- иң куеп эшләгән, балаларга белем-тәрбия биргән укытучылар коллективын җитәкләгән ихтирамга лаек мәктәп җитәкчеләре - директорлар, яшьлек елларын, коллегаларын искә алдылар. Аларны котлап, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдинович матур теләкләрен җиткерде. Киләчәктә сәламәтлек, рухи байлык, күңел тынычлыгы теләде.
Очрашу бик күңелле оештырылган иде. -
Мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр. 01.06.2021

1 нче июньнән җәйге мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары үз эшләрен башлап җибәрделәр.
-
"Мин татарча укыйм!" конкурсы 26.05.2021

Бүген Ленин ял паркында Сарман "Үзәкләштерелгән китапханә" белән берлектә "Мин татарча укыйм!" конкурсы булып узды. Анда барлыгы 8 белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Барлык катнашучылар да грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Хәрби әзерлек буенча җыеннар башланды 25.05.2021

Бүген район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф укучылары һәм Сарман аграр көллияте студентлары өчен хәрби әзерлек буенча җыеннар башланды. Анда мәктәпләрдән - 78 һәм көллияттән 85 егет катнаша. Җыеннар мәгариф, хәрби комиссариат һәм ДОСААФ бүлекләре тарафыннан оештырылды. Ул 25 нче майдан 29 майга кадәр үтәчәк
-
Наши победители 24.05.2021

22 мая 2021 года в Казанском государственном аграрном университете прошел очный региональный этап Всероссийского конкурса среди учащихся общеобразовательных учреждений сельских территорий и малых городов АгроНТИ-2021. Учащиеся 10 класса МБОУ "Сармановская СОШ" Айнур Хазиев и Раиль Фаттахов стали победителями конкурса и вышли в финал (руководитель-Шайхутдинов И.А.) Поздравляем победителей очного регионального этапа конкурса и желаем удачи в финальном этапе.
-
«Татнефть» грантына ия булу 21.05.2021

МБББУ «Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” «Тарихи мирасны саклау» номинациясе буенча «Татнефть» грантына ия булды.
-
Ата-аналар комитеты җитәкчеләре өчен семинар 14.05.2021

14 нче май көнне Сарман гимназиясендә ата-аналар комитеты җитәкчеләре өчен семинар узды. Җыелышны Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Лениногорск районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең әйдәп баручы белгече-эксперт Ләйсән Мөхәммәтшина уздырды. Укучыларның туклануына бәйле мәсьәләләр каралды.
-
Җиңү көне 09.05.2021

Мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.








