Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Шаян ТВ каналында кунакта 07.09.2021

27 нче августта Арчада узган "Әдәби сабантуй"да Сарман урта мәктәбенең 1 нче класс укучысы Шафигуллина Альзана гран-прига лаек булды. Ул 7 нче сентябрь көнне Шаян ТВ каналында кунак булып кайтты
-
Бәйрәм белән! 01.09.2021

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, укучылар! Сезне 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа уңышлар, шатлык-казанышлар белән килсен.
Иң элек беренче сыйныфка керүче укучыларны котлыйм, алар өчен бу көнне якты, яңа казанышлар белән мәктәп мәшәкатьләре, җаваплы һәм җитди сынаулары булган тормыш башлануын белдереп беренче кыңгырау яңгырый. Алда сезне кызыклы дәресләр, сыйныфташлар һәм укытучылар белән озак көтелгән очрашулар, мавыктыргыч биремнәр һәм гаҗәеп ачышлар көтә.
Чыгарылыш сыйныфлар укучылары өчен һөнәр һәм киләчәк тормыш юлын сайлауда мөһим булган ел башлана. Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга бай, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм кызыклы булсын.
Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Без гомеребез буе укыйбыз, осталык һәм күнекмәләр үзләштерәбез, дөнья турында яңа белемнәр алабыз, ә боларның барысының да башлангычында мәктәп тора. Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә белеп торабыз. Мәгариф учреждениеләрендә балаларга ныклы белем белән бергә тәрбия дә үз югарылыгында бирелсен иде, дигән теләктә калам. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары белән бергә тәрбия орлыклары да тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим.
Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, яңа уку елының кайгы-хәсрәтләрсез, бары тик уңышлар белән үтүен телим.Хормэт белэн, мәгариф бүлеге җитәкчесе Идрисова Г. Я. -
Җәлил мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. 25.08.2021

Җәлил мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Иванович Поминов, районның оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнаштылар.
Киңәшмәнең пленар өлеше башланыр алдыннан кунаклар район мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары һәм сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар.
Киңәшмә "Яңа белем бирү сыйфатына максат, бурычлар аша" дигән тема астында үтте. Киңәшмәдә катнашучыларны Фәрит Мөнәвирович Хөснуллин сәламләде. Төп доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Язкаровна Идрисова чыгыш ясады. Соңыннан тырыш хезмәтләре белән уңыш казанган укытучылар һәм тәрбиячеләр, коллективлар бүләкләнде. Август конференциясе җыр һәм биюләр белән үрелеп барды -
участие в Международном инклюзивном фестивале театров и зрелищ "Джангуль" 08.08.2021

Школьное интернет-телевидение "ДеTVора" приняла участие в Международном инклюзивном фестивале театров и зрелищ "Джангуль", который проходил с 6 по 16 июля в селе Межводное Черноморского района Республики Крым. "ДеTVора" стала лауреатом 1 степени в номинации "Художественное творчество".
-
Байлар Сабасында узган картинг ярышы 07.08.2021

15 нче шәхси чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелегенә Байлар Сабасында узган картинг ярышында Солтанов Әмир 1 нче урынны алды.
-
X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасы 01.08.2021

29 нчы июльдә Алексеевск районындагы Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы сменасына укучыларыбыз ял итәргә киттеләр.
Алтынчы смена Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә уза. Анда Россиянең 20 төбәгеннән 1200 активист катнашачак.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең проектлары кысаларында балаларга һөнәр сайларга, максатлар куярга ярдәм итүче кызыклы программалар көтелә.
Укучыларыбызга күңелле яллар телибез. -
"Ялкын", "Радио "Китап", "Чаян" журналында кунакта 29.07.2021

"ДеTVора" @detvora_school интернет телевидениесе "Ялкын", "Радио "Китап", "Чаян" журналында кунакта булдылар. "Шаян ТВ" да тапшыру төшерүдә катнаштылар.
-
Расширенное заседание тематической комиссии "Географическое и экологическое образование" 22.07.2021

21 июля 2021 года учителя географии Сармановского района приняли участие на выездном расширенном заседании тематической комиссии "Географическое и экологическое образование" регионального отделения Всероссийской общественной организации "Русское географическое общество", которое проходило в г.Азнакаево.
-
Спортивное развлечение «Лето без опасностей» 22.07.2021

22 июля в МБДОУ №3 «Алёнушка», в рамках акции «Неделя безопасности дорожного движения», совместно с начальником отделения в Сармановском районе ГБУ "Безопасность дорожного движения" Ситдиковой Алсу Разиновной, было проведено спортивное развлечение «Лето без опасностей». Развлечение провела инструктор по физической культуре Жопбыева Р.М. Цель мероприятия: закрепление знаний о правилах дорожного движения, развитие физических качеств: ловкость, быстрота, выносливость. В ходе спортивного развлечения дети принимали участие в разнообразных эстафетах.
В завершение мероприятия Алсу Разиновна рассказала ребятам об опасных ситуациях, которые могут возникнуть на проезжей части дороги, к чему приводят нарушения правил дорожного движения и невнимательность на дороге. После познавательной беседы она подарила ребятам настольные игры по ПДД и пожелала им оставаться такими же внимательными к правилам дорожного движения. -
"Гөлстан" профильле сменасында ял итәләр 20.07.2021

Укучыларыбыз "Заречье" сәламәтләндерү лагереның "Гөлстан" профильле сменасында ял итәләр. Аларга күңелле яллар телибез.








