Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135
-
Юбилеең котлы булсын 09.01.2014

Резеда Раифовна!!!
55 яшь гомер чиге түгел,
Әле алда - таңнар, офыклар;
Алда көтә әле зур планнар.
Үстерәсе нәни оныклар.
Таң нурлары булып йортыгызга
Ак бәхетләр генә сибелсен.
Түп - түгәрәк булсын тормышыгыз,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
-
Хуш киләсең Яңа ел 26.12.2013

Яңа елны каршылыйбыз
Шатлыклы җырлар белән
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белән
Әйдә, Яңа ел
Шатлык белән кил
Сине каршылый
Бөтен Туган ил
-
Яңа ел маҗаралары 26.12.2013

Бүген безгә тагын бер кат
Чыршы бәйрәме килде
Һәрбер күңел бу бәйрәмне
Үзенчә сагынып көтте
Календарьда соңгы битне
Бүген ертып алабыз
Үткән елга алмаш булган
Елны көтеп калабыз
Рәхмәт, сиңа да иске ел
Матур ел булдың бит син
Синнән алган бәхет- шатлык
Гөмер буена җитсен!
-
Беренче кечкенәләрдә Яңа ел бәйрәме 25.12.2013

Бүген бездә зур бәйрәм
Бүген Яңа ел килә
Бүген күңелләр җырга
һәм биергә җилкенә
-
Уртанчылар төркемендә Яңа ел кичәсе 25.12.2013

Нинди гаҗәп
Һәр кешегә бәйрәм бүген
Бар да матур киенгән
Яңа Елда җирне бизәп,
Гүя энҗе сибелгән
Монда бит урман сафлыгы
Ылыс исе түз генә
Купшы чыршыбыз яныннан
Китәм димә тиз генә
Бүген бездә зур бәйрәм
Бүген Яңа ел килә
Бүген күңелләр җырга
Һәм биергә җилкенә
-
Яңа Елны икенче кечкенәләр каршы алды 25.12.2013

Ап-ак мамык карлар ява
Акка төреп дөньяны
Бүген безне үз янына
Яшел чыршы җыйнады
Урманнан безгә бәйрәмгә
Ямь-яшел чыршы килгән
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән
-
Үзәк ял паркында Яңа елга әзерлек барышыннан бер күренеш 17.12.2013

-
Икмәк - яшәү чыганагы 09.12.2013

Зурлар төркемендә Нигматзянова Ләйсән Әнәс кызы район мөдирләренең чираттагы утырышында ачык шөгыль күрсәтте. Тәрбияче балаларны бик актуаль булган тема: "Икмәк - яшәү чыганагы" белән таныштырды. Шөгыльдә балалар икмәкнең үсүе, аны тәрбияләү, уңыш җыю хакында. бик күп мәгьлүмәт алдылар. Икмәккә кадер - хөрмәт белән карарга өйрәнделәр.Үз осталыкларын сынап карадылар, эшчәнлек ахырында үзләре тәмле, тәмле печеньелар пешереп бер-берсен сыйладылар.
-
Серле яңгыр 08.12.2013

Беренче кечкенәләр төркемендә "Серле яңгыр" дигән темага эксперименталь эшчәнлек үз югарылыгында үтте. Тәрбиячебез Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы үткәргән бу эшчәнлектә "Серле яңгыр" ның "серен" ачыкладылар. Мультимедиа кулланып үткәрелгән бу эшчәнлектә балалар тирә-юнь белән ныгырак. якын килеп таныштылар. Эшчәнлек ахырында "Яңгыр ява" дигән темага рәсем ясадылар. Эшчәнлек файдалы һәм мавыктыргыч узды
-
ПДД дәресендә 08.12.2013

Икенче кечкенәләр төркемендә Зиатдинова Ильгизә Ильгиз кызы ПДД буенча беренче тапкыр коллегалары алдында сынау узды.Интегральләштерелгән эшчәнлеге бик матур, бай һәм күркәм булды. Алдагы эш көннәрендә дә аңа уңышлар телибез!















