Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 131 ( 132 ) 133 134 135
-
8 Март - әниләр бәйрәме 14.03.2014

6, 7 мартта безнең балалар бакчасында Әниләр бәйрәме узды. Ул бик күңелле, күркәм һәм матур булды. Барлык килгән кунаклар күтәренке кәеф белән, рәхмәтләр әйтеп кайтып киттеләр! Бәйрәм белән!!!
-
Ел тэрбиячесе - 2014 05.03.2014

28 февральдә Җәлил бистәсендә "Ел тәрбиячесе - 2014" бәйгесе узды. Анда безнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче - Зиатдинова Ильгизә Ильгизовна катнашты. Яхшы нәтиҗә күрсәтеп - "Ин яшь ел тәрбиячесе" номинациясенә лаек булды. Уңышлар сиңа, Ильгизә!
-
23 февральга багышланган бәйрәм 21.02.2014

Бүген без зурлар төркеме белән балалар бакчасында әтиләр бәйрәмен уздырдык. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле булды.Җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп, уеннар уйнап рәхәт итеп ял иттек.
-
Аҗаган 21.02.2014

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән "Аҗаган" уены уздырдык. Анда төрле эстафеталы ярышлар булды: шайба ату, чанада бер-берсен тартып йөртү, чаңгы шуу һ.б. Балалар бик теләп, сөенеп ярыштылар. Ә иң азагында Арефьева Римма Ханифовна балалага задание биреп байраклар эзләтте. Иң шәп, җитезләре Камиль һәм Резеда булып чыктылар.Афәрин!
-
Олимпия уеннары 19.02.2014

Олимпия уеннары башлану белән безнең балалар бакчасында төрле чаралар уздырылды. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту, әйләнә-тирә белән кызыксыну монда бар да бар. Чараларны оештырып бик күп хезмәт куючылар физкультура инструкторы Арефьева Римма Ханифовна, музыка җитәкчесе Фаттахова Гөлфия Фаррязовна һәм тәрбиячеләр. Олимпия уеныннан бер күренеш.
-
Лыжня 2014 17.02.2014

Ел саен уздырыла торган чаңгычылар ярышы безнең Сарманны да урап узмады. Быел 32 нче бердәм чаңгычылар ярышы булды. Ул ярышта безнең кызлар бик актив катнаштылар.
-
Тылсымлы патшалыкка сәяхәт 15.02.2014

Юл йөрү кагыйдәләре буенча безнең бакчада бик күп чаралар уздырыла. Шулар арасыннан "Тылсымлы патшалыкка сәяхәт" дигән чара иң уңышлы һәм күркәм булды. Аны мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре Гайсина В.А., Миннуллина Р.К. һәм музыка җитәкчесе Фаттахова Г.Ф. оештырдылар. Чарада Шапокляк ролен бик оста итеп Арефьева Р.Х. башкарды. Ачык чара бик матур һәм күркәм булды. Анда балалар юлдагы билгеләрнең ни өчен кирәклеген тагын бер ныгыттылар, бер-берсенә төрле киңәшләр бирделәр." Юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз!" - диеп, ДАИ хезмәткәре Алсу Разиновна, балаларга рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырды.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә җыелыш 02.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә җыелыш булып узды. Анда мәктәптән директор, завуч һәм укытучылар булдылар. 1 сыйныфта укыганда балалар нәрсә белергә тиеш, нинди күнегүләр эшләп кул мускулатурасын ныгытырга кирәклеген аңлаттылар. 8 февральдан балаларны мәктәпкә керер өчен шөгыльләнергә чакырдылар. Мәктәп белән балалар бакчасы тыгыз элемтәдә эшлиләр, шунлыктан безнең бачада тәрбиячеләр балалар белән бик күп шөгыльләнәләр: рәсем ясыйлар, оригами, констукцияләү, аппликация дәресләре алып баралар. Ә мәктәпкә керә торган төркемдә грамотага өйрәтү дәресе дә үткәрелә, анда авазлар өстендә, дәфтәрләр белән эш алып барыла. Балалар рус телен, математиканы да үзләштерәләр .Бердәм аралашып эшләгәндә генә балаларыбыз сынатмаслар дип ышанып калабыз
-
Бездә өлкән тәрбиячеләрнең район методик берләшмәсенең утырышы булды 28.01.2014

Ел саен балалар бакчаларында өлкән тәрбиячеләр җыелышып төрле өлкәләрдә белемнәре белән уртаклашалар. Быел безнең бакчада әти-әниләр белән эшне ничек оештырып алып бару турында сүз барды
-
Тәҗрибә уртаклашабыз 23.01.2014

Безнең бакчада тәҗрибә уртаклашу ул гадәти хәл. Яңа гына Флюза Рифовнаның рус теленнән ачык дәресен карадык. Уртанчылар төркеме балалары ел башыннан гына рус телен өйрәнсәләр дә белемнәре югары дәрәҗәдә.Бу тәрбияченең осталыгы, балаларга белемне дөрес итеп җиткерүен тәсвирлый.Киләчәктә дә уңышлар телибез.















