Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135
-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2014

Бу елларны ничек онытасың,
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кырлар елап калды,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше-карты барсы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
-
Төркемнәрдә җыелышлар узды 30.04.2014

28-29 апрельдә төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары узды.
-
Тукай бәйрәме 28.04.2014

Илдә кояш,
Җирдә кояш.
Тукай көне, канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне -
Безнең бәйрәм!
-
Су асты патшалыгында 11.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән куст методик берләшмәдә эшчәнлек күрсәтелде. Балалар бик яхшы, бердәм һәм тигез итеп күнегүләрне эшләделәр. Алар мавыгып эшчәнлек арасында диңгез төбендәге барлык матурлыкны күрделәр. Шул эшчәнлектән бер күренеш.
-
Котлы булсын юбилейлар 11.04.2014

Хөрмәтле Рәзилә Ахметвалеевна
Гөлфия Фарязовна!!!
Мөгаллимнең үрнәк өлгесе Сез,
Төгәл, пөхтә, күркәм, сөйкемле.
Хатын-кызның, бөтен гүзәллеген
Сезгә җыеп биргән шикелле.
Бүген Сезнең юбилейны котлап,
Без телибез олы мәхәббәт.
Сез булганда безгә һәрчак рәхәт,
Хезмәтегез өчен мең рәхмәт.
-
Сәламәтләндерә торган уеннар 11.04.2014

Римма Ханифовна зурлар төркеме белән сәламәтләндерә торган уеннар уздырды.
-
Боз озату бәйрәме 10.04.2014

Мәктәпкә әзерлек төркемендә боз озату бәйрәме булып узды.
Боз озату күңелле,
Бүген бездә зур бәйрәм!
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
-
Шәфкать туташларының һәм физкультура инструкторларының киңәшмәсе булып узды 10.04.2014

Бүген безнең бакчада шәфкатъ тутуашларының һәм физик тәрбия инструкторларының киңәшмәсе булды. Анда физкультура буенча ачык чаралар каралды һәм сәламәтлеккә багышланган чыгышлар тыңланды. КМБ җитәкчесе Әхмәтҗанова Дилә Нисбах кызы алда торган проблемаларны ничек хәл итергә кирәклеге турында сөйләде. Бу киңәшмәдә, киләчәктә дә шулай бердәм эш алып барырга кирәклегенә тагын да ныгырак инандык.
-
Нәүрәз бәйрәме уртанчыларда 04.04.2014

Безнең бакчада бик күңелле итеп Нәүрүз бәйрәмнәре уза. Бәйрәмдә уеннарны, җырларны һәм биюләрне балалар бик оста башкаралар
-
Зурлар Нәүрүз бәйрәмендә 04.04.2014

Тып -тып - тып - тып
Тамчы тама талларга,
Талларымның бөреләре
Куаныша шуңарга















