Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Исәнмесез, кошкайлар! 01.04.2016

Бүген безнең балалар бакчасында «Исәнмесез, кошкайлар!» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Табигатьнең могъҗизасы булган кошларга багышланган бәйрәм иртәсен музыка җитәкчесе Герейханова Ф.Г. һәм зурлар төркеме тәрбиячесе Насибуллина Р.Ф. әзерләделәр. Бәйрәмгә әзерлектә әти-әниләр дә зур активлык күрсәттеләр. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә ясалган кош битлеге киеп чыгыш ясады. Бәйрәм бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Ел тәрбиячесе -2016 30.03.2016

30 нчы мартта Азнакай шәһәренең "Тамчыкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Актаныш, Мөслим, Ютазы, Баулы, Сарман, Азнакай районнарының муниципаль этабында җиңүче булган 11 педагог профессиональ осталыкта көч сынашты. Һәр педагог үзенең эш тәҗрибәсен яктырткан презентациясен тәкъдим итте һәм балалар белән эшчәнлек уздырды. Сарман районыннан безнең «Лилия» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиакберова Илмира Мөзәккир кызы катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
Җырлы балачак илендә 23.03.2016

Район күләмендә уздырылган «Җырлы балачак илендә -2016» бәйгесендә безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, хореография номинациясендә зурлар төркеме 1 нче дәрәҗә Лауреаты, ә мәктәпкә әзерлек төркеме 2 нче дәрәҗә лауреаты исемен яуладылар. Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркеменнән Шамсемухаметова Камилә вокал-соло номинациясендә 3 нче дәрәҗә Лауреаты исененә лаек булды. Нәни артистларыбызны зур сәхнәдә тәүге адым ясаулары белән котлап, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез!
-
09.03.2016

Балаларны Әлмәт шәһәренең "Алина" курчак театры яңа әкият белән сөендерде.
-
Бәйрәм иртәләре 04.03.2016

-
"Яшел ут" бәйгесенә йомгак ясау 02.03.2016

Бүген “Лилия” балалар бакчасында Сарман районының балалар бакчалары арасында үткәрелгән юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча “Яшел ут” бәйгесенә йомгак ясау буенча семинар –киңәшмә узды. Киңәшмәдә районның балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләр катнашты. Киңәшмә “Лилия” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының сәламләве белән башланып китте. Зурлар төркеме балалары белән әзерләнгән “Сак булыгыз юлларда” дип исемләнгән күңел ачу иртәсе тәкъдим ителде. Соңыннан район балалар бакчалары педагогларының юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча эш тәҗрибәсе буенча чыгышлар тыңланды. Киңәшмәнең иң көтелгән өлеше – бәйгенең җиңүчеләрен атау булды. Җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов һәм юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе Алсу Ситдыйкова бүләкләделәр. Йомгаклау сүзе белән район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча өлкән белгече Альфира Һадиевна Шәрифуллина чыгыш ясады. Ул район балалар бакчаларында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча системалы, нәтиҗәле эш баруын әйтеп бәйгедә катнашкан балалар бакчаларына рәхмәтен белдерде.
-
Физик тәрбия инструкторлары һәм өлкән шәфкать туташларының куст методик берләшмә утырышы 16.02.2016

Бүген район балалар бакчаларының физик тәрбия инструкторлары һәм өлкән шәфкать туташларының "Мәктәпкәчә тәрбиянең федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп балалар бакчасында балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен саклау буенча тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру" темасы астында куст методик берләшмә утырышы узды. Балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлназ Мөсәвир кызы "Сәламәтлекнең сере" дип аталган эшчәнлек күрсәтте һәм "Гади генә" дип аталган түгәрәк эшенең эшчәнлеген тәкъдим итте.
-
Ел тәрбиячесе -2016 12.02.2016

12 нче февральда Сарман авылының 4 нче санлы "Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2016" республика бәйгесенең муниципаль туры узды. Бәйгедә Сарман районының 9 балалар бакчасыннан тәрбиячеләр катнышты. Безнең балалар бакчасыннан Галиәкберова Илмира Мөзәккир кызы катнышып бәйгенең "җиңүчесе" исемен яулады. Илмира Мөзәккир кызын зур җиңүе белән тәбриклибез һәм зона турында чыгыш ясаганда да уңышлар юлдаш булуын телибез!
-
Чаңгы юлы -2016 12.02.2016

Сарманда үткән "Чаңгы юлы-2016" массакүләм чаңгы ярышларында безнең балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Г.М.Бекмурзина катнашты.
-
29.01.2016

Бер атна дәвамында балалар бакчасы кысаларында “Ел тәрбиячесе -2016” һөнәри осталык бәйгесе узды. Өч турдан торган бәйгедә балалар бакчасының 8 педагогы көч сынашты. “Визит карточкасы”н тәкъдим итеп педагоглар үзләренең педагогик эшчәнлекләре белән таныштырды. Икенче турда педагогларның балалар белән уздырылган эшчәнлек ләре бәяләнде. Өченче тур “Мастер – класс” та педагоглар кул эшләре белән таныштырды. Балалар бакчасының “Ел тәрбиячесе” исеменә дәгъва кылучылар үзләрен заман белән бергә атлаучы оста педагог икәннәрен күрсәттеләр. Конкурсантларның һәркайсы төрле номинацияләр буенча бәяләнде: Галиакберова И.М.- “Ел тәрбиячесе”, Герейханова Ф.Г – “Педагогикада традицияләр һәм новаторлык”, Хадиева М.А.- “Балаларга мәхәббәт”, Рахимова В.М.- “ Йөрәгемне балаларга бирәм”, Бекмурзина Г.М.- “Үз эшенең остасы”, Гайнемова С.Р.- “Иҗади эшләүче педагог”, Сахбиева Р.Ф. – “Камиллеккә омтылучы педагог”, Минниязова Г.Р.- “Эзләнүче педагог” .
“Ел тәрбиячесе -2016” бәйгесенең муниципаль этабында көч сынашачак Галиакберова Ильмира Мөзәккир кызына уңышлар телибез!









