Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
25.12.2016

Хөрмәтле хезмәттәшебез Герейханова Фирдания Галәхмәтовнаның 55 яшьлек юбилее.
Фирдания Галиәхмәтовна!
Сине олы бәйрәмең –55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
-
19.12.2016

Бүген балалар бакчасында гомуми әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта материаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Р.Ф.Хазиева , ЮХИДИ инспекторы А.М.Мифтахов, балалар табибы З.Р Саликова катнаштылар.
-
19.12.2016

Кыш безнең балаларның иң яраткан ел фасылыдыр, мөгаен. Җир өстен ак кар каплап алу белән безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре үз куллары белән могҗиза ясыйлар. Балалар бакчасы мәйданчыгы кардан әвәләнгән мультфильм һәм әкият геройлары белән бизәлә. Балаларыбыз бу кар сыннарын күреп бик сөенәләр .
-
08.12.2016

Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Г.Н.Шамигулова ачык эшчәнлек уздырды. Гөлназ Наиловна балаларны төрле кызыклы тәҗрибәләр ярдәмендә суның сыйфатлары белән таныштырды.
-
08.12.2016

Уртанчылар төркемендә ачык эшчәнлек узды. Тәрбияче Р.Ф.Сахбиева балаларны татар халкының милли киемнәре белән баныштырды.
-
08.12.2016

Казан шәһәрендә "Сайяр" театраль фестиваль -бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Татарсан Республикасының 42 муниципаль районыннан 200 дән артык белем бирү учреждениесенең балалар театр коллективлары катнашты. Безнең балалар бакчасы бәйгенең "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче булды.
-
05.12.2016

Бүген уртанчылар төркемендә рус теле тәрбиячесе Л.К.Низамова ачык эшчәнлек уздырды.
-
01.12.2016

Бүген балалар бакчасына Нефтекамск шәһәреннән “Тылсымлы шләпә” курчак театры килде.
-
Ел тәрбиячесе-2017 30.11.2016

Бүген Җәлил бистәсенең 7 нче санлы «Ләйсән» балалар бакчасында Сарман муниципаль районы буенча «Ел тәрбиячесе -2017» һөнәри осталык бәйгесе узды. Район балалар бакчаларының 11 тәрбиячесе көч сынашты. Бәйгедә безнең «Лилия » балалар бакчасыннан Гайнемова Сирина Ринатовна катнашып «Иҗади тәрбияче » номинациясендә җиңү яулады. Сирина Ринатовнаны котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!!!
-
29.11.2016

Сәләтле балаларны ачу һәм аларның иҗади потенциалын үстерү, шулай ук татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары редакцияләре белән берлектә «Сәйяр» театраль фестиваль-бәйге игълан иткән иде. Безнең “Лилия” балалар бакчасы бәйгенең муниципаль этабында җинеп, зона этабында катнаша. Шул уңайдан балалар бакчасына жюри әгъзалары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Чулпан Галәвиева һәм “Салават күпере” журналының баш мөхәррире Зилә Яз килде. Хөкемдарлар игътибарына Г.Сутеевның балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әзерләнгән “Гөмбә астында” экияте тәкъдим ителде. Әкиятне балалар бакчасының музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханова сәхнәләштерде. Жюри әгъзалары нәни артистларыбызның уйнавын һәм музыка җитәкчесе Фирдания Гәрәйханованың эшен югары бәяләделәр.









