Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77
-
Җырлы балачак илендә 21.03.2014

"Җырлы балачак илендә" бәйгесендә "Лилия" балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары уңышлы чыгыш ясадылар һәм район мәдәният бүлегенең грамоталары белән бүләкләнделәр. Балаларыбызны тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгулары белән тәбриклибез.
-
"Ел тәрбиячесе-2014" 18.03.2014

18 нче март көнне Зәй шәһәренең "Уймак кыз" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе -2014" Республика бәйгесенең зона туры узды. Бәйгедә Түбән Кама, Мамадыш, Сарман, Зәй, Алабуга районнарының муниципаль турында җиңүче булган 15 педагог катнашты. Һәр педагог үзенең педагогик эш тәҗрибәсен яктырткан презентациясен,балалар белән шөгыленең бер өлешен һәм "XXI нче гасыр тәрбиячесенең миссиясе" дип исемләнгән эссе тәкъдим итте. Безнең "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячесе Ихсанова Раушания Мөдәрис кызы әлеге бәйгедә катнашып уңышлы чыгыш ясады. Хезмәттәшебезне унышлары белән котлыйбыз!
-
"Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт." 12.03.2014

12 нче март көнне Сарман кинотеатрында "Хатын-кыз. Яз. Мәхәббәт." дип исемләнгән бәйге-тамаша узды. Безнең "Лилия" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Герейханова Фирдания Гәлиәхмәт кызы әлеге бәйгедә катнашып "Тамашачы мәхәббәтен яулаган" номинациясенә лаек булды.
-
C 8 марта 06.03.2014

-
Ел тәрбиячесе -2014 28.02.2014

28 нче февраль көнне "Ел тәрбиячесе -2014" республика бәйгесенең район туры узды. Бәйгедә Сарман районының 10 балалар бакчасыннан педагоглар катнашты. Безнең "Лилия" балалар бакчасыннан Ихсанова Раушания Мөдәрис кызы катнашып бәйгенең зона турына узды. Чын күнелдән аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Шәп егет" 25.02.2014

Район мэдэният йортында уздырылган "Шэп егет" - сэлэтле балаларнын Iнче район бэйгесендэ бакчабыздан 3 малай катнашты: Шамсемухаметов Рузиль ( зурлар торкеме), Усманов Райнур хэм Валиев Илгиз ( мэктэпкэ эзерлек торкеме) . Балалар жыр, бию,нэфис суз буенча осталыкларын курсэттелэр; тэмле сузлэр "яудырдылар", ускэч кем булырга телэулэрен ачып салдылар. Алар барысы да торле номинациялэр буенча жинеп чыктылар хэм мэдэният булегенен Дипломнары белэн булэклэнделэр. Унышлар сезгэ, унган егетлэребез!
-
Ватанны саклаучылар коне унаеннан балалар бакчасында бэйрэм иртэлэре узды. 19.02.2014

Кем генэ узенен Туган жирен яратмый икэн! Ерак басуларга барып тоташкан иген кырлары, юл буена тезелеп ускэн каен кызлары, саф сулы чишмэлэре- хэрберебезнен кунеленэ бик якын, кадерле.Куклэребез хэрвакыт аяз, тоннэребез тыныч, таннарыбыз кояшлы булсын очен илебез чиклэрен солдат абыйларыбыз саклый.
-
Олимпия уеннары 18.02.2014

XXII нче кышкы Олимпия уеннары барган көннәрдә "Лилия" балалар бакчасында да Олимпия уеннары узды. Уенда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары ярышты. Ярышлар барышында балалар беренче Олимпия уеннарының барлыкка килүе, олимпия уеннарының символлары, олимпия боҗралары төсләренең мәгънәсе турында да мәгълүмат алдылар. Яшь олимпиячылар чын спортив характер күрсәттеләр. Һәрберсе җитезлеген, тизлеген, кыюлыгын, гомумән, нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтергә тырышты. Ярышлар бик күңелле һәм кызыклы үтте. Ә ярышлар азагында балалар "алтын" һәм "көмеш" медальләр белән бүләкләнделәр.
-
Чаңгы юлы -2014 16.02.2014

Буген Сарманда " Россиянен Чангы юллары -2014" ярышлары булып узды.Бу ярышларда безнен бакча коллективы да актив катнашты.
-
Буген балалар бакчасында "Җәлилдән безгә бүләк" дип исемлэнгэн эдэби-тематик кичэ узды. 14.02.2014

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!









