Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 31 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Внимание! Открыта «горячая линия» по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ
30.10.2026
С 21 сентября по 02 октября 2026 года начинает работу Российская горячая линия по вопросам профилактики гриппа и ОРВИ. Сотрудники службы готовы ответить на все вопросы, связанные с мерами профилактики гриппа и ОРВИ. Телефон Единого Консультационного Центра Роспотребнадзора 8 800 555 49 43. За консультацией также можно обратиться в Управление Роспотребнадзора по Республике Татарстан по телефону 8 (843) 222 84 31 с 9-00 до 12-00 и с 12-45 до 18-00 (пт. – до 16.45) ежедневно в рабочие дни.
-
Халыкара пешекчеләр көне 20.10.2026

20 октябрь-Халыкара пешекчеләр көне!
Хөрмәтле Миләүшә Рәшит кызы! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә авыр эшегездә зур уңышлар теләп калабыз
.Безнең пешерүче апаГел көлеп кенә тора.
Ашыннан да тәмле исләр
Бөркелеп кенә тора.
Бигрәк уңган безнең апа
Йөгереп кенә йөри.
Тәмле боткалар пешерә.
Һәркемнең көен көйли.
Кемдер ботканы яратмый
Кемдер- борчаклы ашны.
Апа әйтә: боткалар ди-
Яхшы эшләтә башны.
”Тәмле котлет” булган көнне
Шатлык сыймый эчемә.
Мактый-мактый сыйланабыз
Булсак та бик кечкенә.
Коймак пешергән көнне
Түземем бетә инде
“Шөгыльдә” дә гамем калмый
Эх, шул коймакның исее.
Ә мин яратам кисель
Тәмле-тәмле компотлар.
Куллары алтын апаның
Во! Ул пешергән тортлар!
Ә мин яратам пылау!
Булсын иде бер олау.
Дөгесе таралып тора
Майлары агып тора.
Әнием дим, безнең пылау
Бөтенләй мондый түгел-
Пешерә белмәсәң әнә
Безнең ападан сора.
Дустым борщ ярата
Ә мин балык котлетын.
Дустым токмач бик ярата
Мин-йомырка омлетын.
Итле ризыклар яратам.
Тәмле ежик,котлетлар.
Көн дә шулай ашар идек-
Во безнең аппетитлар!
Апага рәхәт түгелдер
Гел аяк өстендә бит
Барсын өлгертергә кирәк
Тәмле ашасыннар дип
Апабыз бер дә зарланмый
Яратып эшли эшен.
Без аңа рәхмәт укыйбыз
Тәмле пешергән өчен.
Рәхмәт сезгә пешекче апалар!
Нәниләрне сыйлау саваплы эш!
Аяк-кулларыгыз сызламасын!
Алла бабай сезне зурласын!
Автор:Нигматова Гөлнәзирә Хурматуловна -
Икмәкнең кадерен белик 14.10.2026

"Ипи кадере" дип аталган атналыгыбызда балалар белән бергә, өстәлгә ипи килгәнче күпме юл уткәнен, күпме көч кирәк икәнен белдек,төрле сорауларга җавап эзләдек.
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә-
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында,
Булдырам мин барын да. -
Всероссийский открытый урок культуры безопасности 08.10.2026

В современных условиях вопросы безопасности детей выходят на первый план. В нашем детском саду прошли учения, посвящённые действиям при угрозе атаки беспилотных летательных аппаратов (БПЛА).
Цель учений
- Научить детей и сотрудников правильно реагировать на сигнал тревоги.
- Отработать алгоритм эвакуации в безопасное место.
- Сформировать у детей чувство уверенности и спокойствия в экстренной ситуации.
Как проходили учения
Воспитатели в доступной форме объяснили малышам, что делать, если прозвучит сигнал тревоги. Дети учились быстро и организованно покидать игровую комнату, следуя за воспитателем. Особое внимание уделялось спокойствию: никаких криков и паники, только чёткие действия.
Важные правила
1. Слушать воспитателя — он знает, что делать.
2. Не прятаться под окнами — это опасно.
3. Двигаться быстро, но без паники — держаться за руки.
4. В укрытии — соблюдать тишину и ждать дальнейших указаний.
Безопасность — это не только стены и заборы, но и знания, которые спасают жизнь. Мы учим детей быть внимательными, спокойными и уверенными в любой ситуации. -
"Яшәгез Сез мәңге яшь булып!" 03.10.2026

Бакчабызда Өлкәннәр көне уңаеннан "Яшәгез Сез мәңге яшь булып "исемле бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмне бакчабыз мөдире Кадирова Гөлназ Гаяз кызы матур теләкләр белән башлап жибәрде. Балалар матур җырлар, биюләр биеделәр. Яшь чакларны искә төшереп татар халык уены "Йөзек салыш" уйнадык .Бәйрамне әби -бабайларыбыз оныклары белән бергә татар халык биюен биеп тәмамладык.
-
"Игътибар - балалар" 24.09.2026

“Игътибар - балалар!” акциясе кысаларында
балалар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен исебезгә төшердек. Юл кырыендагы юл билгеләрен танып әйттек.Әлеге акциянең максаты - юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау, балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау. -
Алтын көз! 22.09.2026

Исәнме алтын Көз!!!
Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Урман кырларга
Килде матур көз.
Җәй үтте диеп
Үкенмибез без.
Ни арада җәй үткән
Алтын көз килеп җиткән,
Җимешлэр өлгергәч бакча
Бигрәк тә матур икән. -
Ата-аналар җыелышы 15.09.2026

15нче сентябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Жыелышыбызны бакчабыз мөдире Кадирова Гөлназ Гаяз кызы үзенең чыгышы белән башлап җибәрде.
Тәрбияче Рахимуллина Резеда Резван кызы чыгыш ясады һәм әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
. Киләсе елга мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә үзенең киңәшләрен бирде.
Музыка җитәкчесе Галимҗанова Алинә Адил кызы ата- аналар һәм балалар белән музыкаль ритмик хәрәкәтләр эшләделәр. -
Туган җирем - Татарстан 10.09.2026

Туган җирем-Татарстан! Балаларыбыз белән бергә Татарстан дәүләтчәнлеге турында белемнәрне киңәйттек.Татарстан әләме, герб, тарихи урыннары белән таныштык.
Тормышның нигезе – матурлык,
Татулык, бердәмлек һәм Ватан.
Гөлбакчадай ямьле туган илем,
Изге җирем минем -Татарстан! -
Алмалар коела 02.09.2026

Кай ара җылы җил
Көньякка йөгерде?
Бакчага көз керде.
Алмалар өлгерде,
Тәмле ис урамның
Буеннан-буена.
Тыпылдап бакчада,
Алмалар коела.
Алмалар татлылар,
Тышы ал, эче бал.
Ниндиен телисең,
Шундыен сайлап ал.






