Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 31 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Яңалыклар
Халыкара пешекчеләр көне
Опубликовано: 20.10.202620 октябрь-Халыкара пешекчеләр көне!
Хөрмәтле Миләүшә Рәшит кызы! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә авыр эшегездә зур уңышлар теләп калабыз
.Безнең пешерүче апа
Гел көлеп кенә тора.
Ашыннан да тәмле исләр
Бөркелеп кенә тора.
Бигрәк уңган безнең апа
Йөгереп кенә йөри.
Тәмле боткалар пешерә.
Һәркемнең көен көйли.
Кемдер ботканы яратмый
Кемдер- борчаклы ашны.
Апа әйтә: боткалар ди-
Яхшы эшләтә башны.
”Тәмле котлет” булган көнне
Шатлык сыймый эчемә.
Мактый-мактый сыйланабыз
Булсак та бик кечкенә.
Коймак пешергән көнне
Түземем бетә инде
“Шөгыльдә” дә гамем калмый
Эх, шул коймакның исее.
Ә мин яратам кисель
Тәмле-тәмле компотлар.
Куллары алтын апаның
Во! Ул пешергән тортлар!
Ә мин яратам пылау!
Булсын иде бер олау.
Дөгесе таралып тора
Майлары агып тора.
Әнием дим, безнең пылау
Бөтенләй мондый түгел-
Пешерә белмәсәң әнә
Безнең ападан сора.
Дустым борщ ярата
Ә мин балык котлетын.
Дустым токмач бик ярата
Мин-йомырка омлетын.
Итле ризыклар яратам.
Тәмле ежик,котлетлар.
Көн дә шулай ашар идек-
Во безнең аппетитлар!
Апага рәхәт түгелдер
Гел аяк өстендә бит
Барсын өлгертергә кирәк
Тәмле ашасыннар дип
Апабыз бер дә зарланмый
Яратып эшли эшен.
Без аңа рәхмәт укыйбыз
Тәмле пешергән өчен.
Рәхмәт сезгә пешекче апалар!
Нәниләрне сыйлау саваплы эш!
Аяк-кулларыгыз сызламасын!
Алла бабай сезне зурласын!
Автор:Нигматова Гөлнәзирә Хурматуловна
К списку новостей






