Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 27 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
31 нче май көнне "Ромашка"балалар бакчасында күңелле дә,моңсу да чыгарылыш бәйрәме булып узды.Ак юллар сезгэ балалар 01.06.2025

Аларны мин сагынып эшкә киләм.
Аңлар аны мине белгәннәр.
Бала куңеле шундый йомшак була,
Шатлык учагына кумәләр.
Алар минем өч бөртегем.
Шундый шаян,шундый тырышлар.
Азалия иркә кызым
Жину яулый конкурсларда.
Жырлый,бии,рәсем ясый
Өлгерә бар жиргә дә.
Эмир минем батыр,көчле
Нечкэ кунелледэ ул,
Саклый,яклый кечкенэлэрне.
Уң кулым ул бар эштәдэ
Ильясым шаян,хыялый ул,
өйлэр төзи легалардан.
Бик акыллы,төгәл малай
Жинел эшли биргән эшләрне.
9ай гына вакыт үтсәдә
Бик якын сез минем күнелгә.
Бик яратам,яратам шул үзегезне.
Ак юллар телим сезгә! -
1 июнь балаларны яклау коне 01.06.2025

"1 июнь балаларны яклау",көне уңаеннан "Ромашка "балалар бакчасында сабантуй бәйрәме булды.Балалар төрле уеннарда катнашып,уйнап, көч сынашты.Бәйрэмебезне күңелле биюләр белән төгәлләдек.
-
Күргәзмә "Җиңүгә-80 ел" 08.05.2025

Уңган куллы әти-әнилэр белән берлектә бакчабызда"Җиңүгә 80 ел"дигән күргәзмә эшләнде.Бик зур рәхмәт сезгә!!!
-
Всемирный день охраны труда 28.04.2025

Провели беседы с детьми «Опасные предметы», «Берегись огня»
-
"Без Тукайлы Халык" 26.04.2025

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел. Балаларыбыз Габдулла Тукайның авыр балачак еллары, иҗаты белән таныштылар. "Бала белән күбәләк "шигыре сәхнәләштерелде, "Шүрәле"әкияте укылды. Әңгәмәбезне "Туган тел" җырын җырлап төгәлләдек.
-
"Җиргә бакча бүләк ит"экологик марафон. 19.04.2025

-
12 апрель- космонавтлар көне. 12.04.2025

Әле җирдә яшәсәк тә,
Күккә тарта йөрәкләр.
Гагариннар кебек кыю
Булу безнең теләкләр.
Зәңгәр күктән җем-җем итеп
Йолдызлар чакыралар,
Тиздән «Восток» корабында
Безне каршылар алар -
Балалар китабы көне. 02.04.2025

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Шушы уңайдан, Юлбат “Ромашка” балалар бакчасында балалар китабы көне билгеләп утелде. Китаплардан бай күргәзмә оештырылды.Балалар рәсемнәр ясадылар,үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр.Балалар тәрбияче апалары белән берлектә кечкенә китапчыклар ясадылар.Мәктәп китапханасенә дә кереп танышып чыктылар. Бу чара балаларга бик ошады
-
“Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы” 01.04.2025

Балаларның табигатькә тотрыклы кызыксынуын формалаштыру, шулай ук экологик белемле бала тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, бакчабызда тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы оештырылды. Балалар тәрбияче белән бергә суган, борчак, салат утырттылар. Тәрәзә төбе бакчасы ярдәмендә балалар бүлмә шартларында үсемлекләрне ничек кайгыртырга, үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, туфрак дымы кирәклеге турында яңа белемнәр алалар, танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерәләр.
-
Кошлар көне. 01.04.2025

1 апрель-Халыкара кошлар көне!Кошлар табигатънең күрке.Алардан башка тирә- ягыбыз җансыз булыр иде.Халыкара кошлар көне уңаеннан бездә кечкенәләр төркемендә"Канатлы дусларыбыз"дип аталган чара үткәрдек.Әңгәмә барышында балалар кошлар турында күбрәк белер өчен төрле биремнәрдә катнаштылар,табышмаклар чиштеләр.






