муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 ( 86 ) 87 88 89 90 >>
-
Көзге бал 20.10.2017

Бүген мәктәбебездә югары сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Укучылар җыр-биюгә, сүзгә тапкырлыкка осталыкларын күрсәттеләр.
-
Уңыш бәйрәме 19.10.2017

Бүген мәктәбебездә 1-7 нче сыйныф укучылары белән Уңыш бәйрәме үткәрелде. Укучылар үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.
-
Урман атналыгы-2017 12.10.2017

"Урман атналыгы-2017" акциясе кысаларында мәктәбебез территориясен яшелләндерү максатыннан агачлар утыртылды, өмәләр оештырылды, бакчаны кышка әзерләп калдыру эшләре башкарылды. Башлангыч класс укучылары белән "Урманнарны саклагыз", "Урман-безнең байлыгыбыз", "Урман безгә нәрсә бирә?" темаларына тәрбия дәресләре үтте.
-
Бәйрәм белән! 05.10.2017

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары. Сезне чын күңелебездән 5 октябрь - Укытучылар көне белән тәбрик итәбез!!! Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
-
1 октябрь-Өлкәннәр көне 30.09.2017

Хөрмәтле өлкәннәребез!
Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ветераннарыбызны җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.
Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да сезгә карап, сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.
Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!
-
Спонсорлар белән очрашу. 28.09.2017

Бүген мәктәптә өстәмә белем бирү түгәрәкләренә спонсорлык ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.
ОАО “Сабинское МПП ЖКХ» (Хабибуллин И.Г.) – 17500
ООО «Симет» (Талипов М.Х. ) – 12500
ИП Тимергалиев (Тимергалиев Р.Н.) – 6000
ИП Вагизов (Вагизов Н.Н.) - 2000
ИП Каримова (Каримова Г.) - 5000
ИП Гатауллин (Гатауллин А.Г.) - 5000.
Күчерелгән акчага ООО "ФРГ"дан "Оста куллар" һәм "Драма" түгәрәкләре өчен 12280 сумлык инвентарь, ИП Кудряшовтан "Судомоделирование" түгәрәге өчен 28218 сумлык инвентарьлар, ИП Усманова С.Рдан 2700 сумлык курайлар алынды.
Әлеге оешма җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә, шәхси тормышларында гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
-
Ярминкә 23.09.2017

Без бүген укучылар белән Сабада үткән "Мәгариф оешмалары" ярминкәсендә катнаштык. Укучылар көче белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кул эшләнмәләре сатылды. Әлеге ярминкәдә 10 нчы сыйныф укучылары Муллагалиева Ләйлә һәм Загриева Нәркиз катнашты.
-
Акция "Голубь мира" 21.09.2017

21 сентября в "МБОУ "Верхнесиметская СОШ" прошла акция "Голубь мира". Ученики нашей школы единовременно запустили в небо прикрепленные к воздушным шарам бумажных голубей, на которых были написаны имена погибших участников ВОВ и тружеников тыла.
-
Кросста уңышлар. 19.09.2017

19 нчы сентябрьдә районда мәктәп укучылары арасында көзге кросс булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучысы Нургалиев Айнур үз яшьтәшләре арасында 3 урынга лаек булды. Айнурны әлеге җиңүе белән котлыйбыз.
-
Открытое первенство по судомодельному спорту среди обучающихся РТ 18.09.2017

16 - 17 сентября в акватории Парка Победы г.Казани состоялось открытое первенство по судомодельному спорту среди обучающихся РТ.В первенстве команда из нашей школе приняла участие. По результатам двухдневных соревнований нашими учащимися достойно завоеваны призовые места:Загриев Фоат - 2, 3 место, Загриев Ильзат - 1 место. Руководитель: Имамиев И.И.
Поздравляем!









