муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
| E-Mail: | Svsim.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
| Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
| Год основания учреждения: | 1988 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся |
| У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Г.Каюмов исемендәге II республикакүләм фәнни-эзләнү укулары. 30.03.2018

Укучыларыбыз Гарифуллина Чулпан һәм Загриев Солтан Кукмара районында уздырылган Г.Каюмов исемендәге II республика күләм фәнни-эзлән укуларында катнаштылар. Алар бик уңышлы чыгыш ясадылар һәм Гарифуллина Ч.II дәрәҗәдәге(җит. Гарифуллина Д.Г.), Загриев Солтан III дәрәҗәдәге (җит.Маннанова Н.Р.) диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны, җитәкчеләрен чын күңелебездән уҗышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Язгы каникул 24.03.2018

26нчы мартта мәктәктәпләрдә каникуллар башлана һәм ул 3нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Язгы каникул чорында мәктәптә укучылар өчен тәрле чаралар үтәчәк, укучылар түгәрәкләрдә, консультацияләрдә шөгыльләнә алачаклар. Укучыларга файдалы һәм күңелле яллар телибез.
-
Минниханов Н.М истәлегенә шахмат ярышы 24.03.2018

Бүген, 24 март көнне Лесхоз бистәсендә РФ һәм ТР ның атказанган урманчысы Минниханов Н.М. истәлегенә шахмат ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучылары Загриев С., Загриев Ф, Галимуллин А. катнаштылар. Галимуллин Альмир үз категориясендә 3 урынга лаек булды. Альмирны һәм җитәкчесе Галимова э.С. чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Без бергә 20.03.2018

Бүген иҗат үзәге йортында укучылар "Без бергә" Республика фестиваль-конкурсының "Нәфис сүз", "Фольклор", "Театр сәнгате" номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең "Бәхетле балачак" драма коллективы А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, "Нәфис сүз"номинациясендә Загриев Ф. Ә.Еникинең "Матурлык" әсәреннән өзек белән катнашты. Укучыларыбыз үз номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясап 1 урынга лаек булдылар. Укучыларны һәм җитәкчеләре Гатауллина З.Р. котлыйбыз.
-
"Спортивная семья" 17.03.2018

Семья Ахмадуллиных заняла 3 место среди семей с мальчиками в соревнованиях спортивных семей Сабинского муниципального района РТ. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
"Дулкыннар" конкурсында безнең уңышларыбыз. 16.03.2018

14-16 нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә " Республика күләм "Дулкыннар" конкурсы үтте. Быелгы конкурс Ә.Авзалованың тууына 85 еллыкка багышланган иде. Әлеге конкурста "Нәфис сүз" номинациясендә безнең мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Загриев Фоат катнашты һәм 1 урынга лаек булды. Фоатны һәм җитәкчесе Гатауллина З.Р. чын күңелебездән әлеге уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
"Ел укытучысы-2018" бәйгесенә йомгак 16.03.2018

Бүген район мәдәният йортында "Ел укытучысы-2018" конкурсында җиңүче мәгариф хезмәткәрләрен тәрбикләү тантанасы булды. Безнең мәктәбебездән Халиуллина Р.Р. "Иң яхшы биология укытучысы" һәм Имамиев И.И."Иң яхшы музыка укытучысы" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Язгы игелек атнасы" 14.03.2018

"Язгы игелек атнасы"ның 3 нче көне "Халыкара елгалар көне" буларак билгеләп үтелде. Укучылар белән елгаларның әһәмияте, хәзерге вакыттагы экологик проблемалар турында әңгәмәләр үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучылары белән Халиуллина Р.Р. " Дөньяның гаҗәеп елгалары" исемле дәрес үткәрде.
-
"Язгы игелек атнасы" 13.03.2018

Татарстанда 2018 нче ел "Лев Николаевич Толстой" елы дип игълан ителде. "Язгы игелек атнасы"ның 2нче көне шул темега багышланып, аның китапларыннан күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучыларыбыз авыл, мәктәп китапханәләрендә булып яңа китап-журналлар белән таныштылар. Әлеге китапларны гаиләләрендә бергәләп укыдылар.
-
"Язгы игелек атнасы" 12.03.2018

Бүген мәктәбебездә "Язгы игелек атнасы-2018" акөиясе старт алды. Әлеге акция турында стенд тезеп куелды. 5-6 нчы сыйныф укучылары белән төрле милләтләр турында сбор үткәрелде.









