Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Мәскәүгә сәяхәт. 02.09.2016
Тимершык урта мәктәбенең 20 укучысы 2 укытучы җитәкчелегендә 28 нче августтан 31 нче августка кадәр Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.
Дәүләтебез тарафыннан оештырылган "Моя Россия" проекты кысаларында "Золотое кольцо" дип исемләнгән һәм үз эченә Россия Федерациясенең берничә шәһәрен берләштергән әлеге экскурсия мавыктыргыч һәм эчтәлекле булды. Мәскәү, Ярославль, Переславль, Ростов Великий, Сергиев Посад кебек шәһәрләрнең бай эчтәлекле тарихы белән таныштылар. Бөек язучыларыбыз Н.В.Гоголь, Л.Н.Толстой, А.С.Пушкин, М.Булгаков музейларына сәяхәт кылдылар, шәһәрләрнең тарихи урыннарында булдылар. Әлеге сәяхәттән үзләренең рухи һәм мәдәни дөньяларын баетып кайттылар.
Сәяхәттән алган тәэсирләр күңелләрдә озак сакланыр.
Туган илебезнең бай тарихын шушындый проектлар аша таныштырган өчен хөкүмәтебезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да мавыктыргыч экскурсияләр булыр дип көтеп калабыз.
-
“ Экстремизмга – юк!” айлыгы 02.09.2016
“Экстремизмга – юк!” айлыгы уңаеннан мәктәптә 2 сентябрь көнне сыйныф сәгатьләре узды. Укучылар белән әңгәмә барышында “терроризм “ сүзенә басым ясадылар, аңлатып үттеләр. Беслан мәктәбендә террорчылык актында һәлак булучылар искә алынды. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кушылды.
-
Белем көне белән! 01.09.2016
Сентябрь, сентябрь! Килеп тә җитте.
Алтын-сары яфрак белән бизәде көзне.
Гел бишкә генә укырга өндәде безне.
-
Сыйныф cәгатьләре 01.09.2016
Сыйныф сәгатьләре "Без Татарстан командасында" темасына багышланды. Укучылар сәламәт яшәү рәвеше Һәм ГТО юнәлеше турында файдалы мәгълүмат алдылар.
-
Шахмат ярышы 23.07.2016
Халыкара шахмат көненә багышланган район буенча шахмат ярышларында безнең мәктәп укучылары да катнашты. 23 команда арасында безнең 1-4 сыйныф укучылары командасы 3 нче урынны яулады. Бу җиңүгә Даутов Илсаф, Загидуллин Инсаф, Хазиев Камилләрнең тырышлыгы куелды. Шулай ук команданың җитәкчесе Нургаязова Гөлнара да, хатын-кыз укытучылар арасында 3 нче урынны алды. Җиңүчеләргә бик зур рәхмәт! Алга таба да уңышлар теләп калабыз.
-
"Чистый берег-2016" 16.07.2016
В деревне Тимершик прошла акция «Чистый берег-2016», в котором участвовали учителя и работники нашей школы. В ходе акции была организована работа по очистке берегов сельских речек от деревьев и растительности.
-
Безопасность на воде 07.07.2016
В связи участившимися случаями гибели детей на воде, нарушением правил безопасности, а также в целях профилактики были проведены беседы с родителями для разъяснения необходимости соблюдения детьми правил безопасности на воде и розданы памятки "Памятки для родителей".
-
Лагерьның 21 нчы көне 24.06.2016
Бүген - укучыларның лагерь белән саубуллашу көннәре. Балалар иртәнге аштан соң лагерь ябылышына багышланган концертка әзерләнә башладылар. Биюләр, җырлар, шигырьләр кабатланды.
Көндезге аш алдыннан ОБЖ укытучысы Биктимиров Альберт Гильмуллович балаларга су янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты. Су буена әти-әнидән башка барырга ярамаганлыгын кабат исләренә төшерде.
Лагерь ябылышына дип әзерләнгән концерт бик күңелле үтте. Концерттан соң тантаналы төстә лагерь флагы төшерелде.
Укучыларның җәйге ялларын исән-имин, һәвеф-хәтәрсез үткәреп, белем алырга яңа көч туплап килүләрен теләп калабыз.
-
Лагерьның 20 нче көне 23.06.2016
Бүгенге көнебез "Наркотиксыз тормыш" акциясенә карата флэшмоб белән башланып китте. Биюдән соң, шушы темага карата асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.
Иртәнге аштан соң "Техник иҗат" түгәрәге үз ишекләрен киң итеп ачып, укучыларны кабул итте. Җитәкчесе Илнур Корбанович эш кораллары, станоклар белән таныштырды. Үзенең иҗат лабороториясендәге эшләнмәләрне дә тәкъдим итте.
-
Лагерьның 19 нчы көне 22.06.2016
Лагерьның санаулы көннәре генә калып бара. Бүген аның 19 нчы көне. Балалар килүгә күңелле музыка астында иртәнге гимнастика ясадылар.
22 июнь 1941 ел... бу дата күңелгә авыр саннар булып язылган. Нәкъ менә шушы көнне фашист илбасарлары безнең илебезгә кисәтүсез бәреп кереп сугыш башлыйлар. Бу сугышта күп миллионлаган халкыбыз һәлак була һәм хәбәрсез югала.
Без дә бу көнне игътибарсыз калдырмадык. Иртәнге аштан соң үзебезнең нәни кулларыбыз белән венок ясап, аны "Алар безнең өчен һәлак булдылар" дип аталган обелискка тантаналы төстә төшереп куйдык. Үзебезнең авыл җирлегеннән сугышка китеп һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Аннан менгәч сугыш турында кино карадык.