Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Лагерьның 8 нче көне 09.06.2016
Көн арты көн үтә тора. Лагерьның 7 нче көне дә килеп җитте. Иртәнге аштан соң балалар ашкынып, кармакларын алып Мишә буена балык тотарга төшеп киттеләр. Рәхәтләнеп балык тоттылар, төрледән төрле уеннар уйнадылар.
Аннан кайткач, авылыбыз фельшеры Нуриева З.Ф. "Начар гадәтләргә "ЮК!" диген" дип исемләнәгән профилактик әңгәмә үткәрде. Балалар бтк актив катнашып утырдылар.
Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадылар
-
Лагерьның 7 нче көне 08.06.2016
Лагерьдә 7 нче көнебез музыка астында иртәнге гимнастика белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар "Хореография" түгәрәгенә җыелдылар. Өйрәнгән биюләрен искә төшерделәр, яңа биюләр дә өйрәнә башладылар.
Икенче аштан соң, "Урман табибы кабул итә" дигән уен-сәяхәткә киттелләр. География укытучысы Фазылов Р.М. үзебездә үсә торган дару үләннәре белән таныштырды, аларның файдалары турында сөйләде.
Хезмәт лагерына йөрүче укучылар Кызыл- Мишә авылында урнашкан роботлаштырылган сыер саву фермасына сәяхәт кылдылар.
Әлеге лагерьда да балаларның көннәре кызыклы һәм файдалы үтә.
-
Лагерьның 6 нчы көне 07.06.2016
Бүген балалар лагерьга бигрәк тә ашкынып килделәр. Чөнки бездә "Шаянтуй-2016" җырлы-уенлы бәйрәме булачак.
Балалар иртәнге аштан соң, гармун астында җырлап, отрядлар буйлап бирнә җыярга чыктылар. Һәрбер бала өеннән кечкенә генә бүләк алып килгән иде, шул бүләкләрен тапшырдылар, Бирнә җыюдан, һәзерге вакытта мәктәптә булган укытучылар да читтә калмадылар.
Балалар шаян җырлар җырладылар, биюләр биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Сабантуй уеннарын да яратып уйнадылар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, урындыктан шашка ташу. Шаянтуй бәйрәменнән балалар бик кәнәгать калдылар.
-
Лагерьның 5 нче көне 06.06.2016
Иртә баштан көн сүрән, яңгырлы булуга да карамастан лагерьга бөтен балалар да килделәр. Көн бик җанлы башланып китте.
Сәгать 9 дан 11 гә кадәр "Хореография" түгәрәге үз ишекләрен ачып җибәрде. Түгәрәк җитәкчесе Галимов Рүзәл төрле халык, заманча биюләрне балаларга бик теләп өйрәтте, балалар да теләп өйрәнделәр.
Көннең икенче яртысында "Начар гадәтләргә "ЮК!" диген дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде. Балалар начар гадәтләр турында сөйләштеләр.
-
Лагерьның 4 нче көне 05.06.2016
Бүген лагерьның 4 нче көне. Лагеребез үз эшен дәвам итерә. Укучыларыбыз бер төркем вожатый апалары белән "Изгеләр" чишмәсенә сәяхәт кылдылар. Чишмәнең тарихы белән таныштылар.
Ял һәм хезмәт лагерендә дә эш гөрләп бара. Балалар чын күңелдән мәктәп бакчасында эшләп, вакытларын файда белән үткәрәләр.
-
"Праздник эколят-Молодых защитников природы" 05.06.2016
Көннең икенче яртысында "Праздник эколят-Молодых защитников природы" исемле бөтенроссия экологик балалар фестивале кысаларында "Табигать һәм балачак" исемле асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Балалар асфальтка төсле акбурлар белән табигатьне саклау буенча рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрне караганнан соң комиссия түбәндәге урыннарны билгеләде: 1 урын-3 отряд, 2 урын-2 отряд, 3 урын-1 отряд. Балаларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
Лагерьның 3нче көне 03.06.2016
Менә лагерьның 3нче көне дә башланып китте. Бүген балалар лагерь ачылышына багышланган "Җәйге мозаика" дигән концерт программасы күрсәттеләр. Концерт бик матур һәм җанлы үтте. Һәрбер бала үзенең хөнәрен күрсәтте. Концерттан соң балаларга бүләкләр бирелде.
Ә хезмәт лагерына йөрүче балалар Миңгәр авылында урнашкан "Шәүкәт Биктимеров" исемендәге музейга экскурциягә бардылар. Укучылар Шәүкәт Биктимеровның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Укучылар экскурциядән бик кәнәгать кайттылар.
Көннең икенче яртысы саф һавада уеннар белән дәвам итте.
-
Лагерьның 2нче көне. 02.06.2016
Лагерь үз эшен матур гына дәвам итә. Балалар бик теләп йөриләр. Бүген, "Сәламәтлекне ничек сакларга" дигән тема астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Анда Тимершык авылы фельдшеры Нуриева З.Ф. да катнашты. Ул балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Ахырдан балаларның буйларын, авырлыкларын үлчәделәр.
Икенче иртәнге аштан соң лагерь ачылышына багышланган "Җәйге мозаика" концертына әзерлек башланды. Музыка укытучысы Галимов Р.Ф. белән балалар җырлар, биюләр өйрәнделәр, ятларга шигырьләр бүлеп бирелде.
Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 1 нче көне 01.06.2016
Тимершык урта мәктәбе базасында оештырылган "Шатлык"- ял һәм сәламәтләндерү, "Пчёлки"- ял һәм хезмәт лагерьның беренче көне бик күңелле башланып китте. Балалар төркемнәргә бүленеп үзләренә исем, девиз, җырлар сайладылар. Матур итеп стенгазета чыгардылар. Сәгать 11 дә тантаналы төстә лагерь флагын күтәрү булды. Флагны, укуда һәм спортта алдынгы урыннарда булган Мухаметзянов Раиль һәм Хазиева Диләрәләр күтәрде. Лагерь начальнигы Гиниятуллина И.И. 1 нче июнь Балаларны яклау көне белән котлады, укуларында уңышлар теләде. Көндәлек режим, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде.
Көннең икенче яртысында Тимершык авылы мәдәният йорты белән берлектә, балаларны яклау көне уңаеннан "Сабантуй" бәйрәме үткәрелде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, балалар бик кәнәгать калдылар.
-
Последний звонок-2016 год 01.06.2016
От этих минут никуда нам не деться,
И каждый из нас с этим чувством знаком.
И значит, не только лишь школьное детство
Уходит от нас вместе с первым звонком.
Как елочный праздник, кончаются сказки,
Как ленты в кино, обрываются сны.
Уже не надеясь на чьи-то подсказки,
Мы сами решать все задачи должны.
Звени же над прошлым, над настоящим,
Звени же над тем, что сберег, не сберег,
Звени же над детством моим. уходящим
Печальный, прощальный, последний звонок.
©http://pozdravkin.com/poslednij-zvonok/ot-vypusknikov-2