Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Тимершик, ул. Пионерская, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-622-28-02 |
E-Mail: | Stim.Sab@tatar.ru; timershiksaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Тимершикская СОШ" |
Руководитель: | Закиров Делюс Ридаилович |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 169 в филиале: 8 |
У нас учат: | 26 в филиале: 2 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Тимершикская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Мәктәп Думасына сайлаулар. 18.09.2016
18 сентябрь көнне 8-10 сыйныф укучылары, мәктәп Думасына Спикер сайлау өчен Тимершык авыл клубында урнашкан 2490 нчы номерлы сайлау участогына җыйналдылар. Укучылар бик оешкан төстә сайладылар.
Сайлауда 8 сыйныф укучысы Шамилова Инзилә күпчелек тавыш җыеп Спикер итеп сайланды. Инзиләне җиңүе белән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.
-
Көзге кросс 17.09.2016
17 сентябрь көнне мәктәбебездә көзге кроосс үткәрелде. Җиңүчеләргә Грамоталар, катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Мәктәп Думасына сайлауларга әзерлек башланды. 15.09.2016
18 нче сентябрь көнне үтәчәк Мәктәп Думасына сайлауларга әзерлек башланды. 8, 9а, 9б,10 нчы сыйныф укучылары, үз араларыннан Думага спикер булырга кандидатлар сайлап куйдылар.
Барыбыз да сайлауларга!
-
Варисларга кабул итү. 15.09.2016
Бүген мәктәбебездә 5 нче сыйныф укучыларын Татарстан Варислар берлеге сафларына кабул итү булды. Укучылар Варисларның законнарын, девизларын, символларын искә төшерделәр.
-
Корбан ашы. 14.09.2016
Бүген мәктәбебездә Корбан ашы үткәрелде. Авылыбызның имамы Рәмис Хаҗиров укучыларга, тәрбия гамәлләрен үз эченә алган вәгазьләр сөйләде.
Һәр көнне игелекләр кылып яшик!
-
Мәрхәмәтлелек дәресе 10.09.2016
Педагог оештыручы Гиниятуллина И.И. 5-7 сыйныфлар өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Укучылар бу чарада бик теләп катнаштылар, үз фикерләрен белдерделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы. 09.09.2016
9 сентябрь көнне гриппка каршы профилактика үткәрү максатыннан, әти-әниләр җыелышы булып үтте. Авылыбыз фельдшеры Нуриева З.Ф. грипптан саклану чаралары буенча чыгыш ясады.
-
Эвакуациягә өйрәнүләр. 08.09.2016
"Экстремизмга ЮК!" атналыгы уңаеннан мәктәбебездә эвакуация буенча өйрәнү күнегүләре булып үтте. Укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр янгын килеп чыкканда, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта нинди кагыйдәләр зарурлыгын кабатлап, янә бер тапкыр исләренә төшерделәр.
-
Юлларда сак булыгыз! 07.09.2016
Балалар куркынычсызлыгы айлыгы уңаеннан, тормыш иминлеге укытучысы Биктимиров А.Г. 1сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен аңлатты. Укучылар мәктәпкә килгәндә, кайтканда һәм башка урыннарда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирделәр.
-
Балалар куркынычсызлыгы. 05.09.2016
“Балалар куркынычсызлыгы” айлыгы дәвам итә. 5 сентябрь көнне мәктәбебездә балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Сибагатов Айгиз Әнәсович һәм юл хәрәкәте инспекциясе хезмәткәре укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләре, кич чыгу вакыты, укучылар тәртибе ныгытып аңлатылды.