Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Көрәш буенча район ярышы 27.01.2018

Бүген мәктәбебездә көрәш буенча районных иң көчле яшь спортчылары көч алыша. Көрәшчеләр, районның төрле авылларыннан килеп, үз төбәкләренең данын күтәрәләр.
-
4 сыйныфта ачык тәрбия сәгате 26.01.2018

Бүген 4 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Габдрахманова Ә.Н. белән берлектә ачык сыйныф сәгате күрсәттеләр. Чарада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган театралләштерелгән тамаша күрсәтелде һәм викторина сорауларына җавап бирү оештырылды. Тәрбия сәгате бик күңелле итеп оештырылган иде.
-
Студентлар- булачак табиблар белән очрашу 26.01.2018

Бүген 9-11 сыйныф укучылары белән Казан шәһәренең медицина университетында укучы студентлар- булачак табиблар очрашты. Студентлар укуның ни дәрәҗәдә кирәк булуы, укытучыларны хөрмәт итәргә кирәклеге һәм уку процессы ничек алып барылганы турында сөйләделәр.
-
Ш.Мәрҗәни атналыгын йомгаклау чарасы. 16.01.2018

Бүген мәктәбебездә Ш. Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан "Мәрҗәни бөеклеген аңлау өчен" дип исемләнгән кичә үткәрелде.
-
Психологик үзәктән кунаклар 15.01.2018

Бүген мәктәбебезгә психологик үзәктән кунаклар- психологлар килеп укучыларга күңелле уеннар, тест сораулары эшләтеп киттеләр. Шуның белән балаларның аң дәрәҗәсе, уй-фикерләре күренә, кемнәргә ярдәм кирәклеге ачыклана. Уеннар балаларга бик ошады.
-
"Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" 13.01.2018

Бүген мәктәбебездә "Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип исемләнгән әдәби мәйданчык үткәрелде. Чара Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулуга багышланды.
-
иртәнге линейкада 13.01.2018

Шимбә көнне, традицион рәвештә, мәктәбебездә иртәнге линейка үткәрелә. Бу атнада линейка аеручада күңелле һәм истә кала торган вакыйгаларга бай булды. Укучыларга каникул вакытында үткәрелгән спорт ярышлары: чаңгы, йөзү буенча һәм катнашкан конкурслардан грамота, дипломнар тапшырылды. 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Сөмбел 2 республика күләм грамотага ия булды. Соңыннан ГТО нормаларын тапшыру буенча алтын, көмеш һәм бронза значокларына ия булучылар тәбрикләнде.
-
Россия тарихында Ш. Мәрҗәни эшчәнлеге 12.01.2018

Бүген Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк чаралар кысаларында "Россия тарихында Ш.Мәрҗәнинең эшчәнлеге" дип исемләнгән чара үткәрелде. Кичәдә татар теле һәм әдәбияте укытучысы Мөхәммәтханова Г.М. һәм 10 сыйныф укучысы Габдрахманова С. 9-11 класс укучылары өчен чыгыш ясадылар.
-
Нинди китап укысаң- шундый кеше булырсың! 12.01.2018

Бүген 7 сыйныф укучылары өчен сыйныф җитәкчеләре Мөхәммәтханова Г.М. мәктәп китапханәсенә экскурция оештырды. Анда "Нинди китап укысаң- шундый кеше булырсың " дигән темага әнгәмә- сыйныф сәгате үткәрелде.
-
Мәрҗәниле халыктан без 11.01.2018

Бүген мәктәбебездә Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Мәрҗәниле халыктан без" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.









