Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Кояшкай" да унынчы көн 11.06.2018

Бүген лагерьда ял итүче балалар тәрбияче апалары белән берлектә психологик тренингта катнаштылар. Күңелле уеннар уйнап ял иттеләр.
-
"Кояшкай"да тугызынчы көн. 09.06.2018

Бүген лагерьда тәрбияләнүче балалар "Бәхетле балачак" дип исемләнгән флешмоб үткәрделәр.
-
"Кояшкай"да сигезенче көн 08.06.2018

Бүген "Кояшкай" лагеренда ял итүче укучылар "Шәфкатьлелек атналыгы"н башлап җибәрделәр. Күңелле уеннарда катнашып вакытны үткәрделәр, шефлык эшенә барып ялгыз әби-бабайларга ярдәм иттеләр, ә соңыннан ООО "Саба" җәмгыяте Сатыш бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар. Көн үткәне сизелми дә калды.
-
"Кояшкай" лагеренда җиденче көн 07.06.2018

Бүген "Кояшкай" лагеренда ял итүче укучылар авылыбызның алма бакчасы табигате белән хозурланып, күңелле уеннар уйнап, ял итеп кайттылар.
-
"Кояшкай"да алтынчы көн 06.06.2018

"Кояшкай" лагереның алтынчы көне җәяүле экскурсия белән истә калды. Укучылар Сабасу елгасы буена, чишмәгә һәм Саба тавына бардылар. Күңелле уеннар, уен-көлке, җыр-бию аларның юлдашы булды.
-
"Кояшкай" лагеренда бишенче көн 05.06.2018

"Кояшкай" лагереның бишенче көне Экология көненә багышланган иде. Укучылар эколог һөнәре белән таныштылар, мәктәп территориясенә экологик десант оештырдылар. Шулай ук күңелле уеннар һәм мәктәп музеена экскурсиядә булдылар.
-
"Кояшкай" лагерендә дүртенче көн 04.06.2018

Лагерьның дүртенче көне бик тә эчтәлекле булды. Укучылар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар, саф һавада уйнадылар һәм ШЗ.Зиннуров музеенда булдылар.
-
"Кояшкай" лагерендә өченче көн 03.06.2018

Лагерьның өченче көне дә күңелле уеннарга бай булды. Балалар күтәренке кәеф, бүләкләр белән таралыштылар.
-
Лагерьның икенче көне 02.06.2018

Лагерьның икенче көне күңелле вакыйгаларга бай булды. Балаларның күңелендә иң истә калган вакыйга- Сатыш мәдрәсәсенә сәяхәт булды. Укучылар элекеге чор мөхитенә күмелеп вакыт үткәнен сизми дә калдылар.
-
Бүген бездә Балаларны яклау көне! 01.06.2018

Бүген мәктәбебездә "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагеры белән "Кырмыска" хезмәт һәм ял лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Укучылар лагерь, андагы тәртип һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар һәм "Бөтендөнья балаларны яклау көне" уңаеннан оештырылган чарада катнаштылар.









