Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2018

Бүген мәктәбебездә укучылар өчен бик тә кызыклы һәм файдалы чара- афганчылар белән очрашу үткәрелде. Чарага Сатыш авыл җирлегендә яшәүче әфганчылар чакырылган иде. Алар үзләренең баштан кичкән хәлләр турында укучыларга сөйләделәр һәм сугыш афәтен күрергә язмасын дип теләделәр.
-
Әлифба белән хушлашу 15.02.2018

Бүген 1 сыйныф укучылары әти-әниләр белән берлектә "Әлифба белән хушлашу" бәйрәмен үткәрделәр. Укучылар үзләренең җырга да, биюгә дә бик оста булуларын күрсәтте, матур шигырьләр сөйләделәр. Шулай итеп алар тәүге китаплары белән хушлашты.
-
Роталар арасында баскетбол ярышлары 12.02.2018

Февраль ае- мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык дип игълан ителде. Шул исәптән укучылар 2 ротага бүленеп ярыш алып баралар. Бу атнада кызлар һәм егетләр командалары баскетбол буенча көч сынашалар.
-
Лыжня России-2018 10.02.2018

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм- чаңгы ярышы. Барлык укучылар дә урамда ярышта, кояш елмая, укучыларның кәефен дәртле музыка һәм җылы чәй дә күтәреп тора... Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Ярышлар дәвам итә 07.02.2018

Бүген хәрби-патриотик айлык кысаларында кызлар арасында противогаз кию һәм автомат сүтеп-җыю буенча ярышлар булып үтте.
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 06.02.2018

Бүген мәктәбебездә хәрби-патриотик айлык кысаларында, егетләр арасында, автомат сүтеп-җыю һәм противогаз кию буенча ярышлар булып үтте.
-
60 яшьлек юбилей 03.02.2018

Мәктәбебезне һәрвакыт җылы тотучы операторыбыз Шигабиев Наил абыйның олы юбилее- 60 яшьлек туган көне! Наил абыйны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, тигез картлык телибез. Шигабиев Наил абыйны Мәгариф идарәсе һәм Профсоюз комитеты да тәбрикләп Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
-
Интернет челтәрендә әти-әниләр җыелышы 31.01.2018

Интернет челтәрендә ата-аналар һәм укытучылар өчен кызыклы темаларга әти-әниләр җыелышлары үткәрелә. Шундый җыелышларның берсе 19 гыйнвар көнне уздырылды. Җыелышны https://ieml.ru/roditelskoe-internet-sobranie/ сылтамасы аша кереп карый аласыз.
-
Ышаныч телефоны 31.01.2018

Исегезгә төшерәбез, нинди генә авыр хәлдә калсагыз да ышаныч телефонына шалтырата аласыз! 8-800-2000-122- психологик ярдәм, 8-800-333-44-34- ышаныч телефоны.
-
"Оста куллар" 29.01.2018

Мәктәбебезнең иң гүзәл, оста куллы кызлары "Оста куллар" түгәрәген үз итеп, яратып йөриләр. Анда аларны түгәрәк җитәкчесе Гильманова Айгөл апалары төрле кул эшләре серләренә өйрәтә.









