Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
"Язгы шәфкатьлелек "атналыгы 23.04.2014

"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында укучыларыбыз шәфкатьлелек юнәлешендә эшләрен дәвам итәләр.Бишенче сыйныф укучылары үзләренә беркетелгән һәйкәл-обелискны чистартып кайттылар.
-
Котлау открыткалары ясау 23.04.2014

Бүген "Оста куллар" түгәрәгендә "Язгы шәфкатьлелек" атналыгы планы нигезендә укучыларыбыз бабаларын котлау өчен открыткалар ясау белән шөгыльләнделәр. Чөнки тиздән зур бәйрәм -9 май-Бөек Җиңү көне җитә бит .Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне!
-
"Чиста китап"операциясе
22.04.2014
Бүген мәктәп балалар думасының уку комитеты членнары китапханәче Гильманова А.Н. белән берлектә "Чиста китап" операциясе оештырдылар. Алар укучыларның рассписание нигезендә китап-дәфтәрләр йөртүләрен, аларның чисталыгын, тышланышын тикшерделәр. Кисәтүләр булмады. Шулай дәвам итик, укучылар!
-
Флешмоб үткәрделәр.
22.04.2014
"Язгы шәфкатьлелек" атналыгы кысаларында хореография түгәрәгенә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Аухадиева Н.А. белән берлектә флешмоб оештырдылар. Әлеге чарада мәктәп укучылары актив катнаштылар.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" конкурсына әзерлек 22.04.2014

23 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Сәләтле балачак - өметле киләчәк" конкурсының Хореография номинациясе буенча чыгышлар булачак. Мәктәбебезнең "Бәхетле балачак" бию төркеме дә әлеге конкурска ныклап әзерләнәләр . Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Вакытлы матбугатка язылу 22.04.2014

1 нче апрельдән 2014нче елның II яртыеллыгына матбугатка язылу башланды, шул уңайдан, безнең мәктәбебездә "Көмеш кыңгырау" газетасына язылу турында мәктәп радиосыннан белдерү ясалды. Китапханәче Гильманова А.Н. барлык укучыларны, укытучыларны һәм әти-әниләрне бу бик тә кызыклы, балаларга тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүче, һөнәрләргә кызыксыну уятучы, ныклы патриотизм хисе тәрбияләүче газетага язылырга өндәде.
-
"Иммунитетны ныгыт!" 21.04.2014

-
"Морской бой"- уен-ярыш. 18.04.2014

Бүген төгәл фәннәр атналыгы нигезендә математика укытучысы Гөлүсә Фанисовна 6 сыйныф укучылары белән "Морской бой" дип аталган уен-ярышы үткәрде. Әлеге ярышта "Архимед оныкчыклары" һәм "Бөркетләр" командасы көч сынашты. Командаларга җанатарлар өстәмә балл бирә барды.Уен 3 турда дәвам итте. Көрәш ике команданың да бертөрле очколар җыеп "дуслык" җиңүе белән тәмамланды. Уенның формасы һәм эчтәлеге укучыларны җәлеп итә алды.
-
"Тукай яши безнең йөрәкләрдә" 18.04.2014

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Шушы уңайдан китапханәче Гильманова Айгөл мәктәп радиосы аша Габдулла Тукайның мәктәп китапханәсендә булган әсәрләре турында белешмә биреп үтте. Укучыларны китапханәга чакырып калды.Тәнәфес вакытларында Габдулла Тукай шигырьләре, җырлары тыңланылды.Әлеге чара укучыларны матур әдәби китаплар укуга мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә уңышлы булды.
-
"New generation: новый взгляд" 18.04.2014










