Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
21.12.2015

Балалар Кыш бабай белән таудан шудылар, кардан ясалган спорт мәйданчыгында уйнадылар.
-
Безгә бүген Кыш бабай килде 21.12.2015

Бүген, безнең бакчабызда зур тамаша булды - безгә җигелгән атка утырып Кар Кызы белән Кыш бабай килеп балаларыбызны чыршы әйләнәсендә уйнатып киттеләр. Балаларыбыз бик рәхәтләнеп кунакларга шигырьләрен сөйләделәр, өйрәнгән җырларын башкардылар. Бу күңел ачуны "Саба дулкыннары" ТРК видеога төшерде һәм аның иҗат төркеме яңа ел уңаеннан чыгасы эфирда күрсәтеләчәк дип вәгъдә иттеләр.
-
20.12.2015

Кар сыннары әвәләү белән беррәттән, балалар белән чыршы бәйрәменә әзерлек эшләре дә бара. Тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе Мәдинә Шәүкатовна һәр төркем балалары белән "Кар бөртекләре" биюләрен, чыршы әйләнәсендәге җырларны өйрәнәләр һәм әти-әниләргә сюрприз буласы тамашаны әзерлиләр.Тиздән, тагын берничә көннән чыршыда Яңа ел утлары кабынып, бәйрәмнәр гөрләп һәм имин үтәр дип ышанып калабыз.
-
19.12.2015

Сыннар ясыйбыз хыялланып.
-
12.12.2015

Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү, балаларның фикерләү сәләтен үстерү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, ишетеп аңлау, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, табигатькә сакчыл караш , туган телбездә матур сөйләшергә омтылыш тәрбияләү,кошларга ярдәм итү кирәклеген аңлату максатыннан балаларга бу атнаны бездә кошлаучы кошлар турында сөйләдек, күрсәтек, аңлаттык. Балалар бик теләп кошларга җимлекләр дә әзерләделәр, үзебезнең биләмәдәге агач, чыршыларга элделеәр аларны. Фоторәсемдә зурлар төркеме балалары җимлекләрен элергә әзерләнәләр.
-
10.12.2015

Нәниләребезне тирә-юнь белән таныштырып, кызыксынучанлыкларын арттыру, ана теленә мәхәббәт тәрбияләү эшен дәвам итеп, бүген иң кечкенәләр төркеме балалары бердәм эшчәнлектә курчак театры "Шалкан" әкиятен карадылар. Тәрбиячеләре Шагиева Ләйлә Раилевна.
-
логопед эшчәнлеге 09.12.2015

Бакчабыз ачылганнан бирле, биредә балалар белән логопед - Эльвира Раисовна эшли. Бу эшчәнлек өчен махсус бүлмә һәм шартлар, җиһазлар булдырылган. Эльвира Раисовна 4-6 яшьлек балалар белән шөгыльләнә, әти-әниләр белән дә даими консультацияләр үткәрә. Баланы дөрес итеп сөйләшергә, авазларны кимчелексез әйтергә өйрәтү, аның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә булган җитешсезлекләрне вакытында төзәтү – ата-ананың да, мөгаллимнәрнең дә мөһим бурычы. Чөнки сөйләм теленең дөрес формалашмавы бала өчен күп кыенлыклар тудыра. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, сабый үз фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп башкаларга җиткерә алмый. Мәктәп яшендә исә кыенлыклар арта гына: уку-язу күнекмәләре авырлык белән үзләштерелә, дуслары арасында үзен ким итеп тоя башлый һ.б. Әлеге кимчелекләр үзеннән-үзе юкка чыкмый, аларны киметү яки бетерү өчен махсус белгечләрнең – укытучы-логопедларның ярдәме кирәк.Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әгәр әти-әниләр вакытында сизеп алып, баланы белгеч янына алып килсәләр һәм максатчан эшләсәләр, кимчелекләрнең күпчелеген бетереп һәм төзәтеп була. Билгеле, бу эш вакыт һәм түземлек сорый. Логопедның турыдан-туры максаты – сөйләм телендә булган кимчелекләрне төзәтү, барлык авазларның да дөрес әйтелешенә ирешү, сүз байлыгын арттыру, грамматик категорияләрне дөрес кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерү, укудагы һәм язудагы кимчелекләрне булдырмау яки коррекцияләү. Ләкин бер генә логопед та үз эшендә болар белән генә чикләнә алмый: ул комплекслы эш алып бара. Тел, сөйләм формалаштыру белән беррәттән, баланың хәтер күнекмәләрен, игътибарын, фикерләү һәм иҗади сәләтен, моторикасын үстерү өстендә даими эшли. Моннан тыш, логопед төзәтүгә авыр бирелә торган тотлыгу һәм дизартрия кебек диагнозлы балаларга артикуляция органнарына махсус массаж да ясый.
-
08.12.2015

"Бездә кышлаучы кошлар" темасы астында үтүче атна дәвамында балалар бик тырышып кышлаучы кошлар турында төрлечә өйрәнәләр. Әвәләүдә, рәсемдә, һәм башка бердәм эшчәнлекләрдә, режим вакытларында кошларга карата шигырләр өйрәнәләр, проектор ярдәмендә һәм саф һавага чыккач кошларны күзәтәләр, бер-берсеннән аермалы якларын табарга тырышалар.
Песнәк (Д. Гарифуллин)
Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.
-
Педагогик киңәшмә 06.12.2015

4 нче ноябрь көнне тәрбиячеләр "ФДБС ның өлкәләрен интегралләштерү һәм аны тормышка ашыру" темасы астында үтүче педагогик киңәшмәгә җыелды. Федераль таләпләр буенча, балалар бакчасында тәрбиячеләр, иң беренче, баланы ШӘХЕС итеп тәрбияләргә, аның индивидуаль үзенчәлекләрен искә алырга, кызыксынучанлык, хисси, иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерергә, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мохит тудырырга, аңа күнекмәләр бирергә, эшкә өйрәтергә тиеш. Аннан соң гына балаларга белем бирү өстендә эшләргә дигән аңлатмалар тора. Шушы таләпләрне тормышка ашыру өчен бала иң элек үз фикерен булдырырга һәм аны курыкмыйча дөрес, аңлаешлы сөйләм белән әйтеп бирә белергә тиеш. Балаларны кечкенәдән үк үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү-бүгенге көннең иң мөһим бурычы. Шуларны истә тотып, киңәшмәдә өлкән тәрбияче һәм тәрбиячеләр Низамиева Рәзилә Вазиховна, Шигиева Ләйлә Раилевна, Гиззатуллина Айсинә Айратовна ФДБС таләпләре һәм аны тормышка ашыру турында чыгышлар ясадылар. Соңыннан, бакча мөдире Флюзия Рафаиловна педагоглар алдында куелган бурычларны тагын бер кат ассызыклап үтте. Киңәшмәдә шулай ук, тәрбиячеләр яңа ел каршылауга юнәлдерелгән эшләр, чаралар турында фикер алыштылар.
-
Тематик күзәтү 04.12.2015

30 ноябрь - 4 декабрь көннәрендә, еллык планга нигезләнеп, зурлар төркемендә тематик күзәтү оештырылды. Атна дәвамында төркемдә бердәм эшчәнлекләр, режим вакытлары күзәтелде.











