Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Без 3 нче урында! 28.12.2015

Байлар Сабасында ел дәвамында көтелеп алган Кыш бабайлар парады бик күңелле булды. Әлбәттә, бу чарада Сабаның һәр оешмасы, учрежденияләре, авыл җирлекләре һәм дә олысы да, кечесе дә сөенеп катнашалар. Без дә, барлык коллектив бергәләп алдан ук берничә көн әзерләнеп, махсус атрибутлар ясап чыктык. Чарада тәрбиячеләр дә , кече тәрбиячеләләр дә, пешекчеләр, барлык хезмәткәрләр календарь буенча ел билгеләре булып һәм маскарад костюмнарын киеп чыктылар. Районыбыз җитәкчеләре дә, жюри хезмәтебезне югары бәяләп 3 нче урынга чыгарды. Шулай безне зурлаганнары өчен район җитәкчелегенә олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Коллектив кызларын җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә тагын да матур эшләр белән куанырбыз дигән теләктә калабыз.
-
Чыршы-чыршы без сине, сагынып көттек ел буе! 27.12.2015

Бүген, бакчабызда кыш айларына кергәннән бирле көтеп алган чыршы бәйрәмнәре гөрләп үтте. Иртәнге якта ук иң кечкенәләр матур маскарад костюмнарын киеп залда Кыш бабай белән очраштылар.Бер-бер артлы 5 төркем балалары өйрәнгән җырларын, биюләрен, шигырьләрен башкарып чыршы бәйрәмен бизәделәр. Нәниләр һәм ике 1нче төркем балаларының яңа ел тамашасы төрле уеннар, кар бөртекләре, куяннар биюләре әкияти маҗаралар белән үрелеп барды.
-
27.12.2015

Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар-зурлар төркемнәре балалары чын әкияти маҗараларны үтеп югалган Кыш бабайны эзләделәр. Балалар юлларында очраган Кыш патшасының биремнәрен үтәделәр, Кызыл калфакка ярдәм иттеләр, чегән кызының сынауларын үттеләр һәм башка маҗараларны җыр биюләр белән бәйрәмдә күңел ачтылар. Ә тамаша азыгында Кыш бабай һәр балага бүләкләрен өләште, әти-әниләр махсус әзерләнгән урында фотога төштеләр.
-
26.12.2015

Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле - ул "Кыш бабайлар фабрикасы" бәйгесенә йомгак ясалып, әти-әниләргә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшыру булды. Без әти-әниләребезгә зур тырышлык һәм фантазияләре өчен олы рәхмәтләребезне әйтәбез. Киләчәктә дә балаларыбыз исән-сау булып шулай бергәләп аларның үсуенә куанып эшләргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Бәйгегә нәтиҗәләр ясалды 25.12.2015

Алдан язганыбызча, бакчабызда яңа ел уңаеннан " Кыш бабай фабрикасы"("Фабрика Деда Мороза") дигән кул эшләре бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурс шартлары нигезендә, әти-әниләр балалары белән эшләгән яңа ел символлары - уенчыклар, төрле ысуллар белән эшләнгән чыршылар, композияцияләр тәкъдим итәргә һәм төркемнәр төрлечә бизәлергә тиеш иде. Һәр төркем бик җаваплы килеп, актив булды һәм әкияти ил ясарга омтылды. Әлбәттә, әлеге конкурста әти-әниләребез белән балалар да бик актив булдылар. Ә нәтиҗәләр исә, бакчабызның әти-әниләр комитеты ярдәмендә ясалды: һәр композиция каралды, төркемнәр күзәтелде, бер хезмәт тә игътибарсыз калмады. Бәйгенең җиңүчеләрен әти-әниләбезгә 27 нче декабрь көнне чыршы бәйрәмнәрендә игълан итәчәкбез. Барлык әти-әниләребезгә дә олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм алда дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Конкурс "Фабрика Деда Мороза" 25.12.2015

На кануне нового года в нашем детском саду был объявлен конкурс новогодних поделок на тему: "Фабрика Деда Мороза". Представляем вашему вниманию наши замечательные поделки, изготовленные нашими воспитанниками и их родителями. В данном конкурсе приняло огромное количество участников, творческие работы очень красивые, эксклюзивные и чувствуется родители подошли к этой затее ответсвенно. Представляю вашему вниманию шедевры наших участников конкурса. Как жаль, что невозможно вместить на одном фото всё изобилие этой выставки.
-
Профсоюз котлавы 25.12.2015

Яңа ел каршылауның тагын бер күңелле мизгеле - ул бүләкләр алу. Кичә, профсоюз комитеты коллективны якынлашып килүче 2016 нчы ел белән тәбрикләп, яңа ел күчтәнәчләрен өләште. Эш сәгатьләрендә бәйрәм рухын өстәп, бакчабызның профсоюз комитеты рәисе Гүзәл Нигмәтҗанова, бакчабыз мөдире Флюзия Рафаиловна колективка иң изге теләкләрен җиткерделәр, яңа елга уңышлар теләделәр.
-
Хөрмәтле әти-әниләр! 24.12.2015

Чыршы бәйрәменә рәхим итегез!
Чыршы бәйрәменә рәхим итегез!
Иң кечкенәләр төркеме - 8.30 - 9.00 сәг. (Шагиева Л.Р., Исламова Р.Р.)
Беренче кечкенәләр төркеме - 9.00 - 10.00 сәг. (Хуснуллина М.А., Валиева Г.М.)Беренче кечкенәләр төркеме - 10.00 - 11.00 сәг. (Багавиева Г.Р., Валиева Г.М.)Икенче кечкенәләр төркеме - 11.00 - 12.00 сәг. (Гиззатуллина А.А., Ахметшина А.Г.)Уртанчылар - зурлар төркеме - 12.00 - 13.00 сәг. (Низамиева Р.В., Ахметшина А.Г.) -
23.12.2015

Бүген, безнең балаларыбыз өйләренә яңа ел бүләкләре белән кайтып киттеләр. Әлеге көтелгән мизгелне күңелле тамашага әйләндереп, күчтәнәчләрне тәүге килуче елның символы Маймыл өләште. Балаларыбыз кунакка шигырьләрен сөйләделәр, бергәләп фотоларга төштеләр.
САГЫНЫШТЫК ИНДЕ КӨТЕП,
ТИЗРӘК КИЛЧЕ ЯҢА ЕЛ!
ЯҢА ҖЫРЛАР ДА ӨЙРӘНДЕК,
ХУШ КИЛӘСЕҢ ЯҢА ЕЛ!
-
23.12.2015

Яңа ел каршылау барыбызның да яраткан һәм көтеп алган бәйрәмедер. Бәйрәмнең күңеллелеге дә аңа әзерлек эшләре алып баруыда: чыршылар бизәлә, аңа уенчыклар ясала, бүлмәләр, өйләр бизәлә,кардан сыннар әвәләнә. Без дә, балалар бакчаларындагы традицияне дәвам итеп әти-әниләр һәм балалар куллары белән эшләнгән "Кыш бабайның уенчыклар фабрикасы" дип исемләнгән күргәзмә һәм төркемнәрне бизәү буенча бәйге оештырдык. Һәр төркем балалары, тәрбиячеләре, әти-әниләре бәйгедә бик актив катнашалар, әлегә кадәр кул эшләре алып киләләр. Бәйгенең нәтиҗәләрен без чыршы бәйрәмнәрендә игълан итәчәкбез.











