Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Вахитова, д. 24 |
| Телефон: | 8(84362)22320 |
| E-Mail: | Dsad6.Balachak@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №6 "Балачак" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 116 |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 6 «Балачак» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Төркемнәрдә әти-әниләр җыелышлары дәвам итә 12.02.2016

Әти-әниләр җыелышына һәр төркем ачык шөгыльләр әзерләде. Ясле һәм беренче кечкенәләр төркемнәре эшчәнлекләрне видеоларга төшереп күрсәтсә, икенче кечкенәләр төркеме балаларының бар өйрәнгәннәрен әти-әниләргә үзләре карап, шөгыльдә катнаша да алдылар. Тәрбияче Гиззатуллина Айсинә Айратовна балалар белән математикадан интегральләшкән эшчәнлектә төрле математик биремнәрне үтәделәр. Соңыннан, дидактик уеннар уйнап, маҗаралар үткәннән соң һәр бала әти-әнисе белән бергәләшеп кисеп ябыштыру кулланып Кар патшабикәсенә геометрик фигуралардан өй ясап бүләк иттеләр. Шулай ук, җыелыш барышында, әти-әниләргә балаларның бакчадагы тормышы турында чыгыш ясалды, "Самодельный музыкальный инструмент" бәйгесендә катнашкан гаиләләргә грамоталар тапшырылды.
-
Муса Җәлил безнең күңелләрдә 12.02.2016

Бүген балалар белән Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, шигырь кичәсе үткәрдек. Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Әгәр дә исән булса, аңа 110 яшь булган булыр иде. Муса Җәлил табигатьне, ел фасылларын бик яраткан. Кошларга, җәнлекләргә, хайваннарга атап шигырьләр язган. Шуңа күрә дә аның иҗаты балаларга бик якын һәм аңлаешлы. Кичәбезгә балалар ныклап әзерләнде: икенче кечкенәләр төркеме "Карак песи" шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр, уртанчы-зурлар төркеме "Кызыл ромашкалар"ны биюгә салып тасвирлады. Шулай ук, тәрбичеләр һәм музыка җитәкчесе бәйрәмдә Муса Җәлил турында, ә балалар шигырьләрен сөйләделәр.
-
Турнир способностей "Росток" 12.02.2016

Сегодня, наши дети старшей (5 детей) и подготовительной (2 ребенка) стали участниками 2 этапа Всероссийского турнира способностей «РостОК - UnikУм» . Мальчики и девочки решали интересные логические задания на выявление кругозора, знаний об окружающем мире, умения устанавливать причинно- следственные связи и другие отношения между предметами и явлениями. Для того чтобы ребята испытали радость от умственного напряжения, не воспринимали турнир как некоторое тестирование, мы турнир провели в игровой форме, в виде интеллектуального праздника и задания принес веселый всезнайка Тимка. Дети проявили умения мыслить, сравнивать, быть внимательными и сосредоточенными. Участникам этапа предлагаются задания, которые выполняются на отдельных бланках, индивидуально. После выполнения заданий судейская коллегия проверила работы, согласно полученным результатам организаторы заполняли в личном кабинете протокол. Дорогие наши родители, выражаем вам огромную благодарность за поддержку и понимание в проведении турнира!
-
ӘТИ_ӘНИЛӘРЕБЕЗ ИҖАТ ИТӘ 11.02.2016

Хәзерге мәктәпкәчә белем бирүдә мөхим алымнарның берсе - ул әти-әниләр белән берлектә эшләү. Балага тәрбия иң элек гаиләдән башлана, шуңа күрә дә, без - тәрбиячеләр сабыйның үсешендә әти-әниләр белән тыгыз аралашып кына уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Тәрбияви максатларны истә тотып, без бакчабызда әти-әниләр белән конкурслар да игълан итәбез. Көзлектә һәм яңа ел алдыннан кул эшләренә бәйгеләр оештырдык, ә быел, 25 нче гыйнварьдан - 5 нче февральга кадәр "Самодельный музыкальный инструмент" дигән иҗади бәйге игълан иттек. Әти-әниләребез бик актив килеп, берсеннән-берсе бик тырышып, үзенчәлекле уен кораллары эшләп алып килгәннәр, хәтта, агачтан гитаралар, барабаннар ясаган иделәр. Нәтиҗәләр комиссия әгъзалары: музыка җитәкчесе Мәдинә Шаукатовна, рус телчесе Гузәл Тагировна, мөдир Флюзия Рафаиловна һәм өлкән тәрбияче Вафина Л.И. белән берлектә ясалды. Һәр катнашучы ата-анага төркем җыелышларында бакчабыздан грамоталар тапшырылды.
-
11.02.2016

Без "Самодельный музыкальный инструмент" бәйгесендә һәр катнашучы әти-әнигә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм гаилә иминлеге, иҗади уңышлар телибез!
-
Семинар методистов
11.02.2016
11 февраля в поселке Балтаси состоялся зональный семинар методистов, воспитателей дошкольного образования с участием специалистов из г.Москвы Губановой Н.Ф. и Митяшкиной Е.В., посвященный вопросам реализации ФГОС ДО. В семинаре из нашего детского сада приняла участие воспитатель Ахметшина А.Г.
-
10.02.2016

Язык – основное средство приобщения к национальной культуре, источник народной мудрости. Обучение детей русскому языку в детском саду – одна из самых сложных методических задач. Но сейчас стало интереснее обучать русский язык татароязычным детям дошкольного возраста. Если раньше в преподавании языков доминировали академичность, теория, то сейчас идет обращение к практике ориентированности, мультимедийности, обучения с помощью игр, сказок, мультфильмов. То есть дети теперь учатся играя. Игра – естественная форма детского существования. И самый прямой путь к достижению взаимопонимания с ребенком лежит через игровое действие. Воспитатель по обучению русскому языку Нигметзянова Гузель Тагировна проводит занятия используя различные методы и дидактические игры. На этой неделе дети старшей группы изучают тему "Мой дом". На фото фрагмент игры " Помоги зверюшкам", где дети находили домики зверюшкам по цвету и форме.
-
Әти-әни белән эшләү үзе бер рәхәт 10.02.2016

-
10.02.2016

Бүген, беренче кечкенәләр төркеме балалары тәрбияче апалары Валиева Гүзәл Марселевна белән сөйләм телен үстерү эшчәнлегендә гигиена күнекмәләрен кабатладылар. Шөгыльнең максаты: үз фикерләрен грамматик яктан дөрес итеп ике-өч сүздән орган гади җөмләләр белән белдерергә өйрәтү; тәрбияче сорауларына гади җөмлә белән тулы җавап бирү осталыгын, игътибарны, сенсор тою сәләтен үстерү, гигиена күнекмәләре тәрбияләү.
-
09.02.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары бүген танып белү эшчәнлегендә бездә кышлаучы кошлар турында сөйләштеләр. Тәрбиячеләре Хуснуллина Миләүшә Адгамовна кошларга җимлек ясап алып килеп, балаларга бик җентекләп аңлатып, кышлаучы кошларга без-кешеләр ярдәм итә алуыбызны күрсәтте һәм алдагы көндә тагын җимлекләр ясап агачка эләчәкләрен әйтте. "Күгәрченнәр, чыпчыклар - безнең нәни кошчыклар" темасының максаты: җимлеккә килгән кошларны күзәтү, исемнәрен әйтү, балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү. Кошлар турында кайгырту, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.











