Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Көзге матур бер көндә! 17.10.2023

Көз фасылының җылы, матур көненнән файдаланып, балалар белән "Мулла елгасы" на юл тоттык. Агачларның сары төскә керүләрен, яфрак астыннан гөмбәләр эзләп, тирә-юньне күзәтеп, балалар бик канәгать булып, юлда сорауларга җаваплар эзләп, үзебезнең балалар бакчасына кайтып киттек.
Яфракларны күр әле
Алтын төскә кергәннәр.
Бар дөньяны күмгәннәр.
Җил чыкканда шаулашалар,
Оча-оча уйнашалар,
Һавада әйләнәләр
Һәм җиргә сибеләләр. -
Ярдәм итик! 16.10.2023

СВО да булган якташларыбызга безнең Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасының әти-әниләре һәм балалары ярдәм итү йөзеннән, бик күп бушаган банкалар белән ярдәм иттеләр, дөньялар тынычланып, барлык ир - егетләрнең исән-сау булуларын телибез!!!
-
Әтиләр көне. 15.10.2023

Русиядә 2021 елдан башлап, октябрьнең һәр өченче якшәмбесендә мөһим гаилә бәйрәме - Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Быел ул 15 октябрьдә билгеләнә. Бу бәйрәм гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итә. Әлеге чараның максаты - Әтигә карата мәхәббәт, сизгер һәм назлы мөнәсәбәт, әтисе өчен горурлык хисе тәрбияләү. Һәр бала үз әтисенә карата шулкадәр яхшы, назлы, ягымлы сүзләр сөйли. Балалар әтиләрен бик яраталар, аларны сагыналар. Кечкенәләр төркеме балаларыннан котлауларны кабул итегез!!!
Хөрмәтле ӘТИЛӘР! Сез үз балаларыгыз өчен үрнәк. Озак яшәгез, бәхетле һәм сәламәт булыгыз!!!
-
Әтием-горурлыгым! 14.10.2023

Зурлар төркемендә "Әтием горурлыгым! " дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар Әтиләргә бәйрәм күчтәнәче- җыр-биюләр, шигырьләр әзерләделәр. Соңыннан күңелле старт уеннары уйнадылар.
Әтиләр көне белән
Тәбрик итәбез сезне!!!
Җир йөзендә иң яхшы
Зирәк, уңган әтиләрне!!!
Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе!
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе. -
Игровое упражнение "Зоопарк" 07.10.2023

Цифра "девять", иль девятка
Цирковая акробатка.
Если на голову встанет,
Цифрой шесть девятка станет.
-
"Теремкәйдә кунакта" 06.10.2023

Зурлар төркемендә әвәләү шөгыле. Рус халык әкияте "Теремкәй" сюжетына нигезләнеп эшләү. Балалар белән әвәләп ясау күнекмәләрен камилләштерүне , рус халык мәдәнияте белән танышуны дәвам итү.
-
Котлыйбыз!!! 05.10.2023

Тәрбиячебез Гайнетдинова Миләүшә Алимас кызы үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүнең бердәмлеген тәэмин итүдә, шәхеснең интеллектуаль, мәдәни, әхлакый үсешен формалаштыруда ирешкән уңышлары өченТатарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең грамотасы белән бүләкләнә. Котлыйбыз, алга таба да зур үрләр яуларга насыйп булсын !!!
-
Умей себя защитить! 04.10.2023

Занятие по гражданской обороне "Умей себя защитить!"
Познакомить детей с функциями Гражданской обороны, сформировать понятие "гражданская оборона" и закрепить правила безопасного поведения при возникновении пожара, содействовать воспитанию ответственности за последствия своих поступков, готовности прийти на помощь в трудную минуту. -
Өлкәннәребезне зурлау 02.10.2023

"Өлкәннәр көне" уңаеннан Иләбәр балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан апаларыбызны бәйрәмгә чакырдык. Балаларыбыз әзерләгән күчтәнәчне карап, алар үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.
Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык!
Күңелегез, юмартлыгыгыз өчен,
Кояш белән Сезне тиңлибез.
Шатлык тулы, куанычлы,
Озын гомер Сезгә телибез!!! -
Тату бакча серләре 29.09.2023

Безнең Иләбәр "Умырзая" балалар бакчасы да район балалар бакчасы белән беррәттән "Тату бакча серләре" бәйгесендә көч сынашты.
Саба һәм Шәмәрдән балалар бакчалары арасында ике генә авыл балалар бакчасы катнашсак та, бар көчебезне кызганмый, үзебезнең көчле, тырыш, бердәм, бер әйтүдән йөгереп килә торган әти-әниләребез һәм балалар белән" Эзләнүчән әти-әниләр коллективы" дип исемләнгән номинациягә ия булдык!!!
Безнең әти-әниләребез булдыра
Бик тиз арада гына әзерләнгән тамашабыз бик эчтәлекле, мәгънәле булды, сез булдырасыз!!!









