Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Хөрмәтле тәрбиячеләр-сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! 27.09.2022

27 cентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирүчеләр көне.
Хөрмәтле тәрбиячеләр-сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!
Тәрбияче хезмәте – җаваплы һәм фидакарь хезмәт. Ул көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәрегезгә тугъры калуыгыз һәм балаларны яратуыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Озын гомер, сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар - син аларны юатасың,
Боексалар - син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларны.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый - елый озатасың син аларны.
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә. -
Халыкара бердәмлек көне! 21.09.2022

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен 21 сентябрьдә билгеләп үтә торган Халыкара көн миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә.
Бүген без дә авылыбыз китапханәсе мөдире Вәсилә Шәйхулловна белән берлектә шул турыда әңгәмә кордык. Вәсилә апалары балаларга шушы темага багышланган әкиятләр укыды, бергәләп сорауларга җаваплар эзләдек.Несмотря на то, что мир является реальностью жизни для большинства жителей планеты, стрельба в мире еще не утихла. Мир остается лишь сладкой мечтой для жителей некоторых стран. Международный день, который ежегодно отмечается 21 сентября, заставляет миллионы людей задуматься о мире, попытаться что-то сделать на его благо. Об этом мы сегодня поговорили с заведующей сельской библиотекой Василей Шайхулловной. Василя Шайхулловна читала детям сказки на эту тему, вместе искали ответы на вопросы.
-
Родительское собрание. 20.09.2022

Бүген балалар бакчабызда әти-әниләр җыелышы үтте. Анда яңа уку елы планы, мөдиребезнең, тәрбиячеләрнең чыгышлары тыңланды. Чыгышлар уеннар белән үрелеп барды. Фельдшерыбыз Алисә Хәйдәровна үз чыгышында грипп һәм башка авыртулар турында сөйләде. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Сегодня в нашем детском саду прошло родительское собрание. На нем был заслушан план нового учебного года, выступления заведующей, воспитателей. Выступления сопровождались играми. В своем выступлении наш фельдшер Алиса Хайдаровна рассказала о гриппе и других заболеваниях. Родители задавали интересующие их вопросы.
-
Есть у нас огород, там картошка растёт! 19.09.2022

Үзебезнең бакча хезмәткәрләре тырышлыгы белән үстерелгән көзге уңыш - бәрәңгене җыеп алдык. Аллага шөкер, бәрәңгебез бик уңышлы.
Йодрык кадәрле.
Йомры гәүдәле,
Ак тәнле,
Ах, тәмле,
Бигрәк тәмле бәрәңге!»
-
Кросс-2022. 17.09.2022

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да бүген "Кросс-2022" ярышында бик теләп катнаштылар, афәрин балалар
Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
Безнең белән ярышырга
Җитез балалар кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
Балаларда тәртип нык
Һәркем үз урынын белә.
Команда ачык бирелсен
Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем тырышып йөгерә
Урын алып өлгерә. -
Кросс-2022 17.09.2022

-
Дорожная работа в деревне! 15.09.2022

Авылыбыз елдан-ел матурлана бара, юллар төзекләнә. Бүген балалар белән юл салучылар хезмәте белән таныштык, ничек юлга асфальт салганнарын күзәттек. Аллага шөкер юлларыбыз шомара, тигезләнә.
Моңнар кайтсын әле авылыбызга
Күзгә күренеп авыл яшәрсен.
Гөлләр сыман бу гомерне халкым
Җырлар белән үреп яшәсен!!!С каждым годом село становится все красивее, дороги ремонтируются. Сегодня мы с детьми ознакомились с работой дорожников, понаблюдали, как асфальтируют дорогу. Слава Аллаху, наши дороги сглаживаются и выравниваются。
Пусть эти люди вернутся в нашу деревню
Пусть село будет жить и процветать.
Жизнь моя, как цветы
С песнями пусть живет!!!
-
Бакчабызда тәрбиячебез Энҗе Габделбәр кызы үзенең балаларга биргән эшчәнлегендә бакчабызда эшләүче хезмәттәшләре - тәрбиячеләр белән үз тәҗрибәсен күрсәтеп, фикер алышты 14.09.2022

Бакчабызда тәрбиячебез Энҗе Габделбәр кызы үзенең балаларга биргән эшчәнлегендә бакчабызда эшләүче хезмәттәшләре - тәрбиячеләр белән үз тәҗрибәсен күрсәтеп, фикер алышты. Ул зурлар төркемендә танып-белү эшчәнлегендә үз алдына куйган максатларга иреште. Эшчәнлекнең максаты балаларга төгәл, аңлаешлы итеп җиткерелде.
В детском саду воспитатель Энже Габдульбаровна поделилась своим опытом работы с коллегами - воспитателями. Она достигла поставленных целей в познавательной деятельности в старшей группе. Цель деятельности была доведена до детей в ясной, понятной форме.
-
Безопасность детей! 08.09.2022

Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.
Балалар бакчабызда Саба "Янгын сүндерү" хезмәткәрләре белән берлектә, янгыннарны кисәтү максатыннан, профилактик чара - эвакуация үткәрелде. Кунаклар балаларга янгын чыгу сәбәпләрен кечкенәдән үк белеп үсәргә кирәклеген, ут белән уйнау куркыныч икәнлеге турында сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларга үзләрен ничек тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәклеген искәрттеләр. Әңгәмә барышында балаларга янгын сүндерүчеләр хәрби киемнәрен, утка каршы көрәшү коралларын күрсәттеләр.Говорят, что лучше предотвратить пожар, чем потушить его. Эту истину нужно разъяснять каждому с детства. Добиться этого можно только благодаря слаженной работе воспитателей, родителей, сотрудников пожарной охраны. Обучение детей дошкольного возраста правилам пожарной безопасности сегодня особенно важно. В детском саду совместно с сотрудниками Сабинского "МЧС" в целях профилактики пожаров было проведено профилактическое мероприятие - эвакуация. Гости рассказали ребятам о том, что нужно с самого раннего возраста знать причины возникновения пожара, о том, как опасно играть с огнем. Детям разъяснили правила поведения при возникновении чрезвычайных ситуаций, напомнили о необходимости вызова пожарных. В ходе беседы ребятам показали боевую форму пожарных, оружие борьбы с огнем.
-
Укулар башланды! 01.09.2022

1 сентябрь - "Белем көне", "Белем бәйрәме"! Бүгеннән бакчабызда балалар белән эшчәнлекләр башланды. Төрле эшчәнлекләрне балалар зарыгып көтте, барысы да кызыксынып укыйлар, уеннарда актив катнашалар.
1 сентября - "День знаний", " Праздник знаний"! С сегодняшнего дня в нашем саду началась работа с детьми. Дети с нетерпением ждали различных занятий, все с интересом читают, активно участвуют в играх.









