Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Вахитова Эндже Габдельбаровна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Умные и дружные" 28.10.2026

Район күләмендә әти-әниләр өчен үткәрелгән "Умные и дружные", дип исемләнгән квиз-играда катнашып, безнең "Сабыйга" командасы 2 нче урынга лаек булды. Шушы уенда матур итеп катнашкан барлык әти-әниләргә бик зур рәхмәт. Алга таба да уңышларыбыз күп булсын

#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
"Йорт хайваннары һәм кошлары" 24.10.2026

"Йорт хайваннары һәм кошлары" атналыгы кысаларында,зурлар төркеменә йөрүче балалар, йорт хайваннары һәм кошлары турында белемнәрен тирәнәйттеләр.
Әлеге тема астында әңгәмәләр үткәрелде.
Балалар уз кузләре белән йорт куяны һәм быдбылдыкның кая торганын, ничек тукланганын карап кайттылар
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
"Нигә батареяларны ташларга ярамый?" 23.10.2026

Зурлар төркеме балалары белән кулланышта булган батарейка калдыкларының зарарлылыгы турында, "Нигә батареяларны ташларга ярамый?" дигән темага әнгәмә үткәрдек. Бакчабызда акция үткәреп батарейкалар җыйдык. Батарейкаларны гадәти чүп-чар кебек утильләштерергә ярамаганлыгын, кулланган батарейкалар алга таба дөрес утильләштерү өчен махсус контейнерга урнаштырылганын белдек.
Галимнәр исәпләп чыгарганча, бер батарейка 2 агач үсә торган, 1 керпе, 2 сукыр тычкан, берничә мең яңгыр суалчаны яши торган урынны агуларга мөмкин. Кулланылган батарейкалар терекөмеш, никель, литий, марганец, цинк бүлеп чыгара, шуңа да аларны дөрес итеп үтильләштерү бик мөһим.
Акциядә актив катнашканнары өчен барлык балаларга һәм әти-әниләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Халыкара пешекче көне. 20.10.2026

Бүген халыкара пешекче көне.Кечкенәләр төркеме балалары белән пешекчеләребезне котларга кердек.Балалар һөнәр турында күп яңа нәрсәләр белде:тәмле һәм файдалы ризыклар ничек әзерләнә,аларга күпме хезмәт һәм кайгыртучанлык салына.Балалар тәэсирләре белән уртаклаштылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм пешекчеләргә аларның мөхим хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Әтиләр көне 17.10.2026

Хөрмәтле Әтиләребез! Сезне чын күңелдән Әтиләр көне белән котлыйбыз! Балаларыгызның тормышында Сез - терәк, үрнәк һәм иң якын кеше. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм гаилә җылылыгы телибез. Балаларыгыз Сезнең белән горурлансын. Сез аларның уңышларына сөенеп, шатланып яшәгез! Бәйрәм белән!



#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
16 нчы октябрь - Бөтендөнья икмәк көне 16.10.2026

Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар белән,икмәкнең табынга ничек килүе турында сөйләштек.
Башта җирне эшкәртергә,аннары чәчәргә,үскән уңышны урып,амбарларга озатырга кирәк.Шуннан әзер бөртекләрне тегермәнгә тарттырырга җибәрәбез.Әзер оннан икмәк пешерсәк тә була.Ләкин хәзер икмәкләрне заводларда пешерәләр.Аннан соң гына бу хуш исле икмәк табынга килә.
Бакчада тәрбияләнүче балаларга икмәкнең кадерен белергә өйрәттек.#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
"үз кулларың белән печенье " 16.10.2026

Бүген зурлар төркемендә «Икмәк - һәрнәрсәгә баш» дигән тематик көн узды
Икмәк-кеше хезмәте продукты, ул иминлек һәм муллык символы, кешеләрне ачлыктан ышанычлы яклау булып тора. Бер генә ашау да аннан башка үтми.
Балалар безнең ата-бабаларыбызның икмәкне ничек үстергәннәрен, аның безнең өстәлгә ничек эләгүен һәм икмәк җитештерүдә катнашкан кешеләрнең күпме хезмәт куйганнарын белделәр. Кечкенә башактан А хуш исле батон килеп чыгуын, икмәк пешерүчеләрнең нинди он куллануларын белдек.
Йомгаклау чарасы булып "үз кулларың белән печенье "мастер-классы булды. Балаларга камыр белән эшләү бик ошады. Алар бик тырыштылар, шуңа күрә печенье хуш исле һәм тәмле килеп чыкты. Бугенге чарада катнашучы һәркем өйдә он ризыклары әзерләгәндә әти-әниләренә кыю ярдәм итә ала

#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Юылган чиста куллар ул- Сәламәтлек нигезе, 15.10.2026

Юылган чиста куллар ул-
Сәламәтлек нигезе,
Бәйрәм түгел, искә алу
Бүген кул юу көне.
Бөтендөнья чиста куллар
Көнен уздыру кирәк,
Гомерне саклый чисталык,
Балалар белсен бигрәк!
Йогышлы авырулардан
Саклану ысулы ул,
Аңласыннар кирәклеген
Кулны сабынлап юу.
Агып торган җылымса су
Астында юсаң яхшы,
Чистарып кала бит куллар,
Аңласын шуны барысы.
Ешрак юыныйк сабынлап,
Чир йокмасын куллардан,
Саклану чарасы бит ул
Йогышлы авырулардан.
Ешрак юыныйк сабынлап,
Өйгә күрмәсен чирләр,
Саклану чарасы бит ул
Аңлату шуны кирәк!#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Табигый материалдан, куркәдән ясалган кул эшләре 10.10.2026

-
Зурлар төркеме балалары белән көзге табигатькә кунакка - экскурсиягә чыктык. 09.10.2026

Зурлар төркеме балалары белән көзге табигатькә кунакка - экскурсиягә чыктык. Балалар белән авылыбызның матур табигатен күзәттек. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып, һава, җир, су кояш, үсемлекләрне күзәтеп, рәхәтләнеп йөреп кайттык.
Көзге табигатьтә кунак булдык,
Алтын яфраклар җыйдык.
Кояш көлде, без дә көлдек —
Көзге көннән ял алдык



????????
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан









